Новосибирскида 200 кеше утырган самолет двигателенә ут капкан
Мондый самолетлар 6500 км ераклыкка оча ала. Шуңа күрә аларны алты сәгатьтән тә озаграк дәвам иткән рейсларга куялар.
Новосибирск шәһәренең Толмачево аэропортында кичә кичке тугыз тирәсендә очып китә башлаган самолет двигателенә ут капкан. Бортта 200ләп кеше утырган булган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.
А321 самолетының бер двигателе беренче тапкырдан гына эшләп китми. Кабат җибәрә башлагач, ягулыкка ут каба. Пилот двигательне туктата. Экипаж тиз арада янгын сүндерү системасын эшләтеп җибәрә. Янгынны сүндереп өлгерәләр.
Бу самолет Вьетнамның Камрань курортына очарга тиеш була. Рейс пассажирларын кунакханәгә урнаштыралар.
Соңгы мәгълүматлар буенча, бүген Мәскәү вакыты буенча 8.30 сәгатьтә бу кешеләр башка самолетка утырып Вьетнамга киткән.
Новосибирск Транспорт прокуратурасы тикшерү башлаган.
VQ-BGR номерлы самолет 2018 елда ясалган, беренче рейсын 18 декабрьдә башкарган.