Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нури Арсланов һәм Әминә Бикчәнтәеваның улы, музыкант Илдар Арсланов ковидтан вафат

Хезмәттәшләре виртуоз пианистның гомеренең азагына кадәр татар сәнгатенә, сайлаган профессиясенә тугры булып яшәве турында язалар.

news_top_970_100
Нури Арсланов һәм Әминә Бикчәнтәеваның улы, музыкант Илдар Арсланов ковидтан вафат
https://vk.com/id74597654

Виртуоз пианист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкант, танылган шагыйрьләр Нури Арсланов һәм Әминә Бикчәнтәеваларның улы Илдар Арсланов вафат. Бу хакта социаль челтәрләрдә ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Рөстәм Гыйльфанов хәбәр итә.

«Илдар абый белән без моннан 7 ел элек Сара Садыйкова җырларыннан концертлар куя башлагач танышкан идек. Шуннан бирле бик күп җырларын бергәләп башкарырга туры килде. Ильдар абый бик ихлас, төләл, көләч йөзле кеше иде. Гомеренең азагына кадәр татар сәнгатенә, сайлаган профессиясенә тугры булып яшәде. Хуш Илдар абый, урының оҗмахта булсын», — дип язган җырчы.

Скрипкачы Динә Закирова да инстаграмга кайгылы пост урнаштырган. «Бүген арабыздан искиткеч виртуоз музыкант, пианист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Арсланов китте… Әлеге хәбәрне ишеткәч эчкә салкын йөгерде… Әйтеп бетергесез оста профессионал, эчкерсез күңелле, зур йөрәкле шәхес иде Илдар абый. Очрашкан саен озаклап сөйләшеп, фикер алышып тора идек үзе белән. Хәзер бу мизгелләрне сагынып искә алырга гына кала. Тыныч йокла, Илдар абый», — дигән ул. «Вирус китте дип уйламагыз… Сакланыгыз», — дип тә язган Динә Закирова.

«Илдар абый чыннан да олуг музыкант иде! Урыны җәннәттә булсын», — дип язган Зөлфирә Шәйдуллина. Театр артисты Зөлфия Вәлиева: Эх, Илдар Нуриевич, институтта укыганда озак итеп 2 нче троллейбуста сөйләшә-сөйләшә гел өйгә кайта идек. Бик әйбәт, якты күңелле кеше иде, урының оҗмахта булсын», — дигән. «Урыны җәннәтнең түрләрендә булсын. аллам сакласын бу зәхмәттән. Нинди яхшы кешеләрне алып китә», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100