«Түбән Кама Нефтехим» территориясендә янгын чыккан, хәзерге вакытта янгынны сүндерәләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына СИБУР матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Оператив хезмәтләр җәлеп ителде. Янгын сүндерүдә катнашмаучы предприятие хезмәткәрләре куркынычсыз урынга чыгарылды», – диелә белдерүдә.
Белгечләр һава сыйфатын күзәтеп тора. Компания мәгълүматлары буенча, халыкка һәм экологиягә куркыныч янамый.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – җиһазлар эшендәге өзеклек.
«Урында медицина хезмәтләре эшли, зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә. Янгынны сүндерү дәвам итә», – дип белдерде матбугат хезмәте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгында 13 кеше зыян күргән.
«Түбән Кама медицина хезмәте югары әзерлек режимына күчерелде, Чаллыдан 6 ашыгыч ярдәм бригадасы җибәрелде», – дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.