Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Новочеркасск шәһәрендә дүрт катлы йорт ишелгән

Новочеркасск шәһәрендә дүрт катлы йорт ишелгән

news_top_970_100
Новочеркасск шәһәрендә дүрт катлы йорт ишелгән
Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәрендә, Буденновский урамындагы 4 катлы йорт ишелгән. Бу хакта "Дондэй. Новочеркасск" төркемендә хәбәр итәләр.

Бинада Сбербанк, офислар һәм боулинг булган.

Боулинг-клубтагы кешеләр сәер тавышлар ишеткән һәм селкенү тойган һәм урамга йөгерешеп чыккан. Бинада балалар да булган, әти-әниләр аларны урамга алып чыккан. 

Бинада кешеләр булганмы-юкмы икәнлеге билгеле түгел, әмма шаһитлар офистагы тәрәзәләрдә утлар яна иде дигән. Вакыйга булган урынга коткаручылар һәм полиция килгән. 

Бина элекке "Магнит" заводының идарә йорты. Аны күңел ачу һәм офис үзәге итеп үзгәрткәннәр. Беренче катында Сбербанк һәм боулинг булган. 







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100