Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ногинскида газ шартлаганнан соң, подъезд ишелгән, имгәнүчеләр саны арта, үлүчеләр бар

Хәрабәләр арасыннан ике кеше мәетен тапканнар.

news_top_970_100
Ногинскида газ шартлаганнан соң, подъезд ишелгән, имгәнүчеләр саны арта, үлүчеләр бар
https://50.mchs.gov.ru

Бүген Ногинск шәһәрендә торак йортта газ шартлаган. Ике кеше авыр хәлдә ята. Имгәнүчеләр саны унбишкә җитте, дип хәбәр итте РЕН ТВ каналы.

"Барлыгы 15 кеше имгәнде, икесе авыр хәлдә, барысы да хастаханәдә, ярдәм күрсәтелә", - дип сөйли Мәскәү өлкәсенең вице-губернаторы Евгений Хромушин.

8 сентябрьдә иртәнге якта Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә торак йортта газ шартлый һәм подъезд ишелә. Фаҗига икенче подъездда була. Бинаның бер өлеше җимерелә. Йорттан 170 кешене эвакуациялиләр.

Моңа кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, башта тугыз кешене хастаханәгә илтәләр. Аларның икесе балалар дигән белешмә дә бар.

Хәзерге вакытта хәрабәләр арасыннан ике кеше мәетен тапканнар.

Зыян күрүче гаиләләргә берәр миллион сум акча бирәчәкләр.

Бер версия буенча, магистраль газ җиһазы яки төзелеш баллоны шартлавы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100