Нияз Хисмәтов: «Минем тормыш һәрчак көрәш булды»
Галим, эшкуар, спортчы Нияз Хисмәтов белән Рәмис Аймәт интервьюсы.
Тормышта еш кына шулай булып чыга: шактый еллар бергә аралашып, дуслашып йөргән кешең турында аны энәсеннән җебенә кадәр беләм дип уйлыйсың. Күңел дөньясына тирәнрәк үтеп кергән саен, ул сиңа көтелмәгән яңа яклары белән ачыла да куя. Гаҗәпләндерә, сокландыра, уйландыра. Әңгәмәдәшем белән дә нәкъ шулай булып чыкты.
Баксаң, мин аны инде 25 елга якын беләм икән. Өстәвенә, якташлар да әле. Әдәбият-сәнгатьне җаны-тәне белән яраткан, үз иткән якташым янында язучы һәм журналистларны да, җырчы һәм музыкантларны да еш күрергә туры килде. Ул күпләрнең иҗат юлында терәк-таяныч булып, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек орлыкларын чәчте.
Аның гомер юлы да, язмышы да берәүгә дә охшамаган. Үзенең кылган гамәлләре, куйган максатларына таба хәрәкәт итү үзгәлеге, дөньяга карашларының үзенчәлеге, тирәнлеге, шәхси тормышы белән дә берәүне дә кабатламый кебек ул. Максатчан. Җитди. Тәвәккәл. Үҗәт. Кайчакларда бераз масаеп куюы да аңа ничектер килешә, чын ир-ат сыйфатларын тагын да бизи, хәтта тагын бер башка калкытып та куя кебек.
Ул – күпкырлы шәхес. Галим дә, эшкуар да, спортчы да... Саный китсәң, бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Кайчакларда шуларның барысы да бер кешегә ничек сыеп беткәндер дип, гаҗәпләнеп тә куясың. Ләкин бу – чынбарлык.
Шулай итеп, бүгенге әңгәмәдәшем – техник фәннәр докторы, Россиянең мактаулы машина төзүчесе, «Агросервис» фәнни-җитештерү берләшмәсе җитәкчесе, «Инженерларның халыкара берләшмәсе» ассоциациясе президенты, ирекле көрәш буенча России Чемпионы (2023), спорт мастеры Нияз Зәйнулла улы Хисмәтов.
«Күңелемдәге җиңүче әләменең һәрвакыт җилфердәвен теләдем...»
– Нияз Зәйнуллович, без барыбыз да балачак иленнән. Әйдәгез, әңгәмәбезне балачакның биек күкләреннән, тәгәрәп-аунап үскән болыннарыннан башлыйк әле. Гомер узган саен балачакка еш кайтасызмы? Ниндирәк иде бәләкәй Нияз? Аның балачагы баллы булдымы?
– Их, ул балачак, балачак! Кем генә сагынып искә алмасын, ди, аны... Бүгенге замана балаларыннан аермалы буларак, минем балачак һәрвакыт эштә үтте. Әтием механизатор булганга күрә, мин һәркөн аңа ияреп колхозга бара идем. Әти: «Бүтән бармыйсың, тимер-томыр арасында имгәнүең бар», – дип, күпме генә ачуланса да, мин, барыбер, елый-елый булса да, әтидән калмаска тырыша идем. Әле дә хәтерлим, берзаман безгә Казаннан Кремльдәге хәрби частьтә хезмәт итүче туганыбыз Шамил абый кайткан иде. Әтинең «Бармыйсың!» дигән кисәтүләренә карамыйча, барыбер, колхозга елый-елый йөгергән сабыйны Шамил абыйның: «Нияз үскәнем, бүген колхозга бармасаң, мин сиңа йолдыз бирәм», – дигән хәйләле елмаюы гына туктатып калды. Һәм Шамил абый шунда ук, фуражкасындагы нурлар чәчеп торган йолдызын салдырып алып, минем фуражкама кадап куймасынмы?! Их, белсәгез иде шул вакыттагы шатлануларымны! Әйтерсең, күккә үрелеп, йолдызның үзен алганмын. Ай күрде, кояш алды дигәндәй, яшен тизлегендә күрше малайлар янына йөгердем. Бер мизгелгә колхозы да, тимер-томырлары да, трактор-машиналары да – барысы да онытылды. Балачагымда колхозга бармый калган бердәнбер көнем, мөгаен, әнә шул «йолдызлы» көн булгандыр.
Балачагымда үз кулым белән тачкалар ясарга ярата идем. Исемдә, берзаман, бер үк вакытта 6 чиләк элеп куеп су ташырга мөмкин булган яңа тачка «уйлап» таптым. Ул вакытта тачкага 6 ук чиләк элеп су ташырга көч җитмәсә дә, бездән 1 чакрымга якын ераклыкта талгын гына агып яткан Бизнә елгасыннан су алып кайтыр өчен бик кулай җайланма булды ул. Күрәсеңме, мин балачакта ук уйлап табучы булганмын икән (елмая).
Авылың елга буена урнашсын да, ничек инде балык тотма, ди. Әнинең челтәреннән ятмә ясап, көннәр буе балык тотулар әле дә балачакның моңсу истәлеге булып хәтердә саклана. Исемдә, берзаман көне буена 100гә якын балык тотканмын. Балыкларның да ниндиләре диген әле. Бармак башы зурлыгындагылар (елмая). 1 чиләк көнлек табышымны өйгә алып кайттым да ишегалдында тырыша-тырыша чистарттым үзләрен. Берара, балыкларымны табагы белән кое янында калдырып, әни янына өйгә кереп чыккан идем, ни күрим... балыкларымнан җилләр искән! Кайбер балыкларны тирән канәгатьлек хисе белән кыт-кыт килеп йөргән тавыкларның томшыкларында күргәч кенә, хәлнең нәрсәдә икәнен аңладым. Шулай итеп, көне буена салкын судан чыкмыйча газапланган тырышлыгым 5 минут эчендә эреп юкка чыкты. И әрнегән идем шул чакта, и әрнегән идем...
Мәктәптән кайткач, мал-туарларны карау, җәен 4 сутыйдан артык мәйданны биләгән бакчада яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә су сибү кебек эшләр, барлык балалар белән беррәттән, күбрәк миңа йөкләнә иде. Берзаман хәтта К-700 тракторының көпчәген урталай кисеп, су саклау өчен җайланма да ясадым. Ни хикмәттер, бакчабызда чияләр рәхәтләнеп үссәләр дә, берничәне утыртып карасам да, алмагачлар үсеп китмәде.
Ул елларда колхоз басуыннан һәр гаиләгә 2 гектарга кадәр бәрәңге, чөгендер, кукуруз эшкәртергә бүлеп бирәләр иде. Шуңа күрә җәебез басуда үтә иде. Өстәвенә, Һәр елны борчак чабу да эләгә иде әле. Бер елны, мәсәлән, әни белән икәүләп 5 гектар борчак чаптык.
Балачагым «баллы» булганмы, «әчеме» – анысын тәгаен генә әйтә алмыйм. Тик шулай да балачак гомер узган саен сагындырып искә төшә.
– Шулай да балачакта күбрәк кем булырга хыялландыгыз? Хыялланып та тормышка ашмый калганнары булдымы?
– Исемдә, 1964 елда өебезне сипләттек. Әти өй түбәсен калын калай белән япты. Ә мин, ул чакта әле 10 яшьлек малай, калай кисәкләреннән үз кулларым белән ракета ясап, аны өй түбәсенә беркетеп куйдым. Канатларына 2 йолдыз да «тактым». Янәсе, авылдашлар минем иҗат җимешемне ерактан ук күрсеннәр, белсеннәр. Нәкъ менә математика китабына төшерелгән ракета сурәтенә охшатып ясадым мин аны. Ул ракета әле бүген дә, балачагымның хатирәсе булып, туган йорт түбәсендә саклана. Ә аның өстенә «1964» дип язылган. Әйтерсең, тормышка ашмый калган балачак хыялымның кадерле ядкаре ул.
Тормышка ашмый калган хыяллармы? Инде 5-6 сыйныфта укыганда ук, мин өйгә «Авиация и космонавтика» дигән журнал яздыра башладым. Чөнки хыялым очучы булу иде. 10 сыйныфны тәмамлар алдыннан район хәрби комиссариатына барып, очучылар әзерли торган училищега укырга барырга теләүчеләр исемлегенә дә язылдым. Нәкъ менә медицина тикшеренүе узар алдыннан миңа район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашырга туры килде. 3 чакрым ераклыкка узышу буенча ярышта 1нче булып килдем. Ләкин «алар хәрәмләштеләр» дипме, әллә башка сәбәпләр беләнме, мине һәм тагын бер укучыны кабат ярыштырырга булдылар. Мин, барыбер, беренчелекне бирмәдем. Икенче көнне медицина тикшеренүе узар өчен район үзәгенә бардым. Кичәгенең артык тырышлыгы сәбәплеме, тикшерүче табиб миңа «шум сердца» дигән диагноз куйды. Шулай итеп, балачак хыялым челпәрәмә килде.
Гомумән, мәктәп елларында мин китаплар укырга ярата идем. Мөгаен, авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмагандыр. Әдәби китапларны да, фәнниләрен дә бер үк дәрәҗәдә кызыксынып укый идем. Хәтта математика дәресендә, кача-поса, Михаил Шолоховның «Тын Дон»ын укып утырган чакларымны хәтерлим. Чөнки математика миңа бик җиңел бирелә иде. Хәтта мәктәптә укыганда район күләмендә үткәрелгән математика буенча олимпиадада 1нче урын яулап, республикакүләм олимпиадага Казанга да алып барганнар иде. Их, ул «ГАЗ»он автомобиленең кузовына төялеп беренче мәртәбә Казанга барулар!.. Буа районының Карлы авылы яныннан узып киткәндә: «Эх, сез карлылар!..» – дип җыр сузулар!.. Бары да, татлы бер төш булып, күңел түрендә яшиләр.
– Әти-әниегез кемнәр иде? Сез холкыгыз, омтылышларыгыз, дөньяга карашыгыз белән күбрәк кемгә охшаган? Әти ягынамы, әллә әнинекенәме?
– Әти-әнием гади колхозчылар иде. Ә Кәлимулла бабам заманында, колхозга кермичә, әтисе төзеткән тегермәндә эшләгән. Әмма анда да эшләргә рөхсәт булмый башлагач, ул тирә-як авылларга барып, әле балта остасы, әле мич чыгаручы кебек эшләрне башкарган. Гаҗәеп дәрәҗәдә көчле рухлы, нык бәдәнле, тотса тимер өзәрлек әзмәвердәй ир иде бабам.
Әтием Зәйнулла яшьли колхоз эшенә җигелә. Сугыш елларында, 1 елга якын, әнисе Хәлимә белән ашлык амбарында эшли. 1945 елда әти армиягә китә. Ул,Сәйфулла абыйсы кебек күк, артиллерия гаскәрендә хезмәт итә. Ерак Көнчыгышта сугышның соңгы көннәрен озатып, Сахалин утравының Холмск шәһәрендә 1950 елга кадәр хезмәт итә. Соңрак мин әтинең хезмәт иткән җирләрендә булып, аның эзләре буйлап та йөрдем.
Әти уртача буйлы, йөзгә-биткә бик чибәр, нык гәүдәле, физик яктан әзерлекле, тормыш сынаулары белән чыныккан көчле шәхес иде. Әле дә хәтерлим, шулай бервакыт авылда унлаган ир-ат җирдә аунап яткан агачны күтәрү буенча бәхәсләшә башладылар. Агачны җирдән кем күтәрә ала да, кем күтәрә ала. Бик күпләр тырышып карадылар, ләкин булдыра алмадылар. Әти килде дә, тезләре белән кыстырып, агачны җирдән аерды да куйды.
Әти белән әни бик тату яшәделәр. Әти әле колхозда, әле, буш вакытлары булды исә, мич чыгару, калай белән өй түбәләре ябу белән мәшгуль иде. Шуңа күрә дәме, без аны өйдә бик сирәк күрә идек. Еш кына колхозга да, мич чыгарырга да, үзе белән мине дә ияртә иде.
Әти бик тырыш, уңган-булган кеше иде. Шуңа күрә өебез дә, терлек абзарлары да һәрвакыт төзек һәм нык булды. Ике өйдә дә – әти куллары белән чыгарылган мичләр... Кышын 1-2 атна арткы өйдәге мич артында яңа туган бозау да яшәп ала. Безгә балаларга аны имезлектән сөт эчертүләр үзе бер бәйрәм була торган иде.
Авылда телевизоры һәм җиңел автомобиле булган икенче гаилә – ул без идек.
Әти колхозның иң алдынгы механизаторларының берсе иде. Урак өсте башландымы, әти комбайнында «яши» иде дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр. Алар, Сәйфулла абыйсы белән, ашлык суктыру буенча һәрвакыт 1нче яки 2нче урыннарны яулыйлар иде. Әтинең комбайнында җиңүче флагы беркайчан да җилфердәүдән туктамады. Әти, әнә шушы флаг һәрвакыт җилфердәсен дип, үз-үзен аямыйча, көне-төне эшләде дә эшләде. Күп санлы орден-медальләр белән бүләкләнде. Кызганыч, 60ын да тутырмыйча, дөньядан китеп тә барды. «Әй, әткәй, әткәй!.. Рәхәтләнеп, туйганчы сөйләшеп тә булмады кебек синең белән. Хәер, мин үзем дә һаман дөнья куам. Һаман да нидер җитми кебек. Һаман да нәрсәгәдер омтылам. Синең кебек үк һәрчак җиңәргә, беренче булырга тырышам. Күңелдәге җиңүче флагының һәрвакыт җилфердәвен телим. Нишлисең, дөнья бу...»
– Сезнең гаиләдә тәрбия күбрәк нәрсәгә нигезләнгән иде?
– Тәрбия мәсьәләсе шактый кырыс куелган иде бездә. Әти һәрвакыт эштә булганга, күбрәк вакыт өйдә әни белән үтә иде. Алай-болай берәр нәрсә тыңламасак, яки кушкан эшләрен башкармасак, әнинең «Әтиегез генә кайтсын!!!» дигән шелтәсе безнең өчен иң зур тәрбия иде. Әти эштән кайттымы, без, балалар, аның күзләренә генә карап тора идек. Әни кайчакларда кычыткан белән көйдереп алса да, әти безгә беркайчан да кул күтәрмәде. Хәтта колактан да тартмады. Әтинең күзләре безнең өчен сүз иде. Кызганыч, бүген шушы тәрбия югалып бара. Гаиләдә ир-атның абруе булмадымы, анда тәртип тә, тәрбия дә юк инде.
– «Авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә» дигән уй сезгә кайчан килде? Моңа кем яки нәрсә этәргеч ясады?
– Дөресен әйтим, әти күбрәк медицина институтына укырга керүемне теләде. Чөнки Казанда әтинең әлеге өлкә буенча ярдәм итәрдәй якын дуслары бар иде. Алай да булмаса, КДУ доценты, авылдашыбыз Шәйхи Садретдинов ярдәменә өметләнепме, әти әлеге уку йортының берәр факультетын сайлавыма да каршы түгел иде. Ләкин мин Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын сайладым. Үз көчем, тырышлыгым белән укырга кердем.
«Сынаулар, сыналулар белән узган гомер...»
– Нияз Зәйнуллович, японнарда «кеше, үзенең куйган максатларына ирешер өчен, башта авырлыклар аша үтәргә тиеш, әгәр алар булмаса, үзең тудыр» дигән өйрәтмә бар. Сезнең тормыш юлыгызда сынаулар, сыналулар күп булдымы? Әллә авырлыкларны үзегезгә дә тудырырга туры килдеме?
– Миңа калса, безнең җәмгыятьтә үз-үзеңә авырлыклар тудырып торасы юк. Алар һәр адым, һәр чат саен безне сагалап торалар кебек. Әйе, гомер китабымны актара башласам, авырлыкларны шактый күп күрергә туры килгән. Тормыш шактый сынаган. Сынаулар, сыналулар булмаса, ул тормыш – тормыш буламыни?!
Авылыбызда урта мәктәп булмаганлыктан, мин 9-10 сыйныфларны, интернатта яшәп, район үзәгендәге мәктәптә укыдым. Зур гына бер бүлмәдә 76 укучы яшәдек. Кышкы салкын кичләрдә интернатны утын кисеп ягып җылыта идек. Коедан салкын су алып кайтып, иртән шуның белән юына идек. Ашау-эчү ягы да такы-токы гына. Кайчакларда иртән һәм кич тары ярмасы боткасы булса, төшке ашка тары өйрәсе белән тукланган көннәр дә аз булмады... Шулай берчакны иртән юынганда, сабакташларымның берсе Зөлхия исемле яратып йөргән кызымны кимсетте. Мин түзмәдем, әлеге егетнең «ипи шүрлегенә» менеп төштем. Әлеге вакыйгадан соң мине интернаттан сөрделәр. Мин һәркөн өйгә кайтып йөрергә мәҗбүр булдым. Кышын иртә караңгылата. Мин кайчакларда, билдән карны ера-ера, чаңгы белән дә, кайчакларда велосипед белән дә йөреп карадым. Әле тагын, гөнаһ шомлыгына, нәкъ минем хәлләргә кадәр генә, Кәкерле авылы егетен бүре ашаган иде. Шуларны уйлап кайтып барганда, янымнан төлке узып китсә дә, йөрәк жу итеп куя иде.
Аптырагач, әни мине район үзәгендәге бер чуваш гаиләсенә фатирга кертте. Ә алар дуңгыз асрыйлар. Пешергән ризыкларының барысы да диярлек – дуңгыз итеннән. Ә мин дуңгызны җенем сөйми. Нишләргә? Түзмәдем, мәктәп директорына кердем. Теге юлгы ситуацияне бәйнә-бәйнә аңлатып бирдем. Шулай итеп, Ирфан абый исемле директорыбыз, 2 айлык сынаудан соң, мине кире интернатка кайтарды...
– Йөргән таш тиз шомара, диләр. Минемчә, әлеге әйтем сезнең асылыгызны билгели кебек. Сез бу әйтемгә ничек карыйсыз?
– Чынлап та, кеше һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Мин шәхси тормышымда беркайчан да кул кушырып утырмадым. Һәрвакыт нәрсәдер эшләргә, хәрәкәтләнергә тырыштым. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диләр бит әле... Әйтик, заманында хәрби хезмәткә барырга теләмичә, Минскидагы Баш разведка идарәсе мәктәбенә укырга да кердем. Спорт белән мавыгуым анда да дәвам итте. Минскида үткәрелгән СССР халыклары спартакиадасында катнаштым. Шунда көрәш буенча спорт ярышлары вакытында аягымны имгәттем. Шул сәбәпле, әлеге уку йортында 4 ел урынына 8 ай гына укырга насыйп булды. Мин, укуымны ташлап, кире әйләнеп кайттым.
Соңрак чит илләр белән хезмәттәшлек итү дә мине бу тормышта шактый шомартты, үз кыйбламны барлауда, яңа перспективалар ачуда зур мәктәп булды ул.
– Нияз Зәйнуллович, Сез – бик күп чит илләрдә булып, аларның эш һәм тормыш тәҗрибәсен өйрәнгән кеше. Чит җирләргә йөреп гыйбрәтләр алган чакларыгыз булдымы?
– Гомумән, адәм баласы дөнья гизәргә, күпне күрергә, күпне белергә тиеш. Үз кабыгыңда бикләнеп ятып кына әллә ни ерак китеп булмый ул.
Заманында миңа, авыл хуҗалыгы өчен техника сатып алу максатыннан, Алмания белән хезмәттәшлек итәргә туры килде. Шулай сәфәрләремнең берсендә бер предприятиедәге эшчеләрне күзәтеп тордым. Аларның эш сәгатьләре иртәнге 7.00дә башланырга тиеш, ә алар инде 6.40та барысы да эш урыннарында. Кофе яки чәй эчеп алалар да 6.50дә эшләрен башлап җибәрәләр. Мин алар белән бергә тракторда эшләдем. Аларның эш урынында бернинди дә халтура-фәлән күрмәдем. Бервакыт болар шимбә көнне эшкә чыктылар, мин дә эшләдем. Яннарына килдем дә сорашам үзләреннән.
– Сезгә ял көнендә эшкә чыккан өчен өстәмә хезмәт хакы түлиләрме? – дим.
– Юк, – диләр болар, соравыма әллә ни игътибар итмәгәндәй.
– Бәлки, бу көн өчен сезгә ял – «отгул» бирә торганнардыр?
– Юк, – диләр, болар аның саен. – Без моның өчен бәйрәмнәрдә ял итәчәкбез ич.
Күрәсезме, нинди үздисциплина! Алманнарның эшкә булган мөнәсәбәте бездәгедән бик нык аерыла. Безгә алардан шактый нәрсәләргә өйрәнәсе бар әле. Тагын шуңа да игътибар иттем: алманнарның Россия халкына карата бик үк җылы булмаган карашы бүгенгәчә саклана. Бу – бизнес-планнарны тормышка ашыру процессында да үзен нык сиздерә иде. Соңрак Италиядәге кайбер компанияләр белән хезмәттәшлек иттем. Анда да хезмәткәрләрнең эшкә булган мөнәсәбәте нәкъ Алманиядәге кебек. Ә Төркия белән хезмәттәшлек – үзе зур бер тарих. Европа белән чагыштырганда, монда халтурага да, күзгә карап төтен җибәрүгә дә урын бар. Гомумән, төрки дөнья өчен ялганлау, хәйлә гадәти хәл кебек. Әйтик, шул ук алманнар, ни генә булса да, алар килешенгән, сөйләшенгән продукцияне ялганламый-нитми бирә, ә төрекләргә бу уңайдан әллә ни ышаныч юк. Аннары Япониянең дөньядагы иң зур фирмаларының берсе белән хезмәттәшлек итәргә насыйп булды. Японнар исә, бизнес-план төзегәндә, һәрнәрсәне җентекләп өйрәнәләр, тикшерәләр.
– Сез гамәлгә ашырган бизнес-планнар гадәттә нәрсәдән гыйбарәт иде?
– Аларның күбесе авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле иде. Мин үзем уйлап тапкан, әйтик, яңа төр чәчкечләр, киптерүче җиһазлар, вакуумлы насослар җитештерү буенча эскизларны, чит ил фирмаларына, предприятиеләренә тәкъдим итәмен дә, алар шуны гамәлгә ашырып, миңа хакларын 40-50 процентка төшереп саталар иде. Ә мин исә аларны үзебездә тулы бәясенә сата идем.
– Сез фәнгә ничек килдегез?
– Мин мәктәптә укыганда ук фән белән кызыксына идем. Институтта укыганда, миңа укытучым Игорь Евгеньевич Волков игътибар итте. Ул миңа еш кына: «Син, Нияз, фәнне механик рәвештә ятлап түгел, ә аңлап кабул итәсең», – дия торган иде. Институтны тәмамлап эшли башлагач, остазым мине аспирантурага укырга кодалады. Мин риза булдым. Нәтиҗәдә, «Сөт фермалары һәм фермер хуҗалыклары өчен блок-модуль тибындагы саву җайланмасының вакуум системасын эшләү һәм нигезләү» дигән темага кандидатлык диссертациясе язып якладым. Установка республиканың күп кенә хуҗалыкларында уңышлы кулланыла. Ә 2004 елда ГОСНИТИ, хэзерге Бөтенроссия авыл хуҗалыгын механизацияләү фәнни-тикшеренү институтында (ВИМ) «Эксплуатацияләнгән техниканы модернизацияләүне фәнни-техник һәм технологик тәэмин итү» темасына докторлык диссертациясен уңышлы якладым.
– Сезнеңчә, Россиядәге авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган фәнни мәктәп искермәдеме? Сез аны ничек үзгәртер идегез? Ни өчен без авыл хуҗалыгы техникасын да, ашламаларны да һаман чит илдән сатып алабыз? Ни өчен соң берсен дә үзебездә җитештермибез? Фәнни мәктәп искердеме? Чимал юкмы? Эшче кулларга ихтыяҗ зурмы? Шулар хакында уйланганда, галим буларак, сезне нинди уйлар биләп ала?
– Минем, бездә авыл хуҗалыгы фәне артка калган, акыллы башлар җитешми, эшче куллар юк, дигән фикер белән һич кенә дә килешәсем килми. Алар бездә барысы да бар, урынлы һәм системалаштырылган иде. Кызганыч ки, Көнбатыш гомер буе СССРдагы авыл хуҗалыгы системасын юкка чыгару сәясәтен алып барды һәм шактый гына үз дигәннәренә иреште дә. Алар безгә беркайчан да үсәргә, камилләшергә юл бирмәделәр. Мин моны Россиягә каршы алып барылган диверсия дип саныйм. Алар бит хәтта хакимияткә дә безнең системаны җимерүче, юкка чыгаручы җитәкчеләрне китерделәр. Барысы да алар кулы белән эшләнде. Гражданнар сугышы да, Октябрь революциясе дә, коллективлаштыру сәясәте дә, бүгенге Украина вакыйгалары да... Бездәге авыл хуҗалыгы системасының дөрес юлдан китмәве дә – әнә шул «Зур уенның» нәтиҗәседер. Шул ук Солженицины да Американың диверсанты булмадымы икән? Бу яктан мин, мәсәлән, Жириновскийга һәрвакыт хөрмәт белән карадым. Ул инде әллә ничә ел алдан: «Кирәкми безгә Европа, әйдәгез, мөселман илләре белән, Кытай белән хезмәттәшлек итик», – дип әйтә килде.
Дөрес, Америка гына түгел, безнең үзебездә дә уйламыйча ялгыш гамәлләр кылулар җитәрлек булды һәм хәзер дә дәвам итә. Әйтик, заманында авыл хуҗалыгы өлкәсенә «Золотой колос» килеп керде. Соңрак аның урынына «Вамин» системасы оештырылды. Алар кемнәр өчен барлыкка китерелделәр соң? Кайбер чиновниклар үзләре акционер булып, бюджет акчасын имеп яту өчен. «Вамин»га «ясин чыктык» та, «Ак барс»ны ачтык. Бүген ул да юкка чыгып бара. Инде «Чистое поле»не оештырып ятабыз. Болар бит барысы да – бер үк ялгышларның, хаталарның кабатланышы.
Бездәге колхозлар инде кооперативлар дәрәҗәсенә үсеп җиткәннәр иде. 70 ел дәвамында алып барылган тырышлыгыбызның тамырына балта чабып, төрле холдинглар төзеделәр. Нәтиҗәдә, колхозларны юкка чыгардылар. Колхозлар белән бергә, татар теленең чишмә башы булган авыллар да корый башлады. Бу бит – Көнбатыш сәясәтен тормышка ашыручы кайбер чиновникларыбызның гаебе. Төп сәбәбе – әлеге дә баягы комсызлык.
– Нияз Зәйнуллович, Сез шактый бай һәм гыйбрәтле тормыш юлын үткәнсез. Күбесенчә җитәкче урыннарда эшләгәнсез. Мондый дәрәҗәле һәм җаваплы вазифалар башкару өчен зур тормыш тәҗрибәсе туплау һәм яныгызда терәк-таяныч булырдай остазлар булу кирәктер. Үзегезнең остазларыгыз дип кемнәрне саныйсыз? Уңышларыгыз өчен сез кемнәргә бурычлы?
– Иң беренче остазым дип әтиемне саныйм. Ул миңа балачактан ук зур уңышларга ирешү өчен уңдырышлы орлыклар салган, эшкә өйрәтте, һөнәрләр бирде, техникага карашымны ныгытты.
Институтны тәмамлап, туган районыма кайттым. Башта 1 ел «Йолдыз» колхозында инженер, соңрак районның «Сельхозтехника» оешмасында директор урынбасары вазыйфасын башкардым. Монда эшләү минем өчен зур тормыш мәктәбе булды. Мин, үзем өчен тәҗрибә туплау белән беррәттән, әлеге оешмага шактый гына файдам да тиде, дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр. Әйтик, минем тырышлыгым нәтиҗәсендә, Чүпрәле районында заманча җиһазландырылган техник хезмәт күрсәтү буенча 18 пункт оештырылды. Мин болар өчен иң элек әлеге оешманың җитәкчесе Зәки абый Мортазинга бурычлымын.
1989 елда мине, баш инженер итеп, «Татплодоовощпром» берләшмәсенә эшкә чакырдылар. Мин биредә үземне җитәкче буларак та, авыл хуҗалыгы производствосын тирәнтен аңлап эш итүче галим-координатор буларак та күрсәттем. Беренче мәртәбә төрле җиләк-җимешләрне үстерү һәм җыеп алу буенча яңа төр техникаларны сатып алу, аларны Татарстанга кайтарту буенча Алмания, Венгрия, Англия, Финляндия фирмалары белән эшлекле элемтәләр урнаштырдым. Нәтиҗәдә, ниятләребез барып чыкты. Әлеге оешманың генераль директоры Раил Шәһәретдин улы Зыятдинов үз мөмкинлекләремне тормышка ашыру өчен миңа тулы мөмкинлекләр бирде. Шуның өчен дә аңа бик рәхмәтлемен.
Гомумән, мин язмышыма рәхмәтлемен. Гомер юлымда изге күңелле, һәрвакыт терәк-таяныч булырдай шәхесләр күп булды.
– Сез – уйлап тапкан 5 авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган технологик җайланмалары һәм җиһазлары Кытайда патентланып җитештерүгә кертелгән Россиядәге бердәнбер галим. Моннан тыш, ике интеллектуаль хезмәтегез халыкара һәм Европа патент агентлыкларында да теркәлгән. Ялгышмасам, соңгы елларда шыттырылган бөртекле культураларны тирән биологик эшкәртү белән дә актив шөгыльләндегез. Нинди нәтиҗәләргә килдегез?
– Кешенең туклануы җиңел һәм файдалы булырга тиеш. Без организмыбызны сәгатьләр буе авыр ризык эшкәртүдән азат итәргә тиешбез. Ахыр чиктә, безнең организмыбыз завод түгел бит. Авыр ризыкны эшкәртү эчен күпме энергия һәм көч сарыф ителә. Мин дөнья технологияләрен өйрәнеп, бөртекле культураларны биологик ысул белән тирән эшкәртү өчен катлаулы биопроцессор уйлап таптым. Нәтиҗәдә, бөртекле культуралардан сөт сыман масса барлыкка килә. Без аны «орлык сөте» дип атыйбыз. Мондый ысул бөртектәге барлык файдалы матдәләрне арттырырга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, кеше организмының химик составына охшаш органик эремә барлыкка килә. Бу – экологик чиста продукт. Ул, көчле профилактика чарасы буларак, кешенең иммун системасын ныгытырга ярдәм итә. Ә инде безнең туган җиребездә үскән орлыклар тәнебезгә кирәк матдәләрне күбрәк бирә.
– Хәтерлим, Сез иҗат кичәмдә сәхнә менеп, әлеге биопроцессорны бүләк иткәндә, аны «тимер сыер» дип атадыгыз...
– Киләчәктә без төзегән цехлар республикабызның һәр районында барлыкка килеп, Татарстанның милли продуктына әйләнсен иде. Чөнки бик күп ризыкларны чит җирләрдән кайтаралар, безгә нәрсә ашаталар, барысын да белеп бетереп булмый бит.
«Күңелем кушуы буенча яшим...»
– Нияз Зәйнуллович, шәхси тормышыгыз турында сорашканны яратасызмы?
– Рәхим ит, Рәмис. Сора гына. Барлык сорауларыңа да ачыктан-ачык, рәхәтләнеп җавап бирәм. Бер шагыйрә язганча:
Минем тормыш ачык сәхнә иде,
Корылмады чаршау-пәрдәләр...
Аз булса да, 4 кенә хатыным бар (елмая). 4 хатыннан – 6 балам: 5 малай, 1 кыз. 3 хатыным татар милләтеннән булса, берсе кытай милләтеннән.
Яшермим, «Ниязның 4 хатыны» дип, бармак төртеп көлүчеләр дә юк түгелдер. Ләкин минем моңа бер дә исем китми. Мин иманыма таянып, Коръән кануннары һәм күңелем кушуы буенча яшим, һәрберсе – никахлы тормыш иптәшем.
Нияз Хисмәтов гаиләләре белән:
Син дә килешә торгансыңдыр, безнең бүгенге җәмгыятьтә нинди генә гаиләләр юк. Күпме ир-ат, хатыныннан яшереп, читтә баласын үстерә, күпме ир-ат һәм хатын-кыз читтә, кача-поса, гыйшык-мыйшык белән шөгыльләнә. Парсызлары аборттан кайтып керми. Әле бит нәкъ шундыйлары синнән көләргә җөрьәт итә. Синеңчә, мондый яшәүләрнең кайсысы дөресрәк?
Коръән кушканча яшәсәк, балалар да күп туар, гаиләләр дә нык, милләтебез дә тотрыклы булыр иде.
Әле дә хәтерлим, берзаман Минтимер Шәрипович белән очрашканда, гаилә, бала-чагалар турында сүз чыккач, ул болай дип әйтеп куйган иде: «Бер дә борчылма, Нияз, Ходай Тәгалә баланы дөньяга китергән икән, ул аңа ризыгын да бирә».
– Бәлки, кайбер ир-атлар берничә гаиләне тәэмин итә алмаганга моңа батырчылык итмиләрдер?
– Мин, мәсәлән, балаларга күп итеп акча бирү ягында түгел. Беренче чиратта аларның барысына да йортлар төзедем. Йорт төзү, машина алу, югары уку йортларында укыту я башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүне мөһимрәк дип саныйм. Акчаның кадерен белсеннәр, аның җиңел килмәгәнен аңлап үссеннәр. Иң мөһиме, без балаларны эшкә өйрәтергә тиеш. Лаеклы эше булса, алар рәхәтләнеп гаилә дә кора, балалар да үстерә алалар. Ә без бүген, кызганыч, балаларыбызны тәмам боздык. Без түгел, күбрәк Көнбатыш бозды. Балаларның кулларына телефон тоттырдык та, вәссәлам.
– Адәм баласы үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга һәм нәсел калдырырга тиеш, диләр... Боларга өстәп, тагын нәрсәләрне тиеш (!) дияр идегез?
– Алда әйткәнемчә, иң элек балаларны эшкә өйрәтергә, аларга һөнәр сайларга булышырга тиешбез, яшь вакыттан яшәү урыннары булырга тиеш.
– Көндәлек тормышта, яраткан хезмәтегездән тыш, Сезгә тагын нәрсәләр канәгатьлек бирә? Буш вакытларыгызда ниләр белән шөгыльләнергә яратасыз? Ничек ял итәсез?
– Мин өй төзергә яратам. Еш кына төзелеш вакытында үзем дә ярдәмгә киләм. Кулыма балта алып агач юнулар, хуҗалык өчен кирәкле җиһазлар ясаулар миңа чиксез рәхәтлек бирә. Кайчакларда шуның кадәр дә тырышып ташлыйм ки, хәтта икенче көнне кулларны күтәрә алмаган чаклар да була (көлә).
Без гаиләдә 6 бала үстек. Барыбыз да диярлек Советлар Союзы буенча таралган идек. Мин аларның һәрберсенә дә өй төзергә ярдәм итеп, барысын да Казанга җыйдым. Балаларымны да өйле иттем. Үз гомеремдә барлыгы 16 йорт төзегәнмен. Вәт!..
Еш кына дуслар белән очрашканда, аларга: «Мин – Опера һәм балет театрында җырлаган кеше», – дип мактанырга яратам. Ни өченме? Институтның 1нче курсында укыганда, Опера һәм театры бинасында, инде хәтеремнән җуелган, ниндидер шагыйрьнең юбилей кичәсе үткәрелгән иде. Шунда без 80 кешелек студентлар хоры белән әлеге шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җыр башкардык. Җырны 7 ай буена өйрәнсәк тә, беренче мәртәбә сәхнәгә аяк басканга күрәме, сәхнәгә чыгу белән кинәт каушап калдык. Җырны башлап җибәрергә берәү дә җөрьәт итми. Шулчак мин «Ак кае-е-ен» дип сузып башлап җибәргән идем, башкалар да миңа кушылырга мәҗбүр булдылар.
Институтта укыганда, миңа культоролог вазифасын да башкарырга туры килде. Группадашларымны төрле концерт, театрларга оештырып бара идем. Шуңа күрә әле хәзер дә концерт-театрларга йөрергә яратам. Аеруча классик музыканы үз итәм.
– Спорт Сезне гомерегез буе озата килә. Бәлки, шуңа күрәдер дә Сез һәрвакыт җитез, хәрәкәтчән, төз гәүдәле. Гомумән, спорт белән шөгыльләнү Сездә кайчан башланды? Һәм ни өчен ул Сезне бүгенгәчә үзеннән җибәрми? Сез аны җиңәсезме, әллә ул Сезнеме?
– Мин яшьтән үк физик хезмәттән аерылмадым. Мәктәптә укыганда район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында катнашып, һәрвакыт призлы урыннар яуладым. Авыл клубындагы штанга да без малайларны битараф калдырмады. Йөгерә-йөгерә, әтигә басуга ашарга илтеп кайтулар, тимераякларны йон итеккә шәкертмә белән кысып куеп хоккей уйнаулар – болар барысы да зур спорт, зур чыныгу мәктәбе, сәламәтлек чыганагы булганнар икән. Казанга килеп укырга кергәч тә башта 1 ел самбо, соңыннан ирекле көрәш белән шөгыльләндем. Гөр күтәрү буенча үткәрелгән ярышларда катнашып җиңү яуладым. Минскида ГРУда укыганда спорт мастеры булдым. Әле бүген дә спорттан аерылганым юк. 2022 елда ирекле көрәш буенча Дагыстанда үткәрелгән Россия чемпионатында – көмеш, Монголиядә үткәрелгән чемпионатта алтын медальгә лаек булдым. 2023 елда шулай ул Смоленскида уздырылган чемпионаттан да җиңү яулап кайттым, Россия чемпионы булдым. Спорт миңа һәрвакыт яшәргә көч бирде, үземнең беркайчан да һәм беркайда да «капчык» булмавымны раслар өчен җиңү мәйданы булды ул.
– Тормыш юлыгызда дошманнарыгыз күп булдымы? Үзегезгә начарлык эшләгән яки хыянәт иткән кешеләрне тиз кичерәсезме?
– Сүз дә юк, дусларга караганда дошманнарым күбрәк булды. Дошманлыкларның төп сәбәбе, мөгаен, көнчелектән килеп чыккандыр. Чөнки мин гомер буе тырыш, эшчән булдым. Үз тырышлыгым, үҗәтлегем белән күп нәрсәләргә ирештем. Уңышларымның артында күпме хезмәт, тәвәккәллек, көрәш булганын бер үзем генә беләм. Ә кайбер дошманнарыма хәтта рәхмәтлемен дә. Чөнки алар миңа һәрвакыт көч, стимул бирделәр. Үземә начарлык эшләгән кешеләрне тиз кичерәм, барыбыз да ялгышлык җибәрергә мөмкинбез.
– Иң беренче нәүбәттә кем ул Нияз Зәйнуллович? Җитәкчеме? Галимме? Эшкуармы? Спортчымы?
– Мин беркайчан да бер эшне икенчесеннән аермадым. Алар һәрвакыт бер-беренә үрелеп барды. Кайчакларда үземне генераль директор, профессор дип тормыйм, эш урынымда, кулыма көрәк алып, карын да көрим, кадагын да кагам...
– Бу дөньяда берәү дә хатадан хали түгел, диләр. Гомер юлыгызда хаталанган чакларыгыз күп булдымы? Тормышыгызны өр-яңадан башларга булса, нинди хаталарыгызны урап узар идегез?
– Хаталар ... Хаталар... Бу гомердә хаталанмый гына яшәлмәгәндер инде ул. Бизнеста да, шәхси тормышымда да хаталанган чакларым булгандыр. Шул ук вакытта нәрсәне хата дип саныйсың бит?! Элегрәк хата дип саналганнарның кайберләре бүген инде хата да түгел кебек. Кайберләре, бәлки, Аллаһ каршында хатадыр. Бәлки, Коръән кануннарын саклап бетермәгәнбездер...
Тормышымны өр-яңадан башларга булсамы? Хәмер эчмәс идем, беркайчан да сүгенмәс идем.
– Холкыгыздагы иң төп сыйфат нинди?
– Холкым белән мин туры сүзле. Шул сыйфатым тормышта, бәлки, кайчакларда миңа комачаулагандыр да.
– Яшәү принцибыгыз?
– Үземнән соң ниндидер эз калдыру. Кешеләргә яхшылык эшләү.
– Бу тормышта кешеләрдәге нинди сыйфатларны кичерә алмыйсыз?
– Җенем сөйми ялкау кешеләрне.
– Киноактер булсагыз, кайсы фильмдагы нинди рольдә уйнарга теләр идегез?
– Киноактер булсам, мин бер зур производство хуҗасы ролен башкарып, кешеләрне һәрьяклап эшкә өйрәтер идем. Финанс буенча да, җитәкчеләр әзерләү буенча да... Гафу итегез, бүген нинди генә китап укысаң да, спектакль карасаң да – барысы да реаль тормыштан бик нык аерылганнар. Аларның кайберләре я урынсыз фантастика, я «сабын күбеге», я...
– Дингә мөнәсәбәтегез? Үзегезне дини кеше дип саныйсызмы?
– Мин биш вакыт намаз укымыйм. Ләкин бөтен кальбем белән Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанам. Корбан да чалдырам, ураза да тотам. Мөмкин булганча ислам кануннары буенча яшәргә тырышам. Балаларыма да шушы орлыкларны салырга омтылам. Динле булырга кирәк, ләкин артык фанатикларча дингә бирелүчеләрне дә бик үк өнәп бетермим.
– Яраткан иң-иңнәрегез?
– Яраткан әсәрләрем Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е, Л.Толстойның «Сугыш һәм солых»ы, М.Шолоховның «Тын Дон»ы. Иң яраткан җырчым Рафаэль Ильясов, яраткан музыкантым Рафикъ Таҗетдинов, яраткан актерларым Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев һәм Нәҗибә Ихсанова, яраткан ризыгым – алма, эчәк белән пешерелгән өчпочмак, ярмадан ботка.
– Тормышта иң курыкканыгыз нәрсә?
– Балаларымның киләчәк язмышы.