Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурбәк Батулланың улы туган!

Танылган хореограф, балет биючесе Нурбәк икенче тапкыр әти булды.

news_top_970_100
Нурбәк Батулланың улы туган!
"Әлиф" хореографик спектаклендә  төп рольне башкарып, Россиякүләм "Алтын битлек" премиясенә ия булган татар биючесе Нурбәк Батулланың икенче улы туган. Димәк, әдип Рабит Батулла да чираттагы тапкыр бабай булган. Ә Нурбәкнең олы улы Туран инде абый булган. 

Бәби тууы турында хәбәрне социаль челтәрдә Нурбәкнең хатыны Алена Кутузова-Батуллина җиткерә. “Танылган опера җырчысы, актриса Галина Вишневская үзенең мемуарларында, беренче кызы белән авырлы вакытны искә алып, Ростроповичны гастрольләргә озатканда, иренең ансыз бала табарга тыюы турында яза. Һәм ул аны көтеп алган. Ире кайткан, ә ул канәфидә, инде бәбәйләргә әзер булып утырган, ә Мстислав аңа чемоданыннан ефәкләр һәм бүләкләр чыгарган. Ә менә мин Нурбәкне иртән Петербургка гастрольгә озаттым һәм бәби таптым. Көтеп алмадым. Исәнме, яңа тормыш!" - дип язган Алена.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100