Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ну әби, ну әби». Туйда ыргыткан чәчәк бәйләмен кәләшнең әбисе тоткан - видео

news_top_970_100
«Ну әби, ну әби». Туйда ыргыткан чәчәк бәйләмен кәләшнең әбисе тоткан - видео
Михаил Захаров

Туйда кәләшнең чәчәк бәйләмен ыргыту йоласы бар. Бу – кәләш кияүгә чыгу эстафетасын чәчәк бәйләмен тотучыга тапшыра дигән сүз.

Хәләл туйлар тамадасы Салават Миңнеханов алып барган туйда кәләшнең чәчәк бәйләмен әбисе тоткан. Татар әбисенең чын күңелдән куанганын, кунакларның аны хуплап алкышлавын, ә кәләшнең аптырап калганын видеога төшергәннәр.

Бу хәлгә Салават Миңнеханов үзе дә аптырап калган, видео астына: «Ну әби, ну әби», – дип кенә яза алган ул.

Җырчының социаль челтәрен күзәтеп баручыларның кәефе күтәрелгән, комментарийларга тәгәрәп көлгән смайликлар тезгәннәр.

«Машалла, кызлар шикелле ул», «Өлгер әби булып чыккан», – дип әби өчен шатланучылар да табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100