Ноябрь бәйрәмнәренә ничек ял итәбез?
6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Ноябрь аенда Татарстан халкын өстәмә ял көннәре көтә. Бу турыда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән эш календареннән билгеле булды.
Бәйрәм яллары 3 ноябрьдән
4 ноябрь - Россия халыклары бердәмлеге көне. Ул якшәмбегә туры килә һәм дүшәмбегә (
6 ноябрь - сишәмбе көнне Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көн дә ял була.
Шулай итеп, Татарстан халкы 7 ноябрьдә генә эшкә чыгачак.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.