Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Низаметдин тормышында башка хатын пәйда була, әмма ...»: энеләре абыйларының улын эзли

Миләүшә һәм Фәнис Фәләховлар Мамадыш районының Олыяз авылында яши. Фәнис Нәҗмиевичның өч абыйсы була: Исламетдин, Мөхәммәтдин, Низаметдин. Икесе исән: Исламетдин – авылда, Мөхәммәтдин Чаллыда яши. Ә Низаметдин вафат булган. Алар аның варисын эзли.

news_top_970_100

Низаметдин – минем олы абыйларымның берсе – 1959 елның 9 гыйнварында туган, – дип сөйли Фәнис Нәҗми улы. – Аның холкы җиңел түгел иде, ул үзсүзле, кайчак дорфа иде. Шул ук вакытта, әлеге холкына карамастан, сөйләшергә һәм кешеләр белән аралашырга ярата иде.

Энесе сүзләренчә, Низаметдинның шәхес буларак формалашуына йөзендәге шеш йогынты ясаган. Фәнис Нәҗми улы әйтүенчә, аның йөзендәге шешен берничә тапкыр алалар, ләкин ул яңадан үсә.

Фото: © шәхси архивтан

Йөзендәге шеш Низаметдинның тормышына нык йогынты ясый. Шул сәбәпле аны армиягә дә алмыйлар, ә совет чорында бу – биографиядә җитди бушлык дип санала.

Авыл мәктәбендә 8 сыйныф укыганнан соң, Низаметдин 9-10нчы сыйныфларны тәмамларга башка мәктәпкә китә. Аттестат алгач, Чаллыга күченә. Монда ул «КамАЗ» запас частьләре идарәсендә электр йөкләгечтә шофер булып эшли, бу ул вакытта шактый дәрәҗәле була.

Берничә елдан соң ул 48нче комплексның бер йортында «малосемейка» ала. Аның фатиры беренче катта була, ә икенче каттагы 2 бүлмәле фатирда баласы белән бер ялгыз хатын яши.

– Ул керәшен була, исеме – Маша, улы Денис. Низаметдин белән алар очраша башлый. Барысы да әйбәт кенә бара. Ләкин көтмәгәндә алар аерылышалар. Алар аралашудан туктап кына калмый, ә торган урыннарын да алмаштыра. Низаметдин 48нче комплекстагы фатирын 54нче комплекстагы бүлмәгә алмаштыра. Маша авылга күченеп китә. Абыем сөйләвенчә, хатын аннан бала көткән була, һәм аның улы туа. Улы якынча 1988-1989 елларда туган. Низаметдиннең ни өчен мөнәсәбәтләрен законлаштырмавы, гаилә кормавы әлегә кадәр билгесез. Бәлки, без нәрсәнедер белмибездер. Ләкин, абыйның холкы авыр булуын беләм, шуңа Низаметдин бу хатынны үпкәләткән яки әти булудан кискен рәвештә баш тарткан булырга мөмкин, дип фаразлыйм, – дип, фикерләре белән уртаклаша Фәнис абый.

Соңрак Низаметдинның тормышында башка хатын барлыкка килә, ләкин бу мөнәсәбәтләре дә озакка сузылмый.

– Абыйның начар гадәтләре бар иде. Ул кайвакыт эчә иде. Ләкин тәмәке тартудан кискен баш тартты һәм берничә ел тәмәкегә кагылмады. Низаметдин шундый иде. Берәр карарга килә икән, сүзендә тора иде, – ди Фәнис абый.

1991 елда Фәнис Фәләхов үзе өйләнә, туган авылында йорт сала. Абыйсы еш кына аның янына кайткалап йөри. Ә 1996 елда Низаметдин кинәт вафат була. Табиблар аның кинәт үлүен әйтә, ә сәбәбе әлегәчә билгесез. Аңа нибары 37 яшь була.

– Күп еллар үтте. Без хатыным Миләүшә белән инде пенсионерлар. 4 бала үстердек: кайберләре үз гаиләсен корды, кайберләре әле юк, әмма алар өчен күңелебез тыныч. Башка нәрсә өчен борчылабыз. Еллар узгач, абыебызның улының ничек яшәве турында уйлана башладык. Ул әтисе ягыннан туганнарын белми. Бәлки, Низаметдинга карата үпкә саклагандыр. Егет белән аралашырга, аның тормышы турында, әнисен белергә телибез, – ди ул.

Миләүшә апа кат-кат шуны кабатлый:

– Алардан безгә бернәрсә дә кирәкми. Төрле нәрсә уйлаулары мөмкин. Ләкин без бит туганнар, мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк.

Әгәр Низаметдин Фәләховның улы турында мәгълүматка ия булсагыз, «Челнинские известия» редакциясенә мөрәҗәгать итүегез сорала.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Эльвира Мөхәмәтдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100