Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Новосибирскида Яңа ел символын сайлауда җиңгән орангутан сәяси гауга чыгарды

Новосибирск шәһәре 2022-2023 елларда Россиядә Яңа ел башкаласы дип игълан ителде. «Башкала» талисманын шәһәрдәге зоопаркта яшәүче хайваннар арасыннан сайларга уйлаганнар.

news_top_970_100
Новосибирскида Яңа ел символын сайлауда җиңгән орангутан сәяси гауга чыгарды
rosbalt.ru сайтыннан скриншотлар

Новосибирскида 2022-2023 елларга Яңа ел талисманын сайлау парламент дәрәҗәсендәге чын сайлау кампаниясенә әверелде. Төп көрәш «оппозицион» орангутан һәм «гамәлдәге властька» караган кар барсы арасында барды. Барс өчен массакүләм тавыш бирүләренә дә карамастан, протестлы тавыш бирү белән Бату кушаматлы примат җиңеп чыккан. Нәтиҗәдә, әлеге хайваннар яшәгән зоопаркка бу хәлләр ошамаган һәм сайлау нәтиҗәләрен бетерергә туры килгән, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Новосибирск шәһәре 2022-2023 елларда Россиядә Яңа ел башкаласы дип игълан ителде. «Башкала» талисманын шәһәрдәге зоопаркта яшәүче хайваннар арасыннан сайларга уйлаганнар. Барлыгы биш кандидат тәкъдим ителгән: Айша кушаматлы манул, орангутан Бату, амур тигры Макс, кар барсы Саян һәм Шилка кушаматлы ак аю. Шәһәр халкы шундук орангутанга игътибар иткән — гайрәтле хайван кышкы салкын Новосибирск мохитенә ничектер туры килеп бетми һәм календарьдәге төп бәйрәм символы буларак тагын да сәеррәк күренер иде.

Башта ярышта Шилка кушаматлы аю җиңеп бара, әмма соңыннан барысы да бу аюның инде җиде ел элек Теенодзи япон зоопаркына күченгәнен исләренә төшерә. Шул вакытта алдынгылар рәтенә манул чыга. Менә шуннан соң тавыш бирүнең алдагы язмышын хәл иткән вакыйга була — Шилка берничә сәгать эчендә меңләп тавыш җыя, ә халык мэрия фальсификация ясаган дип шикләнә башлый. Үзләренең ризасызлыгын белдерү өчен тагын да күбрәк кеше йомшак хайваннар арасында аерылып торган Батуга игътибар бирә башлый.

«Сайлау мөмкинлегенә каршы тору омтылышы кешеләрнең ачуын чыгарды һәм алар орангутан өчен тавыш бирә башлады. Аннан соң Бату стереотиплы кандидат түгел бит һәм бу креатив булды. Аны яклау өчен кызыклы кампания башланып китте — моңа Новосибирскидан гына түгел, ә бөтен Россиядән блогерлар, журналистлар кушылды. Бу халыкның яхшы сайлау оештыра алуын күрсәтте, өстәвенә бу 2014 елда шәһәр мэрын сайлаулар (бу вакытта оппозициядән кандидат буларак КПРФ депутаты Анатолий Локоть кына тәкъдим ителгән иде) белән дә аваздаш булды», — дип сөйләде Новосибирск шәһәре советы депутаты Хельга Пирогова.

Шулай ук шәһәрне Яңа елга килешсез итеп бизәү дә үз ролен уйнаган. Бизәлеш үзенең сәер төсләре аркасында шәһәр халкына ошамаган. Димәк, шулай булгач, нишләп әле киресенчә эшләмәскә һәм орангутанны талисман итеп сайламаска?

5 февральдә нәтиҗәләр шундыйрак булган: сайлауларда Бату җиңеп барган — аңа сайлаучыларның 50 проценты тавыш биргән, Шилка 22,7%, манул — 15,6% тавыш җыйган, ә 5,6% тавыш белән Саян кушаматлы кар барсы иң артта калган.

Бер төн эчендә диярлек бу урыннар кардиналь рәвештә үзгәргән. Саян якынча 25 мең тавыш җыйган, әмма сайтта нибары 1 851 уникаль кулланучы теркәлгән булган. «Активлыкка» да карамастан, орангутан алдынгы урынны саклап калган, ә барска икенче урын гына эләккән. Әмма бу Россиянең Яңа ел башкаласы символы булып сөйкемле примат сайланачак дигәнне аңлатмый — Новосибирск зоопаркы кешеләр оештырган бу тамашаны туктатуны таләп иткән.

«Сораштыру Новосибирскида бәйрәм символын сайлаудан ерак булган максатларда кулланыла — блогерлар, депутатлар, журналистлар (шул исәптән безнең шәһәргә бернинди катнашы булмаганнар да) халыкны бу сораштыруга сәяси төсмер бирергә өнди. Новосибирск зоопаркы бездәге хайваннарга карата мондый игътибар белән кызыксынмый, мыскыллы мемнар ясау да безнең күңелгә хуш килми», — диелә зоопарк мөрәҗәгатендә.

Хәзер Новосибирск халкын бер сорау борчый: ни өчен зоопарк дирекциясе кандидат итеп Батуны чыгарган, гәрчә башта ук аны шәһәр халкының яраткан хайваны итеп күрергә теләмәгәннәр. Тавыш бирү шәһәр халкын ике лагерьга бүлгән. Оппозиция Батуны яклау капманиясен юкка оештырган һәм «Нинди Яңа ел талисманы булсын инде ул?» дип уйлаучылар бар. Икенчеләре исә ни өчен аларга да шундый беркатлы, гөнаһсыз сайлау мөмкинлеге бирмәүләренә аптырый һәм Батуны администрациягә утыртып куюны таләп итә, янәсе, күпчелек түрәләргә караганда ул анда күбрәк файда китерәчәк.

«Тавыш бирүне туктату турында карар дөрес булды. Монда ике хата җибәрелде. Бер яктан караганда, зоопаркның Яңа ел символы буларак ни өчен орангутанны тәкъдим итүе аңлашылмый, чөнки башка хайваннарга карата сораулар тумады. Икенчедән, аның өчен тавыш бирүгә өндәүләр, яхшы идеяны тамашага әйләндерү… Белмим, ни өчен кешеләр болай эшләгәндер. Мондый тавыш бирүләргә ничектер кешечә карарга кирәк инде», - дип саный КПРФтан Дәүләт Думасы депутаты Ренат Сөләйманов.

Новосибирск губернаторы шәһәр талисманы тирәсендә купкан гауганы хәл итәргә кушты.

Хельга Пирогова зоопарк хезмәткәрләренең фальсификацияне түгел, ә нәкъ менә Батуны яклау кампаниясен тамаша дип атауларына аптырый. Алай гына да түгел, аю җиңеп барганда зоопарк дирекциясен барысы да канәгатьләндергән һәм алар кулланучылар саны артуга шатланган да булган. Аның сүзләренчә, орангутан кебек гадәти булмаган талисман, һичшиксез, шәһәргә туристларны җәлеп итә алган булыр иде, ә Новосибирск турында бөтен ил буенча сөйләрләр иде.

«Түрәләрнең бу хәлнең потенциалына читтән карый алмаулары гарьләндерә. Алар үзләре көткәнчә булмаган нәрсәләр белән эшли белми, ә шуның аркасында халык зыян күрә. Мэрия уйланыр һәм Бату халык символы булыр дип уйлыйм. Әмма рәсми булмаса да, ул символга әйләнде инде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100