Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

НТВ каналына нигез салучыларның берсе вафат

Игорь Малашенконың хатыны Божена Рынска иренең хастаханәдә булуын язган булган.

news_top_970_100
НТВ каналына нигез салучыларның берсе вафат

Политолог һәм НТВ каналына нигез салучыларның берсе Игорь Малашенко мәетен Испаниядә тапканнар. Бу турыда «Коммерсантъ» басмасы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткән. Әлеге мәгълүматны РБК каналына ике чыганак раслаган.

Малашенкога 64 яшь булган. 14 февральдә аның хатыны, 43 яшьлек журналист Божена Рынска Facebook челтәрендә иренең хастаханәдә ятуын язган булган.

«Ведомости» газетасы язуынча, Малашенко үзенә кул салган. Бу хакта журналист Ксения Собчак та язган. 

Малашенконың хатыны - Божена Рынска, аның белән элемтәгә керә алмаганнар. Рынска ун көн элек Инстаграмда Малашенконың элекке хатыны Елена Пивоварова белән талашып, хастаханәгә эләгүе турында язган. Рынска әйтүенчә, элекке хатыны Малашенконы 60 мең доллар акчаны әрәм-шәрәм итүдә гаепләгән.

1992 елда Игорь Малашенко ГТРК «Останкино» генераль директоры булган. 1993 елдан башлап, 1999нчы еллар азагына кадәр НТВ каналына җитәкчелек иткән. 1998–2000 елларда «Меда-Мост» оешмасының генераль директоры урынбасары булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100