news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ноябрьдә пенсияләрне алданрак бирәчәкләр

news_top

Ноябрь бәйрәмнәре аркасында, ай башында килергә тиешле пенсияләрне 1 ноябрьдә үк күчерәчәкләр, дип хәбәр иткән РИА Новости агентлыгына РФ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин.

«2025 елның ноябрендә пенсияләр түләү графигы Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан булган бәйрәм көннәре сәбәпле үзгәрәчәк», – дигән депутат.

Аның сүзләренчә, бу үзгәреш россиялеләргә акчаларын вакытында, кичекмәстән алу мөмкинлеге бирү өчен кертелә.

«Димәк, быел ай башында түләнергә тиешле пенсияләр 1 ноябрьдә үк күчереләчәк», – дип өстәгән Говырин.

Парламентарий аңлатканча, бу яңалык банк аша пенсия алучыларга да, почта бүлеге яки өйгә китерү юлы белән алучыларга да кагыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар