news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ноябрьдә мәктәп урындыкларына ГОСТ гамәлгә керә

news_top
Ноябрьдә мәктәп урындыкларына ГОСТ гамәлгә керә
Фото: «Татар-информ»

Ноябрь аеннан мәктәп укучылары урындыклары өчен яңа дәүләт стандарты гамәлгә керә. Анда урындыкларның балаларга уңайлы булсын өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге тасвирланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Документта әйтелгәнчә, утыргычның өслеге яссы яки бераз батып торырга мөмкин. Тирәнлек 10 миллиметрдан артмаска тиеш. Утыргычның почмаклары һәм аркасы шомартылган булуы шарт.

Шулай ук урындыкта аяклар куя торган урынның нинди булырга тиешлеге аңлатылган: ул утыргычның алгы чигеннән кимендә 150 миллиметр чыгып торырга тиеш.

Документ тексты нигезендә, аны гамәлгә кертү датасы – быелның 1 ноябре .

Шул ук вакытта ГОСТлар һәрвакытта да мәҗбүри характерда булмый. Гамәлдәге ГОСТларның күбесе тәкъдим характерында һәм җитештерүчеләр өчен ориентир булып хезмәт итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар