news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ноябрьдә агачларга су сибү кагыйдәләре

news_top
Ноябрьдә агачларга су сибү кагыйдәләре
Фото: © "Татар-информ"

Туфракта җыелган дым җиләк-җимеш агачларының кышкы салкыннарга ныклыгын тәэмин итә, тамырларын өшетми, корткычлардан саклый. Ноябрьдә агачлар су сибү турында «Мир» телеканалы хәбәр итә.

Белгечләр сүзләренчә, дым кимендә 70-80 см тирәнлеккә төшәргә тиеш. Су сибәр алдыннан зур булмаган чокыр казыгыз, ул 30-50 см тирәнлектә була. Аннары шуннан бер уч туфракны алып, каты төер йомарлап карагыз. Ул таралып китсә, туфракка су кирәк, дигән сүз.

Һәр үсемлекнең үз нормасы бар. Ул төбәккә, климатка, явым-төшем күләменә бәйле. Яшь агачка 50 литрдан артык, олырак агачка 150-200 литрдан да кимрәк булмаган күләмдә су кирәк.

Экспертлар су сибүнең агачлар яхшы кышласын өчен ышанычлы ысул булуын әйтә.

Су сипкәндә агач төбенә фосфор-калийлы ашлама салыгыз. Туфрак дымга туенгач, тирес яки компост белән мульча салыгыз. Ашлама кимендә 6 см калынлыкта булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар