«Нур» театры легендасы Сәвия Сираева: «Паспортымны ачып карасалар, егылып китәрлек...»
Гыйнвар башында «Нур» Уфа татар дәүләт театры легендар актриса Сәвия Сираеваның 90 яшьлеген билгеләп узды. Журналист Раил Садретдинов, «Нур» театры Казанга гастрольләргә килгәч, Сәвия Сираевдан интервью алган. Ул аны «Интертат» укучыларына да тәкъдим итә.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының Дәүләт югары бүләге – Салават Юлаев, Татарстан Республикасының «Дуслык» ордены, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге беренче медаль иясе Сәвия Гыймадислам кызы Сираева – татар-башкорт театр сәнгатендә үзе бер феномен. 1934 елның 5 гыйнварында Башкортстанның Нуриман районы Иске Исәй авылында туып-үскән кыз бар гомерен театр сәнгатенә багышлаган. Хезмәт юлын Башкорт Дәүләт филармониясендә башлап җибәргән Сәвия Сираева соңрак Салават башкорт дәүләт драма театрында, М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театрында, М.Кәрим исемендәге Уфа яшь тамашачылар театрында, ә 1993 елдан – Уфа «Нур» татар дәүләт драма театрында эшли.
«Шултиклем гашыйкмын Казанга!»
Сәвия апа, Казанда булу сездә нинди тәэсирләр уята?
Казан – минем өчен иң яраткан калаларымның берсе. Мин яшь чагымда Гафури театрында эшләдем. Июль айларында берәр айга гастрольгә килә идек. Шултиклем гашыйкмын Казанга! Әле ул вакытта Казан бүгенге дәрәҗәдә түгел, без аны матурлык ягыннан бик мактап бетерми идек. Җимерек, пычраграк, иске йортлар күп иде. «Студентлар шәһәрчеге» дип атый идек без аны. М.Шәймиев килгәннән соң капыл гына үзгәрешләргә без шаклар катабыз. Бөтен нәрсә бер кешедән тора. Мин яшь чакта очраган Казан белән бүгенгесен якын китереп тә булмый. Казан – шултиклем матур, кайсы җиренә генә барсаң да, сокланмый мөмкин түгел. Чисталык, төзеклек. Казан нык алга китте.
Уфа да бик матур шәһәр. Анда барган саен сокланып кайтабыз.
Артистлар безгә килгәндә: «Уфа – шултиклем яшел, тыныч, матур», – дип көнләшәләр иде безнең шәһәребездән. Уфабыз матурлана бара, әле өметебез зур, тагы да матурланыр, дип уйлыйм.
Сәвия апа, Сезне «Нур» театрының легендасы, диләр. Татар-башкорт, хәтта төрки дөнья театр сәнгате легендасы, дияр идем, чөнки нәкъ менә сезнең яшьтә татар-башкорт дөньясында сәхнәдә уйнаган актрисаны белмим.
Мәскәүдә бар инде ул, минем яшьтәгеләр уйныйлар. Алар атлый алмыйлар, канәфигә утыртып та уйнаталар. Менә 2 театрда – Гафурида да, Камалда да минем яшьтә сәхнәдә уйнаучылар юк, ахрысы. Мин инде Камал театрыннан Нәҗибә белән бергә уйнарбыз, дип уйлаган идем. Мин аны бик хөрмәт итә идем. Иң яраткан актрисаларымның берсе. Без аның белән дус та идек. Югалттык та куйдык, барып җитә алмады минем яшемә. Мин бит сугыш чоры баласы. Әле үземнең сәхнәдә йөрешемне, бу яшемне Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге, дип кабул итәм. Аңлап, рәхмәтләр әйтеп яшим Аллаһы Тәгаләгә һәм үземнең коллективыма. «Сәвия апа, яшең җиткән, мич башында гына утыр», – дип әйтергә мөмкиннәр. Бик ихластан дөрес дип кабул итәр идем.
Әмма минем коллективымда андый сүз әйтмиләр. «Хутың бар әле, Сәвия апа», – дигәнгә алданып йөрим. Без бит контрактта. Елның-елында контрактны яңартабыз. Һәр килгәнемдә «китәм, җитте» димен. Әле соңгысында контрактымны «бессрочный» итеп эшләделәр. Мин бер сүз әйтә алмый чыгып киттем, күздән яшьләр килде. Җитәкчеләрдән күп нәрсә тора. Алар: «Өйдә генә утыр», – дисәләр утырасың, гомерең кыскарды, дигән сүз. Театр җитәкчеләре – минем гомеремне озайтучылар. Рәхмәт аларга! Ничә еллар буе сәхнәдә эшләү – кемгә тия ул.
Татар театрында сезнең дус-ишләр, ахирәтләр бармы?
Нәҗибәне бик үз итә идем. Менә үткән килгәндә генә Дунай (Наил Дунаев) китабын менгерде. Матур итеп язган, грим бүлмәсенә керде, котлады. «Наил, тагын килергә насыйп булды. Башка булмас инде. Уфада гына күрешә алсак», – дигән идем. Менә Дунай юк, мин яңадан килдем. Бик ярата идем Дунайны. «Ай Дунай, вай Дунай», – дип җырлап күрешә идек без аның белән. Әзһәрне (Әзһәр Шакиров), Наиләне (Наилә Гәрәева) бик хөрмәт итәм. Камал театрында актерлар, актрисалар – һәрберсе искиткеч алар. Таҗетдиновны (Ренат Таҗетдинов) ничек яратмыйсың, ди, инде?! Менә ул актерларны мин читлеккә утыртып саклыйсым килә. Картаймасыннар иде. Китеп баралар бит, бик жәллим.
Сәвия апа, яшегезне кычкырып әйткәнгә үпкәләмисезме? Алайса, кайбер актрисалар бу мәсьәләдә бик үпкәчән була.
Алар инде 50 яшьтән яшерә башлыйлар. Бер телевизион тапшыруга чакыргач, бөтен республикага үземә ничә яшь икәнне кычкырып әйттем. Нишләп яшереп торырга, ди, инде?! Ул бит минеке, битемә чыккан карта. Яшем, бар күргәннәрем битемә уелган. Яшерәм дип, рус актрисалары арасында битләрен унар мәртәбә тарттырып теге дөньяга китүчеләр дә күп бит. Мин ул хилафлыкларны эшләргә бервакытта да әзер булмадым.
Паспорттагы яшь – бер хәл, күңел яше, дигән нәрсә бар бит әле.
Менә монысына ышанам. Паспортымны ачып карасалар, егылып китәрлек, ә күңелемдә яшьлек, очып китәрдәй булам. Шуннан аңыма килеп суга да, барып утырам. «Стоп!» – димен. Галәмәт бер кызык әйбер ул. Аны минем яшькә җиткәч белерсез әле. Бигрәк тә яшьләр белән бәхәскә кергәндә, кайчакта үземә ничә яшь икәнне дә онытам.
«Уйнамый торсам, мин картаям»
Сезнең нәселдә тагын шундый озын гомерле кешеләр бармы?
Әтием – 85, әнием 82 яшендә үлде. Бер абыем 1924 елгы, 90 яшенә җитте. Ул сугыш ветераны иде. Яраларыннан, җәрәхәтләреннән газапланса да, озак яшәде. Мин гаиләдә 12нче бала, 9ы үсеп җиткән. Шуларның 3се кыз булган. Мин, төпчек бала буларак, бөтен туганнарымны җирләгәндә катнашкан кеше.
Шушы яшькә җитүдә театрның роле бармы?
Һичшиксез. Гаҗәеп бер нәрсә бар: чирләп, 40 градус температура белән ятам. Спектакльгә билетлар сатылган, зал тулы, ә уйнарга дублер юк. Мине шәлгә төреп «Нур» театрына алып киттеләр. «Ничек булса да уйнарсыз әле», – диләр. Ничек киендергәннәрен дә хәтерләмим. Сәхнәгә чыгып тамашачыны ишетүгә, күзем ачылды, сүзләрем дә искә төште, бөтен мизансценаларымны уйнап чыктым. Театрдан терелеп кайттым. Менә бу нәрсә? Мине тамашачы дәвалады, булып чыга түгелме?! Сәхнәнең сихри көче бар аның. Озак яшәвемне дә шуннан күрәм. Әгәр дә мин уйнамый торсам – картаям, аяклар йөрми башлый. Урал улыма кайчакта: «Ничек уйнармын икән?» – дип зарланып куям. Тамашачы буларак, мине юри карарга бара. «Өйдә зарланган буласың, сәхнәдә йөгереп йөрисең», – ди.
Сәхнәдән китсә, артист үлә, диләр.
Моның белән 100%ка килешәм. Гафури театрында СССРның халык артисты Зәйтүнә Бикбулатова бар иде. Ул инде 87 яшенә җиткән иде. Казанда гастрольдә чакта ире Бари абый авырып киткән дә, хәлен белергә дип, Уфага кайтып китте. «Зәйтүнә апа, килеп йөри күрмәгез, Бари абый кырыенда утырыгыз. Дублерыгыз бар», – дип әйтеп калдык. Икенче көнне «Ай тотылган төн»не уйныйбыз – Зәйтүнә апа килеп тә утырган. Бер грим бүлмәсендә утыра идек. «Зәйтүнә Исламовна, нигә алай иттегез, гомерегез бер генә бит, нигә этләнеп йөрдегез? Сезгә инде өйдә утырсагыз да берни түгел, бөтен нәрсәгез бар», – дидем мин. Ялгыш әйткәнмен шул. Ул болай диде: «Сәвия, әгәр мин театрдан китсәм, шул атнада ук үләм», – диде. Мин әле ул әйберне аңлап бетермәгәнмен, яшь идем. Менә хәзер аңлыйм мин аны. Ул чирләгәнче эшләде, инсульт булгач, 3-4 айдан соң үлде.
Сез үзегез белән бергә эшләгән бик зур шәхесләрне искә ала башладыгыз. Башкорт театрын нигезләгән, аның башында торган шәхесләр бу. Сезгә алар белән аралашып яшәргә туры килгәндер. Моны мин бик зур бәхет дип саныйм. Тормышыгызда хәлиткеч роль уйнаган тагын кайсы шәхесләрне атар идегез?
СССРның халык артисты Арслан Мөбарәков белән бер спектакльдә уйнадык. Кыл гына, билләрем өзелеп торган яшь чагым. Бер актрисабыз кинәт авырып китү сәбәпле, репетициясез рольгә керергә туры килде. Ролемне ятласам да, Арслан Котлыәхмәтовичка юлда барганда: «Репетиция ясап алыйк әле», – дип ялварам. Сәхнәгә чыктык – мине күзе белән уйната, мизансценаларда йөртә. Ушым китте шунда! Бер сүз төшереп калдырмыйча, хыянәт итмичә, мине уйнатып алып чыкты. Әле бик яшь, тәҗрибәсез идем. Менә шундый артистлар белән уйнадым.
Башкорт театры корифее Рим Сыртланов бар иде. Мәһабәт гәүдәле, чибәр артист. Ул минем иремне уйнаган вакытлар булды. Башкорт театрына нигез салучы, иң өлкән актриса Бәдәр Йосыпова белән дә бер сәхнәдә уйнадык. Тукаев агай, Рәгыйдә Янбулатова... саный китсәң, бик күп алар. Яшьлегемдә һәммәсе белән дә аралашырга туры килде.
«Өйдә үк артистка идем»
Сезне театр юлына кем кертеп җибәрде?
Укытучыларым булса кирәк. Сугыш вакытларында 1нче сыйныфта укыганда ук концертлар, берәр актлы спектакльләр куеп үстек. Укытучыларыбыз ирләр булып киенә, мине малайлар, кызчык итәләр иде. Шуннан соң башка профессияне күрмәгәнмендер дә. Минем бер җиңгәчәем бар иде – Рабига Вәлиевна. Үзе детдом баласы. Ул мәктәптә завуч булып эшләде. Мине үзе белгән бөтен эшкә – мандолинада уйнарга, ноталарга өйрәтте. Менә шул Уфада укытучылар конференциясенә баргач, театр училищесына кабул итү турында игълан күреп ала да, беркемнән сорап тормыйча, минем исемнән гариза язып кертә.
Күп тә үтми, укырга чакыру килде. Бернинди тоткарлыксыз кабул да иттеләр, чөнки 1нче сыйныфтан әзерлек булган. Шигырем генә юк иде, анысын төнлә ятлап бардым. Укырга керергә теләүчеләр бик күп иде. Сугыштан соңгы балалар, барыбыз да беришләр, кеше булырга теләгебез, өметебез көчле иде. Шул чакта бәхет миңа елмайды.
Сез әле әтиегезнең үзе ясаган скрипкасы булганын искә алмадыгыз. Димәк, ул үзе дә музыкаль кеше булган.
Өйдә үк артистка идем инде. Әтием скрипкада уйный, бөтен абыйларым гармунда уйныйлар, берсе арыса, икенчесе дәвам итеп китә. Безнең гаилә – музыкаль гаилә: үзләре уйный, үзләре җырлыйлар, бииләр. Әтием – умартачы. Кайта да, талпаннарын алабыз, мунчага кереп китә, чиста күлмәген, түбәтәен кия. Балалары – сугышта. Ул бит шултиклем кайгырган булган. Шуннан соң тора да скрипкасына тотына иде. Бик юксынган, кайгырган чагында гел бер көй уйнады. Соңыннан гына белдем, «Шахта» көе. Мине күрә дә, күңелле көй уйнап җибәрә, биетә башлый, биергә бик ярата идем. Безне күреп, мич алдында икмәк пешереп йөргән әнием дә, агач көрәгенә таянып биеп ала да, үз эшенә тотына иде.
Бездә бертөрле җылылык булды. Хәзер мин шуны күрмим гаиләләрдә. Әти-әнием күз белән карап кына тәрбиялиләр иде. Каядыр барырга сорый башласаң, рөхсәт алу өчен дә, безнең гаиләдә «Әтиең» дигән сүз бөтен нәрсәдән өстен иде. Ә әнием үзенекен эшли барыбер. Күңелемдә гомер буе бары тик матур күренешләр генә саклана. Үз гаиләмдә шуны булдыра алмадым мин.
Сезнең кебек сугыш чоры балалары белән сөйләшкәндә, алар, гадәттә, ачылык-ялангачлыкны искә алалар. Ә сез бары тик матур мизгелләрне генә искә аласыз.
Мине әле яңарак кына шушы ачлык, алама, начар, авыр вакытларны искә алдырдылар, чыгыш ясаттылар. Кайттым да чирләдем, миңа стресс бирә. Ул вакытларны искә төшерәсем килми, чөнки без бөтен ил белән шул хәлдә булдык.
Безнең көннәр Сәхибҗамалы
Сәвия апа, шәхесләр димәктән, «Нур» театрының барлыкка килүе Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеме белән бәйле. Ул аңа нигез салган. Мин Сәхибҗамалның күпмедер чагылышын сездә дә күрәм, чөнки 2022 елда сез театрда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге беренче премияне алдыгыз. Икенчедән, ул да үз заманында Казаннан чыгып китеп, Уфада «театр төзим» дип йөргән, һәм сез дә, Гафури театрында инде 25 ел эшләгәч, исем яулаган актриса буларак, шушы бернәрсәсе булмаган «Нур» театрына киләсез.
Бернәрсәсе юк, Президентның указы гына бар. Кая төзергә тиешләрен дә белмиләр иде. Минем характерда тәвәккәллек бар. Кыен булыр, теге булыр, бу булыр, дип уйлау юк миндә. Ә Гафури театрында бит инде грим бүлмәсендә СССРның халык артисты Гөлли Мөбарәкова белән бергә утырабыз, диварда затлы келәмнәр, көзгеләр, икебезнең өстәлләребез, искиткеч сәхнәбез бар. Тамашачы мине таныган булган бит инде. Менә шуннан чыгып китеп, юк театрга бар әле син. Язмыш йөртәме мине, тәвәккәллекме шунда. Әллә бәләкәй генә нәрсәгә кылтаеп китеп шулай кыланаммы мин? Мин күп нәрсәдә, театр эшендә генә түгел, тормышымда да тәвәккәлмен. Иртәгә нәрсә булыр, нәрсә көтә мине, дигән әйбер куркытмый мине. Мин «ых та итми» авырлыкка барам, җиңәм мин аны, дип уйлыймдыр инде үземчә.
Чыныккан кешеләр бит инде сез.
Шул да чагылыш табадыр. Авыр булса ни, мин авырлыкны күп күргән инде, моны гына күтәрермен әле, дип уйлыймдыр, бәлки.
«Нур» театрының бүген матур бинасы бар. Аның бүгенге хәле турында уйлаганда, күңелегездә «булдырдык!» дигән хис бармы?
Бу канәгатьлекне кичергәнемне мин «Россиянең атказанган артисты» дигән мактаулы исемне алганда, безнең элеккеге Президентыбыз Мортаза Гобәйдулловичка әйттем: «Соңгы елларда шатлыктан елаганым юк иде, «Нур» театрының зур сәхнәсен күргәч, сәхнәгә басып, шатлыктан кычкырып еладым», – дидем. Бу – дөрес. Сәхнәбезнең зурлыгы, бинаның матурлыгы таң калдыра. Каланың нәкъ уртасында утырабыз. 4 залыбыз бар, 2 залыбыз – зур һәм кече зал – көн дә диярлек тамашачы белән тулы. 1-2 ел элгәре Лановойлар бездә гастрольдә булып киттеләр, безнең бинада уйнадылар. Ул да шаккатып: «Радуйтесь, такой театр построили», – диде. Мин шундый театрда эшләвемә бик шатланам. Директорыбыз Фирзәт Фәритович та шулайдыр дип уйлыйм, җанын биреп эшли торган кеше.
Сезне «Нур» театрына «кармакка эләктереп» алганнар. Ә киредән Гафури театрына чакырулар, «акылга утыртырга» теләүчеләр булдымы?
Күп булды. Бигрәк тә ул сүзләрне телевидение редакторлары әйтте. Театрдан да: «Сәвия апа, урыныгыз буш», – дигән сүзләр булды. Шуннан соң 1-2 ай үтте микән, ул вакытта Исрафилов (Рифкать Исрафилов) әле баш режиссер иде: «Сәвия ханым, Әбүшахманов белән икегез иртәгәдән кайтыгыз. 5 елдан минем үз артистларым өлгерә», – диде. «Массада йөрергә кайтыйммыни? Шундый роль бирделәр – «Роль без потолка», – димен. «Ролең «без потолка»дыр да, режиссерың юк бит анда синең», – диде. «Минем кебек режиссерың» диясе килде инде аның. Кире кайтмадык инде, язмаган булгандыр. Роль дигәч, әйтә: «Флорид Бүләков «Һөяһеңме, һөймәйһеңме» пьесасын китерде. Роль синеке», – диде. Шул рольне уйнарга насыйп булмады.
Башкорт театрыннан татар театрына күчкәннән соң, үзегездә нинди үзгәрешләр сиздегез?
Мин үз психологиямдә бернинди дә ыгы-зыгы сизмәдем, чөнки минем 3 җиңгәчәм дә татарлар иде, алар тәрбияләде бит мине. Кечкенәдән татар телен ишетеп үстем, һәм миңа якын ул тел. Шулай бервакыт татар театрына күчкәннән соң, «Аршын мал алан» белән беренче тапкыр гастрольгә чыктык. Шунда артистлар бәхәсләшкәннәр: «Менә Сәвия ханым чыга да хәзер «Һаумыһыгыз» дип җибәрә», – дип көтәләр икән. Мин башкортча бер сүз дә ычкындырмаганмын. Шулай да берьюлы «бу мөғжизәне» дигәнмен. Ий, шатланганнар тегеләр. Бер сүздән тотканнар. Ычкынадыр инде ул, колагыма башкортча сөйләшеп торганнарын ишетсәм, әйтеп тә куярга мөмкинмен.
«Нур» театрын тамашачы күтәрде»
Галимҗан Ибраһимов «Без тормышның төбеннән күтәрелдек», – дип яза. «Нур» театрының күтәрелү этапларын да искә алыйк әле. Баштагы елларда тамашачы белән ничек эшли идегез?
Тамашачы әле бинабыз юк вакытта да безгә ярдәм итте. РТИ театрында аена 3-4 мәртәбә уйныйбыз – сәхнәләрен биреп торалар иде. Әзерләгән спектаклебезне уйнаган вакытта ут сүнә дә куя. Тамашачы килгән, заллар шыгрым тулы. Ул бит бер генә тапкыр кабатланмый. Шул вакытта залдан беркем дә чыгып китми, җырлап утыралар иде. Менә нинди үзешчән, һәвәскәр формада тоттылар безне, ә тамашачы күтәрде. Ул безне яратты, «калфаклар киегез» дип, акчалар менгерәләр иде. Минем кебек тәҗрибәле артистлар да юк иде әле, укып кына йөриләр, диплом алмаганнар. Спектакльләр, бәлки, үзенең сәнгати эшләнешенә күтәрелеп тә җитмәгәндер, ә тамашачы һәр спектаклебезне кабул итте, безгә үзләренең киңәшләрен биреп тордылар.
Шаккаткыч бит: 90нчы еллар – илдә җимереклек, иң авыр вакытлар. Монда актерлар үзләре театр төзиләр. Бу – ниндидер эчке халәт идеме?
«Театр булдырырга кирәк, булдырабыз!» дигән көчле теләк иде ул. Гомумән, безнең тамашачыбыз да шушы нияттә булды. Безнең татар театры булырга тиеш, дип яндык. Бинабыз юк, көн-төн юлда йөрибез, кайда гына булмыйбыз! «Уралец» дигән ватык машинабыз бар иде. Аңа тузан керә, кире чыкмый. Без шунда утырып, тончыгып, спектакль уйнарга барып төшәбез. Бервакыт кыш көне ике авыл арасында машинабыз ватылып калдык. Төнлә туңып утырдык. «Авангард» сараенда уйнаганда яндык та. Репетиция бара, төтен чыга башлады, безнең өченче каттагы бүлмәгә тулды. Режиссерыбыз Байрас Надимович Ибраһимов: «Төтен кайдан чыга икән, барып карап килегез», – дип, студентларны чыгарып җибәрде. Тегеләр котлары очып килеп керделәр: «Чыгарлык түгел, безне ап-ак төтен, ялкын камап алган!» – диләр. Шуннан тәрәзәләрне ватып төштек. Битләр төтеннән чучка борыны кебек булып беткән иде. Шуннан җитәкчебез Байрас Надимович шок хәлендә калган, дерелдәп торган артистларга карап: «Әйдәгез, репетицияне сәнгать институтында дәвам итәбез», – дип алып китте. Менә шундый авырлыклар белән төзелгән театр ул. Бөтен авырлыкларны сөйләп бетерерлек тә түгел. Акча бирмиләр, хезмәт хакы юк. Уфада студентлар укытабыз, бервакыт директорыбыз, «студентлар ач» дип, бөтен акчаны алып китте. Өебездә нәрсә бар, шуны ашап яшәдек.
Сез сөйләп утырган вакытта, Сәхипҗамал Волжскаяның күргәннәре күз алдымнан үткән кебек булды. Гасыр башында һәм гасыр ахырында «театр төзибез» дип янып йөргән артистлар... Ничек монда параллель үткәрмисең, ди?!
Әйе, параллель булды бу. Шул вакыттан исән калдык, шөкер, артистларыбыз да укып кайтты. Бер-беребезне югалтмадык, дисәм, алай дип әйтү дөрес тә булмас. Авырлыкларга чыдый алмыйча, бик талантлы артистларыбыз киттеләр. Мәсәлән, Идрис Кәлимуллин. Ул геройларны уйный иде, безгә, драма театрына, бик кирәкле актер иде ул. Үзенә «Сәйяр театры» төзеде дә чыгып китте. Тагын күпләр гаилә коргач киттеләр. Театр белән генә гаиләне тотып булмый, актерларның үзләренә дә җитми иде бит. Бервакыт актрисалар бар, актерларыбыз өчәү генә калды. Шаккаттык, хәзер нинди спектакль уйнарга? Булган спектакльләребезне уйный алмыйбыз, актерларыбыз китеп бетте. «А зори здесь тихие» куярбыз дип, яшь аралаш көлешә идек.
Шуннан директорыбыз укып кына бетергән ике актер алып кайтты. Шулай итеп ир-атларыбыз бишәү булып киттеләр, ниндидер спектакльләр куярлык мөмкинлек туды. Менә шундый ситуацияләрне җиңеп, тормышның шундый зигзагларын үтеп яши театрыбыз. Барыбер дә тамашачыны югалтмадык. Репертуарыбыз бай, карыйсы килгән кешегә төрле спектакльләребез бар. Ике талантлы режиссерыбыз бар. Кемгә тия әле ул?!
«Җиңел вакытта да халык театрга йөгерә, дөнья авырайса да халык театрга туплана»
Сәвия апа, сез бит инде «безнең театрны халык күтәрде» дидегез. Димәк, безнең татар халкында театрны ярату бик көчле, дигән сүз.
Бик көчле. Җиңел вакытта да халык театрга йөгерә, дөнья авырайса да халык театрга туплана. Халык театрга илһам алырга, рух ныгытырга килә. Алар рух байлыгын театрдан алалар, дип уйлыйм мин.
Әле менә сезне сәхнәдә күрү дә күп кенә тамашачыларга үзләренең язмышлары турында яңадан бер фикерләргә мөмкинлек бирә торгандыр, дип уйлыйм. Әле бүген дә, күпләрне сокландырып, сәхнәдә уйныйсыз. Соңгы килгәндә Казан тамашачысы Сезне Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектаклендә күрде. Әле дә ялкынланып, җигелеп эшлисез. Үз малае өчен шулкадәр тырышып, аны үз яныннан җибәрмәскә көрәшкән карчыкны уйнадыгыз.
Үлсә үлә, бер бөртек баласы өчен, дөресме-түгелме, улыма әйбәт булсын дип, үлгәнче көрәшә. Ул – шулхәтле ямьсез карчык. Казанга әле яңарак кына шундый матур рольләр белән килдем. «Җизнәкәй», «Әни килде», «Ак калфак», «Ак чәчәк сиңа бүләк» белән килдем. Хәзер соңгы елымда, орден да бирәм, дигәч, шундый вакытта шушы карчыкны уйныйммы инде, димен.
Ләкин без аны бер дә ямьсез итеп күрмәдек. Сез аның, үз баласы өчен җанатып йөргән ана буларак, матур якларын күрсәтә белдегез.
Сез, сәнгать кешеләре, шулай күрәсез, ә Уфада менә шундый хәл булды. Туганнан туганымның кызы, мине карарга дип, зур букет күтәреп, шушы спектакльгә килгән. Спектакльдән соң, минем кырыйдан кычкырып: «Сәвия апа, чәчкәләр сезгә иде, ләкин мин аны Фатыймага бирәм», – дип үтеп китте. Ул Фатыйманы яраткан.
«Күмәк күренешләрдәге кайбер чыгышларымны да сагынам»
Шулай инде, һәркем үзенчә кабул итә. Сәвия апа, сез – сөйләшеп утырганда да шаян. Миңа калса, театр белгечләре сезнең амплуаны «комик герой» буларак дөрес билгеләгәннәр.
Гафури театрында гел комик образларда уйнадым шул. Аннан соң турыдан-туры эфирда барган бик күп телевизион спектакльләрдә уйнарга туры килде. Элек бит яздырып алмыйлар иде. Ий, күпме рольләр уйнадым мин! Сатира тележурналында катнашу, дисеңме, шигырьләр, хикәяләр, кечкенәләр өчен әкиятләр уку, дисеңме... Безнең телевидениенең һәм радионың алтын фондында минем чыгышларым бик күп. Язучылар, юмористик әсәр булса, нигәдер, миңа китерәләр иде. Шулай кылана торгач, мине бер калыпка кертә язып калдылар. «Нур» театры миңа драмаларны да рәхәтләнеп, ниндидер канәгатьлек алып уйный алырлык мөмкинлек бирде. Трагедияләрдә дә уйнадым. Бу жанрларда да мин үземне таба алдым – моңа театр тәнкыйтьчеләре дә игътибар итте.
Сәвия апа, миңа калса, комедик амплуа тагын бер кат сезнең тормышка мәхәббәтне дәлилләп тора сыман, чөнки драма артистлары авыр драмаларны, трагедияләрне үз эченнән үткәреп уйный, актриса яна, көя һәм күпкә чыдамаска да мөмкин. Ә менә комедияләрне уйнаганда шаян-көлке, тормышчан килеп чыга.
Комедияләрне уйнау җиңел түгел, кешене көлдерүнең авырлыгын белсәгез икән! Тамашачыны алдап булмый, дөрес түгеллекне аз гына сизеп калдымы, кабул итми. Комедия – бик җитди жанр. Комедиядә көлдерә торган момент белән кешене дәвалыйсың, тәрбиялисең. Кеше үзе дә сизми көлеп утыра, үзен-үзе тәрбияләп утыра. Комедия жанрының авырлыгын мин беләм.
Сәвия апа, сагынып, бүген дә төшләргә кереп йөдәткән роль бармы?
Күп инде алар, мин һәрбер ролемне яратам. Рольләр – тудырган балаң кебек. Зурмы ул, бәләкәйме – мөһим түгел. Кайчандыр аны тамашачыга чыгаргансың, образның психологиясенә кереп биргәнсең икән, аның өчен күпме көч түгелгән икән, ул бик кадерле. Роль алгач, сәхнәгә чыкмас борын, ул безгә ияреп йөри. Хәтта күмәк күренешләрдәге кайбер чыгышларымны да сагынам. Гафури театрында «Галия» спектаклен уйный идек. Без – халык, сүзләребез юк. Әнә шул халык булып сәхнәгә чыкканда да, тамашачыга кемлегеңне исбат итәргә тиешсең. «Халык» дигән сүз бит әле ул, менә мин чыктым да, утырдым да, кереп киттем түгел.
Мине тамашачы күрергә тиеш. Нәрсә өчен сәхнәгә кердем, бу спектакльгә ничек ярдәм итәм, бу ситуациядә кем булып йөрим? Шулар турында уйларга кирәк. Анда бер сәхнә бар иде – «Галиябану» бара. Утырабыз инде шулай халык булып. Хәзер Исмәгыйльне уйнаган кеше агач наган чыгара. Шуннан соң: «Менә инәң башы», – дим мин. «Отсебятина» җибәрәм. Бу – халык сүзе, халык шулай сөйләшә бит. Тегенең уенын куәтлим, янәсе. Шушы бер реплика белән үземнең мөкиббән китеп, ышанып утыра торган бер тамашачы булуымны күрсәтәм. Хәзер инде Исмәгыйль Хәлилгә ата. Шуннан соң мин тагын: «Аттымыни?» – дигән сүз әйтәм. Менә шушы ике сүз әйтәм, ролемне оныта торган түгел. Шул ролемне халык та яратты. Таһир Ахунҗанов иде ул әсәрнең авторы, ул шушы спектаклем турында газетага да язып чыкты: «Мин Сәвия Сираевага бер реплика да язмадым, ә ул аны ничек оста башкарды», – дигән. Бу – минем өчен бик мәртәбәле.
Шушы әйберне сөйләгәндә искә төште: сез бит «Фатыйма»ны уйнаганда, шулай ук «әтү» дип куясыз.
«Отсебятина», бер җирдә шулай үзеннән-үзе чыгып китә.
Ә менә тамашачы шуны тотып ала, реакция бирә. Сәвия апа, «өйгә ияреп кайткан» рольләрегез күп булдымы?
Алар барысы да минем белән ияреп йөри. Әле мин «Әниемнең ак күлмәге»ндәге ролемне яратам. Соңгы еллардагы репертуарымда ул – бик матур бизәк. Әсәрдә роль искиткеч яхшы язылган. Тамашачы да аны матур кабул итте. Минем өчен хәтта көтелмәгән вариант булды ул. Халыкның тыела алмыйча елавын, күп итеп чәчәкләр менгерүен әйтеп тә тормыйм. Икешәр, өчәр тапкыр караган тамашачылар бар. Күп бүләкләр алам, матур сүзләр ишетәм мин шушы ролем өчен. Аларның барысын ихластан кабул итәсем килә.
Миңа калса, сезгә «Әниемнең ак күлмәге»ндә ниндидер артык катлаулы уйнарга да кирәкми кебек. Сез сәхнәдә үзегез булып яшисез.
Ияреп кайтамы, дигәнегезгә җавап итеп әйтәм. Минем 2 улым бар. Спектакльдә мин соңгы монологка хәтле балаларым ни сөйләгәнен, ни кыланганын тыңлап ятам. Шулчакта үземнекеләр турында фикерләп ятам. Өйгә кайткач та авыр халәт кичерәм. «Ә үземнекеләр шулай булса», – димен. «Миңа роль «иярми», җиңел генә чыгам да китәм», – диючеләр бар. Бәлки, мин дөрес тә яшәмимдер.
Спектакль беткәч, мин баш игән чакта көчкә басып торам. Спектакльдәге әнигә карата булган мөнәсәбәтне бик нык үземә сеңдерәм, коточкыч дәрәҗәгә китерәләр алар мине, инсульт булырга мөмкин. Шуннан соң да роль ничек өйгә ияреп кайтмасын, ди, инде?! Шушы спектакльне караганнан соң, балаларымның үз-үзләрен тотышлары да үзгәрде. Премьерадан соң үз әниләренә ничек ярарга белмиләр. «Артык кыланасыз, мин роль генә уйнадым», – дидем. Жәлләгәннәр ананы.
Һәр премьерага киләләрме?
– Әйе, минем премьераларны оныкларым да карый. Өлкән улым Урал һәр эшемне карап иң дөрес тәнкыйтьне әйтә. Мин аны тыңлыйм. Бернинди театр белгече дә кирәкми миңа. Ул уратып-уратып кына китереп, минем җитешсез җиремне әйтә. Шуннан аныңча эшләсәм, уңышка ирешәм.
Уйналмыйча калган рольләр
Ә Сәвия Сираеваның уйналмыйча калган роле бармы?
Күп. Гафури исемендәге академия театрыннан бик тиз чыгып киттем, чөнки театрда бер үк яшьтәгеләр күп булгач, мин уйнарга тиеш образлар миңа эләкмиләр. Кемдер баш режиссер хатыны, кемдер драматургның сеңлесе, кемдер министр хатыны, кемдер, кемдер, кемдер.... Ә мин Сәвия Сираева гына. Роль бүлгән вакытта яз көне әйтәләр: «Сәвия апа, әзерлән, фәлән роль синеке. Без шул спектакльне башлыйбыз». Мин шул әйберне алып укып әзерләнәм, ә көз көне килсәм, боерык эленгән. Мин я икенче составта, я мин бөтенләй юк. Бу бит үзәк өзгеч әйбер артистка өчен. Шулай минем рольләр китә бара, китә бара, гомер үтә. Яшьлегемдә уйнамаган рольләремнең күплеге – аны әйтеп, исәпләп торырга кирәкми, бик күпләр.
Ләкин инде сез аларны, миңа калса, куып җиттегез, хәтта узып та киттегез бугай, Сәвия апа.
«Нур» театрына рәхмәтлемен. Нинди генә рольләр уйнамадым! Бер рольне уйнап бетермичә икенчесен бирүләр, дисеңме, монда буш вакытым булмады. Һич зарланып уйнамадым, сусаган булганмын. «Мин күп эшлим, фәлән-төгән, нигә алай», – дигән сораулар булмады. Күпме бирәләр – шул хәтле эшлисем килде һәм шулай эшләдем дә.
Сәвия апа, без сезнең белән күп бәхетле мизгелләрне искә алдык. Ә тормышыгызда үкенечләр бармы?
Нинди планда карыйсың бит. Үкенечсез генә дөнья барса, ул ничек булыр иде икән? Үкенечләр күп булды, дип кенә чикләним әле. Ләкин нәрсәгә үкенмәгәнемне әйтәм: «Нур» театрына күчүемә үкенмим. Фәридә Кудашева очраткан саен: «Сәвия, син «Нур»га күчеп дөрес эшләдең», – дип әйтә иде.
Сәвия апа, сез – күпне күргән шәхес, сугыш чоры баласы. Бүгенгедән чыгып фикер йөрткәндә, тормыш катлаулы әйберме?
Бик катлаулы. Нәрсәсе белән катлаулы тормыш? Син көткән әйбер булмыйча, син көтмәгән ситуацияләр килеп чыга. Үзең көтмәгән халәткә килеп төшәсең, син уйламаган да, башыңа да кермәгән хәлләргә очрыйсың. Син шуларны җиңеп чыгарга тиешсең. Очраклы гына башкатырлык, башкитәрлек әйберләргә очрап куясың. Шуларны үтәргә, шунда югалып калмаска тиешсең. Менә нәрсәләр белән катлаулы тормыш. Ул сиңа ташын да бирә, утын да бирә, суын да бирә – барысын да бирә. Әнә шуларны үтәргә кирәк.
Ләкин хәзерге ата-аналар балаларына «әзер күмәч» китереп тоттыра.
Гадәттә шулайрак шул. Менә әле карап торам да, көнләшергәме ул әйбердән, әллә әзрәк кенә читен итеп караргамы? Алар балалар бакчасына да балаларын машинада йөртәләр. Әти-әни 1нче сыйныфка баласын үзе теләгән мәктәпкә бирү өчен чаба. Шушы баланы үсеп ир егет булганчы, артыннан «группа поддержки» йөри. Алга таба нишләр ул бала? Ә менә шул халәтне әйтәм театрда.
Әйттем бит әле: берсе тегенең бичәсе, берсе моның кызы, шулар арасыннан бик нык аерылып, үз көче белән китүчеләр юк диярлек. Юкка чыгып, дистанциядән төшеп беттеләр. Авторлар миңа бик күп хикәяләр китерәләр иде. Күп булгач, мин өлгермим. Бер ахирәтемә, Гафури театрының әйдәп баручы актрисасына тапшырдым, «Әйдә, менә моны эшлә әле», – дидем. Күрсәтеп бирдем. 1-2 көннән карасам, кызыл каләм белән сызып бетергән. «Сәвия, кит, укый алмыйм», – ди. Хикәя укый алмый. Бер вариант. Башка эштә дә шулай ук, «арттан этәреп» йөртүче булмагач, дистанциядән төшеп калып беттеләр.
Сәвия апа, ни өчен иҗат кешеләре арасында әшнәлек күп икән ул? Сез аның турында уйлап караганыгыз бармы?
Ни өчен икәнен белмим. Һәркем үзенекен өскә чыгарасы килә. Беренче планда үзенекен күрсәтәсе килә. «Үземнең күлмәгем үземгә якын» дигән сүздән генә уйлап карагыз әле. Кешенең психологиясе инде бу. Моны инкарь итеп тә, нигә алай дип, каршы төшеп тә булмый.
«Театрда конкуренция булган, бар һәм булачак».
Бүген сезнең янда бик күп яшь актрисалар йөри. Театрга, төркем-төркем булып, күп яшьләр килә. Сез аларга остазмы?
Мин моны кычкырып әйтә алмыйм. Мин – остаз, дип, аларны утыртып лекция укымыйм. Килеп сорасалар, әкертен генә, үзем аңлаганча әйтәм, күрсәтеп тә бирәм. Алганы – ала, алмаганы, үзенең башы бар бит, үзенчә эзли, үзенчә эшли. Ә болай аерылып, мин остазмын-фәлән, дигән позициягә басмыйм.
Яшь чакта сезне өйрәтәләр идеме?
Барып сорасаң, әйтеп җибәрәләр иде. Зуррак, дәрәҗәле актерлар миңа ярдәм иттеләр. Ә минем характердагы актерлардан... Бер спектакль өчен, борынгыча дога өйрәт әле, дип, халык артисты артыннан йөрдем. Өйрәтмәде. Ә үзе бөтен догаларны да белә. Театрда анда барыбер ярыш, конкуренция. Моны «юк» дип беркем дә әйтә алмый. Театрда конкуренция булган, бар һәм булачак.
Әле бүген үзегез дә яшьләр белән ярышасызмы?
Бүгенге яшемдә яшьләр белән ярышлык хәлдә түгелмен. Бәлки, бер 20 ел элегрәк булгандыр. «Нур» театры яшьләренең һәр хәрәкәтен күзәтәм, чабата бәйләүләренә хәтле дөрес булса, шатланам. Алар бигрәк тә мин күз алдында үстеләр, өлгереп җиттеләр. Бүген теләсә кайсы рольне чыгып уйный алалар. Мин премьерларын карыйм да: «Миңа монда нечего делать», – дип, аларның кулын кысам. Гөрләтеп, матур итеп уйнарлык дәрәҗәдәге актерларыбыз өлгерделәр, составыбыз көчле.
Сәхнәдән берничә спектакльне карагач, шунысына сөенеп утырдым: «Нур» театры актерларының дикцияләре яхшы. Сәхнәнең эченнән әйтелгән барлык репликалар да иң соңгы рәтләргә барып җитә. Соңгы арада бу – безнең Татарстан һәм Казан театрлары өчен проблемага әверелде.
Бездә дә бар ул. Кайчакта тамашачылар: «Тавышыгыз ишетелми, аңлашылмый», – дип зарлана. Акустикадан да тора, актердан да күп нәрсә тора. Актер һәркөнне бертөсле уйный алмый. Сәхнәләр, заллар зур, шуңа күрә безнең җитәкчелек, режиссерларыбыз оперативка саен шул турыда сүз алып баралар, сүзләр ишетелсен, фразалар аңлашылсын, дигән максат куялар.
Сәвия апа, әлбәттә, әңгәмәне бу тема белән тәмамлыйсы килми, ләкин мин шулай да бер фразага сезнең мөнәсәбәтегезне беләсем килә. Яхшы артист сәхнәдә үләргә тиешме?
«Философски» әйтелгән сүз бит бу. Үлеп яту түгел, ә һәр артист: «Озак эшләсәм иде, озак яшәсәм иде, гомерем сәхнәдә озак булсын иде», – дип тели. Бер генә артистның да 60 яше тулгач: «Сәхнәдән кит», – дигәнне ишетәсе килми. Бу аңа үлем белән бер.
Тәкъдир, язмыш дигән әйберләргә ышанасызмы?
Ышанам. Уйлап кара әле: тәкъдир булмаса, мин «Нур» театрында эшләргә тиеш идеммени?
Сез бит анда үзегез баргансыз.
Шул түгелмени инде ул язмыш?!
Талант һәм тырышлык мәсьәләсе. Актер бәхетенең 90%ы тырышлыктан тора, диләр.
Мин 100гә әйләндерер идем аны, чөнки, тырышмыйча гына, бер образны да тудырып булмый. Мин чыктым да уйнадым түгел. Әгәр дә син рольнең ситуациясен, аның психологиясен аңлап, шул образның эченә кермәсәң, син «актриса Сәвия Сираева» булып тик йөрисең. Күлмәгең алышына, эшләпә киясең, бәлки, оегың алышынгандыр... Әгәр дә син тырышып-тырышып ролеңә кермәсәң, «от спектакля к спектаклю» менә шулай тик йөрисең. Ә бар алар. 3-4 спектакльны бер-бер артлы карасаң, күлмәкләре генә алышына. Характер юк, кем ул, нинди вакытта яши – күрмисең.
Сәвия апа, ә үзегезнең дәвам буларак театрда кемне күрәсез?
Мин Миңнинур Сәитованы күрәм. Яратам шул актрисаны. Төрле образда килеп чыга, ул ишекне ачуга, мин теманы аңлыйм. Тулып, ташып килеп керә, буш керми. Дәвамын алып чыгып китә, тамашачы буларак, тегендә тагын нәрсә булачакны мин аңлап калам.
Театрның яшәешенә һәм, гомумән, театрга карата бүген төрле сүзләр ишетергә туры килә. Татар театры ул киләчәктә бетәчәк, дигән фикерләр дә бар. Сез үзегез нинди фикердә торасыз?
Татар театрының киләчәге өметле. Шөкер, театрга карата «югарыда» – мәдәният министрлыгында да караш үзгәрде, ярдәм итеп торалар. Матди ярдәмнән башлап, исемнәр бирүгә кадәр ярдәм тоела. Җылы автобусларыбыз бар, театрыбызга нинди ремонт эшләп куйдылар! Тамашачы булмаса... менә кайчан бетә ул театр. Тамашачыга кирәк икән, театр беркайчан да үлмәячәк, юкка чыкмаячак. Ял итәргә, аралашырга, рухи байлык туплау өчен тамашачы әле театрга йөри. Безнең халык акыллы ул.
Театр халык артыннан иярергә тиешме, яки театр үзе халыкны тәрбияләргә тиешме?
Театр халык артыннан иярергә тиеш түгел. Ул вакытта театр бетә. Театр өстенрәк булырга, халыкны үзе артыннан ияртергә тиеш. Безгә нинди генә тамашачылар килми, алар арасында авылдан килгәннәре дә, академиклар, галимнәр дә бар. Аларның һәрберсе үзләренә нәрсәдер алып китәрлек булсын.
Үзегез кебек яшькә җитү һәм күңел белән яшь калу өчен безгә киңәшләр бирегез әле.
Миңа калса, тормышны, кешеләрне яратырга кирәк. Аларны ничек бар, шулай кабул итәргә, бәхәскә керергә ярамый. Мин тормышны, кешеләрне бик яратам. Хәзер сирәк уйныйм. Спектаклем юк вакытта, мин кайда да булса китәм, халык арасына чыгам, башка театрларга йөрим, концертлар карарга тырышам. Өйдә утыра алмыйм.
– Сәвия апа, тагын Казанга килгәндә, Сезне сәхнәдә күреп сокланырга язсын!