news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Низаг атыш белән тәмамланган: ир хатынын суыкка куып чыгара, үзе улы белән өйдә бикләнә

news_top

Красноярск шәһәренең Люба Шевцова урамында яшәүчеләр 16 декабрь төнендә ату тавышы ишетә. Кечкенә бала белән үз өендә бикләнгән исерек ир-ат һавага ата. Бу хәл турында тулырак төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Комсольская правда» сайты яза.

Хокук саклау органнары версиясе буенча, моның алдыннан ир-ат, талашкан вакытта, хатынын суыкка куып чыгарган, шуннан соң урам ягына аткан (якынча мәгълүматлар буенча, ул беркемгә дә төбәмәгән). Бу вакытта өйдә 7 яшьлек малай була. Ир-ат үзе бернинди таләп тә белдермәгән, беркемне дә әсир итеп алмаган.

Урынга полиция хезмәткәрләре һәм Росгвардия спецназы килгән.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Александр Соловьев, аның урынбасары һәм шәһәр полициясе җитәкчесе, СОБР хезмәткәрләре белән бергә, бу исерек хулиган белән сөйләшергә йортка керә. Алар бик сак эш итә, коралланган ир-ат белән бергә өйдә куркынган бала да була.

Ахыр чиктә, бу ир-атны тоткарлыйлар, коралын алалар. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар