Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

НТВ журналистының чуваш теленә ихтирамсыз булуы республика халкының ачуын чыгарган

Коресспондент Чувашиянең элекке башлыгы Михаил Игнатьевның туган авылына барган һәм җирле халыктан җәнҗаллы вакыйгалар турында сорашкан.

news_top_970_100
НТВ журналистының чуваш теленә ихтирамсыз булуы республика халкының ачуын чыгарган

НТВ каналының төшерү төркеме узган атнада Игнатьевтан интервью алыр өчен Чувашиягә барды. Журналист республиканың элекке башлыгының туган авылында булды һәм җирле халык белән аралашты. Әмма аралашу тиешенчә килеп чыкмый, чөнки корреспондент чуваш телен белми. «Бер илдә яшибез кебек инде, ә авылга киләсең, кешеләр белән сөйләшеп булмый», — дип әйтә кәефе төшкән журналист. Бу хакта «Про Город» порталы яза.

«Про Город» укучылар да журналистның бу сүзләрен игътибарсыз калдырмаган.

Бу атнада Михаил Игнатьевны Чувашия башлыгы вазифасыннан азат итү һәм Олег Николаевны төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләү турында НТВда репортаж чыкты. Сюжетта корреспондент Алексей Петрушконың Михаил Игнатьев белән 29 гыйнварда очрашканы күрсәтелә. Очрашу азагында элекке башлык корреспондентка механик сәгать бүләк итә. Ә журналист Игнатьевтан янгын сүндерү машиналары ачкычларын тапшырганда килеп чыккан хәл турында сораштыра.

«Андый әйбер бит ул бик тиз килеп чыга, анда барысы да елмая. Ул вакытта бары тик күңелдә яхшы һәм чиста уйлар гына була. Мин бераз шаяртасым килеп, кулымны күтәргән идем һәм бу сюжетны шунда ук эләктереп алдылар», — диде корреспондентка Игнатьев.

Элекке башлык әйтүенчә, ул ачкычлар тапшырганда һәрвакытта да аларны тасмасыннан тотып күтәреп күрсәтә. Игнатьев сүзләренчә, яңа машина алу, бу һәрвакыт шатлык.

Шулай ук ул дөрес аңлашылмаган «мочить» сүзе өчен дә гафу үтенгән.

Михаил Игнатьев белән очрашканнан соң хәбәрче аның туган авылына бара. Ул урамнарны, экс-башлыкның туган йортын карый һәм җирле халыктан интервью алырга тели.

«Ә сез губернаторның яңа машина ачкычларын ничек тапшырганын күрдегезме?» — дип сорый Алексей Петрушко юлында очраган әбидән. Ә әби исә чуваш телендә генә сөйләшә, һәм корреспонденттан үзенең начар ишетү сәбәпле, кычкырыбрак сөйләвен сорый. Журналист аны аңламый.

«Менә шулай, бер илдә яшибез кебек. Ә авылга киләсең, кешеләр белән сөйләшеп булмый», — дип әйтә ул шуннан соң.

Соңыннан журналист икенче бер хатын-кызны күрә һәм аның артыннан китә. Ханым корреспондент белән сөйләшүдән бөтенләй баш тарта һәм моны яңалыклар белән кызыксынмыйм дип аңлата.

Сюжет чыкканнан соң, журналистның чуваш теленә карата мөнәсәбәтенә ачуы чыккан язылучы «Про Город» редакциясенә хәбәр юллый. 3 февральдә «Про Город»ның Вконтактедагы аккаунтында чыккан язмада укучылар үз фикерләре белән уртаклашты.

«Әби искиткеч! Журналист кыен хәлгә калды», — дип язган Алена Алексеева.

«Үзе Чувашиягә килгән һәм әбинең үз туган телендә җавап биргәненә шакката», — дип язган Алена Петрова.

«Минемчә, журналист әби белән сөйләшкәндә, бер илдә яшибез, ә бер-беребезне аңламыйбыз, дип әйтеп, үзен дөрес күрсәтмәде. Беренчедән, безнең үз телебез һәм авылдагы әбиләрнең рус телен начар белүе яки бөтенләй белмәве аңлашыла. Минем әбием дә русча сөйләшмәде. Күп илләрдә үз мәдәнияте һәм теле булган төбәкләр бар. Мин моны безнең мәдәниятне хөрмәт итмәү дип саныйм», — дип язган Семен Тимофеев.

«Чувашиягә килгән, ә телне белми. Сүзлек булса да актарып чыгасың калган! Әби дә жәл. Киләчәктә әйбәт булсын, дип, үз-үзләрен жәлләми, алны-ялны белми, илне күтәргәннәр алар. Ә без хәзер шулардан көлеп утырабыз», — дип язган Ольга Романова.

«Журналистлар Игнатьевны үпкәләтү өчен, тагын шушы теманы күтәрергә теләде, ә нәтиҗәдә үзләре оятка калды», — дип саный Елена Иванова.

«Шулкадәр надан булырга кирәк бит? Әле үзәк телеканалдан күрсәтәләр. Мәсәлән, Чечняга килеп шулай дисә, ул аннан кайтып китә алмас иде инде», - дип саный Александр Андреев.

«Федераль каналга оят булырга тиеш. Халыкны дискриминацияләү килешә торган эш түгел», — дип язган Владимир Яранов.

Комментарийларның күбесе ишетмәгән әбигә карата журналистның ихтирамсыз булуы турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100