Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Новосибирскиның «Алтын Йолдыз» татар яшьләре клубы активисты Украинада һәлак булган

news_top_970_100
Новосибирскиның «Алтын Йолдыз» татар яшьләре клубы активисты Украинада һәлак булган

Новосибирскидагы «Алтын Йолдыз» татар яшьләре клубына йөргән Камил Хәбибназаров Украинадагы махсус операциядә һәлак булган. Бу хакта аның әти-әнисенә 31 мартта хәбәр иткәннәр, дип яза Новосибирск татарларының ВКонтакте аккаунты.

Камилне белгән яшьләр аның яхшы күңелле, шат егет булуын әйтәләр. Ул татар яшьләре оешмасы эшендә актив катнашкан, татар мәдәниятен яшьләр арасында популярлаштыру өчен тырышкан. «Аның исеме дә «Камил». Ул тормышта да шундый иде. Мин аның шундый икәнен беренче танышканда ук күрдем. Камилнең әти-әнисенең кайгысын уртаклашам. Урының оҗмахта булсын, Камил», дип язган аның тынышы Вәсилә.

Камил белән хушлашу иртәгә, 11 апрельдә җирле вакыт белән 10.30-11.30 сәгатьләрдә Новосибирскиның Потанинская ур., 42/1 адресы буенча узачак. Соңыннан тарихи мәчеттә җеназа һәм хәрби зиратта җирләү. Татар мәдәнияте йортында Камил истәлегенә ифтар оештырыла.

Татар оешмалары Камилнең әти-әнисе белән элемтәдә, кайгысын уртаклашалар. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2022
    Исемсез
    Авыр туфырагы жинел булсын эти, энигэ аллахытэгалэ сабырлык бирсен эрэм була балалар каян килде бу афэт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100