news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Ну бу шәһәр халкы!" Шәһәр хатынының агач урлаганы камераларга эләккән - видео

Гадәти булмаган караклык турында ren.tv хәбәр итә. Ярославльдә бер хатын шәһәр клумбасыннан туя агачын урлаган. Аның агач урлаганын бер ир күрә, әмма карап торудан гайре берни эшләми.

news_top
"Ну бу шәһәр халкы!" Шәһәр хатынының агач урлаганы камераларга эләккән - видео

Агач урлаучы хатын-кыз социаль челтәрдә зур бәхәсләр чыгарган. "Ну бу шәһәр халкын, ялгыш яткан бөтен нәрсәне урларга торалар!" - дип зарланган берсе. "Эш шәһәр халкы, авыл халкы булуда түгел, тәрбиядә", - дип язган икенчесе. "Бу ханым матурлык ярата, бакчасында яшеллек булдырырга тели", - дип каһкаһә белән көлеп язган тагын берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар