news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ноябрьдә кемнәргә пенсия арта?

news_top
Ноябрьдә кемнәргә пенсия арта?
Фото: © "Татар-информ"

1 ноябрьдән яше 80нән арткан пенсионерларга түләү арта. Бу турыда РИА Новости яза.

Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец сүзләренчә, октябрьдә 80 яшен тутырган кешеләр, шулай ук 1 төркем инвалидлык алучылар арттырылган пенсия алачак.

Иминият пенсиянең теркәлгән бер өлеше урынына аларга икене бирәләр.

Моңа кадәр Социаль фондка пенсиясен яңадан санау өчен мөрәҗәгать иткән кешеләр дә өстәмә түләү алачак.

Ноябрьдә гражданнар авиациясе һава судноларының очыш экипажлары әгъзалары һәм ташкүмер сәнәгате хезмәткәрләренең кайсыбер категорияләренең пенсияләренә өстәмә түләү күләмен кабат исәплиләр.

«Һәр алучыга өстәмә түләү күләме шәхси билгеләнә, чөнки аңа хезмәт стажы, хезмәт хакы күләме кебек факторлар йогынты ясый», – ди белгеч.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 октябрь 2024
    Исемсез
    Менэ мина 62 яшь.Сатучы булып эшлэдем.Авылда кибеттэ.Хезмэт хакы тубэн булу сэбэпле 12200 пенсия алам.Безнен хезмэт ул жинел булмады.36 ел хезмэт стажым.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар