news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нижгар мишәрләре Данир Сабировның хатынын шаккатырган

news_top
Нижгар мишәрләре Данир Сабировның хатынын шаккатырган
Фото: социаль челтәр

Миләүшә һәм Данир Сабировлар, Төркиядән кайтышлый, Мәскәүдәге дусларында ифтарда булган. Дусларының әнисе Нәбирә апа гаиләсе – Нижгар мишәрләре. «Аларның үз мәдәнияте, үз аш-сулары, үз сөйләмнәре», – дип яза артистның хатыны һәм мул ифтар өстәле видеолары белән уртаклаша.

Видеода күренгәнчә, уылдык белән атланмайны тәлинкәгә салып куйганнар, кирәк кеше бутербродын үзе ясый. Табында ипи урынына – күптермә, ул манный ярмасы, он, йомырка, май кушып пешерелә.

Миләүшә беренче тапкыр күргән һәм шаккаткан нәрсә – ул да булса токмачлы ашка 2 кашык йомырка тәбәсе (омлет) салулары булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар