Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Новосибирскида биш катлы йортта шартлау турында эш буенча ике кешене тоткарлаганнар

news_top_970_100
Новосибирскида биш катлы йортта шартлау турында эш буенча ике кешене тоткарлаганнар
https://54.mchs.gov.ru/

Новосибирск шәһәрендә 9 февральдә иртә белән биш катлы йортта газ шартлый. Әлеге эшне тикшерү кысаларында Омскида яшәүче 2 кеше тоткарланган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Биредә көнкүреш газы шартлаудан соң 2 подъезд өлешчә ишелә. 5 катлы 4 подъездлы бу йортта 30лап фатир җимерелә. Хәзер хәрабәләрне аралыйлар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Әлеге кешеләрнең йортта газ шартлауга катнашы бар, дип фаразлана. Төбәк Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, тоткарланучылар – 45 яшьлек хатын-кыз һәм 25 яшьлек ир-ат. Алар иминлек кагыйдәләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәткән булуы ихтимал.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига булырга берничә көн алдан бу кешеләр фатирлар буйлап йөри, алар үзләрен «Межрегион Сервис» хезмәткәрләре дип таныштыра. Бу кешеләр газ плитәләренә хезмәт күрсәтү тәкъдим иткән, диелә хәбәрдә.

  • Өйдә шартлау булгач, нәни бала чыгарга өлгергән, әнисе җимерекләр астында калган 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100