Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Новгородта автобус университет бинасына бәрелгәч, ике кеше үлгән, ун кеше имгәнгән

Бөек Новгород шәһәрендә автобусның зур тизлектә светофорның кызыл төсенә чыгуын, җиңел машинаны бәреп китүен, аннары бина стенасына бәрелүен видеокүзәтү камералары төшереп торган.

news_top_970_100
Новгородта автобус университет бинасына бәрелгәч, ике кеше үлгән, ун кеше имгәнгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бөек Новогород шәһәрендә хатын-кыз йөртүче идарә иткән пассажир автобусы юл һәлакәтенә очраган. Авариядә ике кеше үлгән, ун кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Новгород өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Юл һәлакәте турында 4 ноябрьдә 21.49 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр итәләр. Шаһитлар сүзләренчә, 9 маршрут буенча бара торган «Лиаз» автобусы Ярослав Мудрый исемендәге университет бинасына бәрелә. Бу вакытта салонда 26 кеше була. 

Авариядә 10 кеше имгәнә, аларның сигезен Бөек Новгород шәһәре хастаханәсенә илтәләр. Автобусны йөртүче хатын-кыз һәм тагын бер кеше урында ук һәлак була. 

Мәрхүмнәрнең мәетләрен һәм имгәнүче кешеләрне җимерелгән автобус салоныннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чыгара. 16 кеше авария урыныннан мөстәкыйль китеп бара, диелә бу хәбәрдә.

Видео кадрларында күптонналы машинаны зур тизлектә баруы, борылышка сыймыйча, юлдан чыгып очуы һәм бина стенасына бәрелүе күренә. 

Моңа кадәр автобус светофорның кызыл төсенә чыгып китә, бер җиңел машинага тиеп уза. Җиңел машина әйләнеп китә һәм юлдан очып чыга.

Авариядә имгәнгән ун кешенең икесе авыр хәлдә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100