Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ноябрь бәйрәмнәренә ничек ял итәбез?

news_top_970_100
Ноябрь бәйрәмнәренә ничек ял итәбез?
"Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче статьясы нигезендә 4 ноябрьХалыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. РФ Хезмәт кодексының 95нче статьясының 1нче өлеше нигезендә 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә 6 ноябрьТатарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

2022 елда 6 ноябрь ял көненә – якшәмбегә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми (Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы законының 1нче статьясының 5нче өлеше).

Шулай итеп, 2022 елда 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100