Новосибирск шәһәрендә 4нче класста укучы 11 яшьлек кыз бала тапкан. Ул – соңгы 10 ел эчендә төбәктәге иң яшь әни булган. Бу хакта өлкәнең сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Анохина хәбәр итте, дип яза life.ru сайты.
«Бездә бала тапкан иң бәләкәй кызга 11 яшь. Соңгы 10 ел эчендә бу – шундый беренче очрак булды. Баласы сау-сәламәт иде», – диде министр урынбасары.
Хәзер иң яшь әни тапкан баланың язмышы турында өлкәдә бернәрсә дә билгеле түгел. Анохина сүзләренчә, төбәктә балигъ булмаганнарның балага узу очраклары ел саен берән-сәрән булса да теркәлә. Ә 15-17 яшьлек үсмерләр арасында ел саен якынча 10 бала әти-әни була, диде министр урынбасары.