news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ночной дозор» сериалы йолдызы, телевидение алып баручысы вафат

Бер атна элек Игорь Савочкинны хастаханәгә салганнар.

news_top
«Ночной дозор» сериалы йолдызы, телевидение алып баручысы вафат

Россия актеры һәм телевидение алып баручысы Игорь Савочкин 58 яшендә вафат булган. Бу турыда «Российская газета» яза.

Ул «Ночной дозор», «Дневной дозор» сериалларында Максим Иванович ролен башкарды.

Бер атна элек Игорь Савочкинны хастаханәгә салганнар, аны аркасы авырткан. Хәзер ул хастаханәдә чыгарга җыенган булган, тик кисәк кенә вафат булган.

Үлем сәбәбе әйтелми.

Игорь Савочкин «Жесть», «Черная молния», «Адмиралъ», «Левиафан», «Легенда о Коловрате», «Капитан Волкогонов бежал», «Иван Денисович» — барлыгы йөзләп проектта катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар