Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нократ Аланында җәяүлеләрне бәрдергән йөртүчегә шаһитлар самосуд ясаган

Бардан чыккан ир-ат белән кафе янындагы кешеләр арасында низаг чыккан.

news_top_970_100
Нократ Аланында җәяүлеләрне бәрдергән йөртүчегә шаһитлар самосуд ясаган

Киров өлкәсенең Нократ Аланы бистәсендә исерек ир-ат җәяүлеләрне таптаткан. Аңа шаһитлар самосуд ясаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Toyota Camry машинасы белән идарә итүче исерек ир-ат берничә кешене бәрдерә һәм качып китмәкче була.

Вакыйга төшерелгән видео 23 майда социаль челтәрләрдә тарала. «Наша Раша» караоке-бары янында берничә кеше Toyota Camry машинасын туктата. Алар машинага тибә башлый, аңа авыр әйберләр ыргыталар. Качкан вакытта исерек йөртүче кимендә бер кешене бәрдерә.

Аннары бу машинаны якындагы урманда табалар. Аның тәрәзәләре ватылып беткән була.

«В городе Кирове» порталы белешмәсе буенча, бу машина дүрт кешене таптаткан.

«23 майда Эчке эшләр министрлыгының „Нократ Аланы“ бүлегенә хәбәр килде. Анда бер кафедан ир-атның исерек килеш машина белән идарә итүе, шушы ук кафеда булган кешеләрне бәрдереп китүе әйтелә. Шулай итеп дүрт кеше имгәнә. Әлеге хәл вакытында машина йөртүче качып китмәкче була. Кафе янындагы кешеләр аның машинасын вата. Машина йөртүче тоткарланган, ул исерек була», — дип хәбәр итә «В городе Кирове» басмасы Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән.

Машина йөртүчегә карата юл кагыйдәләрен үтәмәү турында протокол төзелгән. Тикшерү билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100