Новосибирскида 4 айлык кыз бала коронавирустан вафат булган. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.
18 апрельдә Новосибирск өлкәсендә барлыгы 10 пациент ковидтан вафат булган.
«Вафат булучылар арасында 4 айлык кыз да бар. Шулай ук 81 һәм 85 яшьлек ике ир-ат һәм 60-68 яшьлек җиде хатын-кыз вафат. Пандемия башланганнан бирле, төбәктә барлыгы 5 557 кеше ковидтан вафат булган», - дип хәбәр итә оператив штаб.