Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз Хаҗиәхмәтов: «Яшьләр кызык. Олы яшьтәгеләр – юк, алар Тукай премиясенә чират тора»

Рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов X-Azia Design дип аталган үзәнчәлекле Телеграм канал алып бара. Анда татар өчен якын булган геройларның үзенчәлекле постерлар куела. «Интертат» хәбәрчесе автор белән постерлар, яшь татар шәхесләренә тасвирлама, мәдәният турында сөйләште.

news_top_970_100
Нияз Хаҗиәхмәтов: «Яшьләр кызык. Олы яшьтәгеләр – юк, алар Тукай премиясенә чират тора»

Нияз Хаҗиәхмәтов – рәссам, график. Аның постерларында хәзерге заман, классика һәм татар рухы берләштерелеп тәкъдим ителә. «Моңлы Лиза» постерында ул Леонардо да Винчиның «Мона Лиза»сы һәм борынгы төрки таш балбаннарда кул торышындагы охшашлыктан файдаланган.

  • Балбан (яки балбал) – борынгы төрки халыклар куйган зур кабер ташы.

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

Рәссам әйтүенчә, аның сәнгать әсәрләре арасында республиканы данлау, республиканың атрибутларын мәңгеләштерүгә багышланган постерлар да байтак. Ул ел саен Республика көненә яңа постер иҗат итә, ул постерларда республиканың даһилыгын, бөеклеген барс яки хатын-кыз образы аша тасвирлый.

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

«Хатын-кызлар – татар сәнгатен һәм гомумән миллилекне саклап калучылар»

Хатын-кыз образы бөтен дөнья сәнгате тарихында үзенә күрә бер символ рәвешендә роль уйнаган. Хатын-кыз ул – дәүләтнең сәнгать символы, музыка символы рәвешендәге шундый бер алым яки калып дип әйтик. Шул ук Европа постерлары сәнгатендә дә хатын-кыз образы һәрвакытта беренче урыннарда.

Татар хатын-кызы ул – традицияләрне саклауда зур өлеш кертүче. Менә хәзерге көндә ир кешеләр арасында Нурбәк Батулла, Рәдиф Кашапов, Айзат Минһаҗи кебек кешеләр бармак белән санарлык, ә хатын-кызлар меңләгән. Кая карама, татар кызлары татар сәнгатенә омтылышлары, орнаментларга мәхәббәтләре, киемнәрне реконструкцияләүләре белән сәнгатьне алга этәрә. Ир кешеләр акча эшләп йөридер, бәлки, ә хатын-кызлар – татар сәнгатен һәм гомумән миллилекне саклап калучылар, шуңа күрә алар минем әсәрләрдә дә беренче урында, – ди рәссам.

Нияз Хаҗиәхмәтовның хатын-кыз образлары тасвирланган башка постерлары да күп. Мәсәлән, «Биби бикә» постеры.

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

  • Харлей-Дэвисон – мотоцикллар җитештерү буенча популяр һәм зур компания. Аның эмблемасында Motor cycles (инглизчәдән – мотоцикллар) дип язылган, автор үзенең постерында ул сүзләргә охшатып «Матур сүзсез» дигән һәм «сүзсез» янында «калдым» дип тә өстәгән.

«Beauty Бул!» сериясе постерларында да хатын-кыз образлары урын тапкан.

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

  • Beauty – инглизчәдән «матурлык», beautiful – «матур», сүзнең яңгырашы – [бьютифл].

Түбәндә «12 кыз» сериясеннән кайбер постерлар тәкъдим ителә.

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

«Беренче театр»га багышланган постерлар сериясе

Нияз Хаҗиәхмәтовнең «Беренче театр» спектакле мотивына эшләнгән постерлары да бар. Автор «Беренче театр» спектаклен «сәнгать эталоны» дип атый.

Анда беренче «щепкинчылар», Мәскәүдә профессиональ белем алган артистлар уйный. Алар «Беренче театр»ны чын мәгънәсендә югары зәвык һәм дөньякүләм театр күзлегеннән искитәрлек гүзәллек белән эшлиләр. Ул – сәнгать күзлегеннән минем өчен татарда эталон булырлык бердәнбер куелыш. Аны Европага чыгарырга да оят түгел. Андагы актерлар – алар бриллиант. Шуңа күрә мин бик күптән шушы спектакльне ничек тә булса мәңгеләштерергә хыялланып йөргән идем, – ди ул.

Шулай ук рәссам постерларындагы текстларга игътибар итәргә тәкъдим итә.

Мин «Беренче театр» куелышын заманча итеп, бүгенге көнгә яраклаштырып эшләргә, ниндидер кызыклы, юмористик фразалар, атамалар, исемнәр аша яңача ачарга тырыштым. Кайбер кешеләр нигәдер «татарны мыскыл итәсең» дигән язулар җибәрде, мин бик аптырадым. Бәлки, ул автор әйтәсе әйберне аңламауларыннан килгәндер, чөнки ул берничек тә татарны кимсетә алмый. Ул, киресенчә, «Беренче театр»дагы теманы дәвам итә, ләкин бүгенге көн күзлегеннән дәвам итә, әсәргә яңача карарга мөмкинлек бирә, аны үлемсез итә, – дип сөйләде Нияз Хаҗиәхмәтов.

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

«Дәрдемәндкә һәйкәлнең ямьсез булганчы, булмавы хәерлерәк»

Нияз Хаҗиәхмәтов постерларында татар яшьләре дә сурәтләнгән. Алар арасында каллиграфия остасы Айзат Минһаҗи, биюче, хореограф, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин, музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов, аэрокосмик конструктор Надир Баһавиев та бар.

Миңа хәзерге заман яшьләре кызык. Олы яшьтәгеләр мине бик кызыксындырмый, алар күбрәк Тукай премиясенә чиратта тора. Аларның әсәрләрен белүче дә, укучы да, кызыксынучы да юк. Алар, әлбәттә, лаеклы, кимсетеп әйтүем түгел, ләкин ул буын кешеләре башлыча булган административ системага сыенып яшиләр.

Дәрдмәнд бит үзен, мәсәлән, шагыйрь дип тә санамаган, ләкин сәнгать, шигърият белән ул чын күңеленнән, үзе теләп шөгыльләнгән. Минем өчен чын татар шагыйрьләре менә шундыйлар. Чын сәнгать ул – ниндидер исемнәргә омтылу түгел, ә күңелдәгене ачып салырга тырышу, шуның белән яшәү. Ә аның белән яшәп буламы – ул инде башка мәсьәлә, чөнки аның өчен үзеңне корбан итәргә кирәк. Ул акча да, дан-шөһрәт тә китерми. Битараф булмаган яшьләрнең, татар сәнгатенең ниндидер яңа формаларын булдырырга тырышу, алай гына да түгел, ә дөньякүләм танылган сәнгать формаларына якынлашырга тырышу омтылышлары миңа бик якын, һәм бу миндә аларга карата зур ихтирам тудыра, – дип аңлата рәссам.

Каллиграфия остасы Айзат Минһаҗи

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

«Заман – кемнәр заманы?» постеры. Әлеге постердагы яшьләр – Тәбрис Яруллин, Рәдиф Кашапов, Нурбәк Батулла һәм Надир Баһавиев.

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

«Дәрдемәндгә һәйкәл булмау әйбәтрәктер дә»

Шулай ук, сөйләшкән арада, Нияз Хаҗиәхмәтов Дәрдемәндкә һәйкәл булмавына исе киткәнен әйтте, тик аның булмавы, бәлки, хәерлерәк тә, дип өстәде.

Дәрдемәндгә һәйкәл булмау әйбәтрәктер дә, чөнки аны куйган очракта да, Салих Сәйдәшев һәйкәле шикелле ямьсез булса, аның булмавы хәерлерәктер. Бәлки, аның әле вакыты җитмәгәндер, – диде ул.

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрләреннән

Компьютер графикасы да – сәнгать әсәре

Нияз Хаҗиәхмәтов постерларын компьютер графикасы стилендә эшли. Ул компьютер графикасында эшләнгән рәсемнәр дә сәнгать әсәрләре булырга хаклы икәнен аңлатты.

Мин үзем – рәсемне гомер буе кул белән эшләгән кеше. Кулдан ясаган эшләрем дә күп. Китап сәнгате дә кул белән эшләнә иде элек. Хәзер замана үзгәрде бит, эшеңне танытасың, зур күләмдә сатасың килә икән, ул тиражлы булырга тиеш, ә кул белән ясалган рәсемне тиражлы итеп эшләү бик кыен һәм бик күп вакыт таләп итә, – ди рәссам.

Нияз Хаҗиәхмәтов, компьютер графикасы заманча сәнгать төре булса да, тиражлы рәсемнәр элекке заманда да булганын аңлатты.

Өч йөз, дүрт йөз еллар элек тә тиражлы графика сәнгате булган. Мәсәлән, офорт (гравюра төре) яки агачтан кисеп эшләү булсын, алар шулай ук тираж бирә торган булган. Рембрандтның офортлары – каралы-аклы график рәсемнәре – бер генә данәдә түгел, ә йөзләп, берничә йөз данәдә дә сакланган булырга мөмкин, чөнки алар тактада бастырылган. Компьютер графикасы – элекке заманнарның технологиясен камилләштерү генә. Күп кеше аны сәнгать итеп кабул итми, ә чынбарлыкта компьютер графикасы сәнгать буларак кабул ителгән Рембрандт әсәрләреннән әллә ни аерылмый. Революциягә кадәр татар шамаилләре дә тиражланган: типографиядә литография ысулы белән бастырылган. Алар шулай ук ниндидер сәнгатьчел кыйммәткә ия, аларны хәзер, сәнгать әсәре дип, музейларда саклыйлар. Компьютер графикасында кеше нәрсә уйлап тапкан, ниндирәк фикер сеңдергән икәненә күбрәк игътибар итәргә кирәк, – ди ул.

Нияз Хаҗиәхмәтовның данлыклы әтисе

Нияз Хаҗиәхмәтов компьютер графикасына туксанынчы елларда өйрәнгән. Ул, яшьрәк чакта өйрәнеп калгач, хәзер бу эштә кыенлык кичермәвен әйтте. Бу хакта сөйләгәндә әтисе, рәссам Тавил Хаҗиәхмәтовны да искә алды.

Әти инде олы буын кешесе иде, туксанынчы, ике меңенче елларда ул компьютерга өйрәнә алмады. Аның өчен ул бер зур трагедия булды. Ул ниндидер техник мәсьәләләрне, бизәкләрне, орнаментларны принтерда гына бастырасы урынга, берничә кат кабатлап, кулдан ясарга мәҗбүр иде. Аңа бик кыен иде, – диде Нияз Хаҗиәхмәтов.

  • Тавил Хаҗиәхмәтов – Татарстан Республикасы Дәүләт флагы сурәте авторы, Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Аның рәсемнәре белән «Яшь ленинчы» гәҗите һәм «Ялкын» журналы битләре бизәлгән.

Ни өчен постерлар?

Нияз Хаҗиәхмәтов ни өчен хәзер постерлар иҗат иткәнен аңлатты.

Мин 1994 елда Ленинградның сәнгать академиясендә китап графикасы бүлеген тәмамладым. Минем әтием дә рәссам, без инде буыннан буынга килә торган рәссамнар дип әйтергә була. Минем бабайлар зәркәнче булганнар. Институттан кайткач, Казанда эшли башладым. Китап нәшриятларында китаплар бизәдем. Хәзер китаплар күпләп чыкмагач, үзем өчен постер жанрын ачтым, хәзер шул өлкәдә иҗат итәм. Ниндидер милли темаларга, татар халкы темасына, татарның егерменче гасыр башындагы киемнәренә игътибар бирергә тырышам, – ди рәссам.

Аның әйтүенчә, постер жанры белән мавыгуы эчке бер зур теләк рәвешендә барлыкка килгән.

Бүгенге көн үтәр дә, илле елдан соң аны ничек искә алырлар, ничек күз алдына китерерләр? Мин хәзерге вакыйгаларга аваздаш булырга тырышам, замананы, ниндидер вакыйгаларны постерларда чагылдырырга телим. Сәнгатьтә үземә, илле-йөз елдан соң безнең замананы тамашачы шушы әйберләр аша күрсен, дигән максат куйдым, – дип сөйләде Нияз Хаҗиәхмәтов.

Шулай ук ул кайбер постерларында сүзләрне яңалифтә яза (латиница нигезендәге 1928 елда кертелгән яңа төрки әлифба).

Егерменче елларда, яңалиф чорында татар графикасында Таһировлар зур эз калдырган. Аны пропагандалаучы кеше юк, ә алар – искиткеч сәнгать әсәрләре. Шуңа күрә, ул стильне пропагандалау белән, мин булган бушлыкны тутырырга тырышам, – дип аңлатты ул.

  • «Татарика» татар энциклопедиясендә язылганча, Фаик Таһиров – 1920–1930 елларда конструктивистик юнәлештә иҗат итүче әйдәп баручы совет графикларының берсе, илебездә шрифт эшенең күренекле оештыручысы – татар китабын заманча сәнгатьле бизәүнең 1920 елларда гарәп каллиграфиясе һәм Европа сәнгатенең авангард ысуллары традицияләре кушылмасын тәшкил иткән нигезләрен сала.

Сәнгатьтәге зәвыксызлык турында фикерләр

Рәссамны сәнгатьтәге зәвыксызлык борчый.

Кызганычка, түбән зәвыклы әйберләр калкып чыга. Бу очракта мин скульптура сәнгатен алыр идем. Татарда нинди генә һәйкәлне алма, ул – зәвыксыз һәм примитив, менә шунысы бик кызганыч. Бездә һәйкәл эшләргә кирәкме, аны, һичшиксез, татар кешесе эшләргә тиеш, дигән калып бар. Җитәкче булсам, милләтенә карамастан, сәләтле кешегә заказ бирер идем. Мәсәлән, Даши Намдаковның «Казан» гаилә үзәге янындагы еланнар, барслары – менә ул Казан өчен гадәттән тыш әйбер, ниндидер искитәрлек бер вакыйга. Искиткеч югары зәвыклы, сәнгатьчел әйберләр анда урын таптылар. Бу – минем өчен ниндидер бер сихерле табышмак. Монда Даши Намдаковның исеме һәм даны роль уйнагандыр дип уйлыйм. Ә безнең татарда аңа якын килерлек бер кеше дә юк, – диде Нияз Хаҗиәхмәтов.

Ул, кайбер һәйкәлләрне чагыштырып, мисаллар да китерде.

Шул ук Салих Сәйдәшев һәйкәлен, Сара Садыйкова һәйкәле проектын алыйк, алар – коточкыч примитив һәм зәвыксыз әйберләр, чөнки татарлар эшләгән. Шаляпинга Бауман урамында лаеклы һәйкәл куйдылар бит. Искиткеч матур, гүзәл, мәһабәт ир кеше басып тора. Ә татарда скульпторлар юк һәм скульптура сәнгате дә юк – проблема шунда. Әгәр дә татарда скульпторлар күп булса, лаеклысы табылыр иде, ә бездә алар юк. Аннары бездә «чабатаны түргә элү» дигән әйбер бар. Кремль астында хәйриячегә куелган һәйкәл бөтенләй урынына туры килми, – дип сөйләде рәссам.

Шулай ук Нияз Хаҗиәхмәтов татарның үзендә осталар булмаса, аларны читтән чакырырга кирәк икәнен әйтте.

Әгәр дә лаеклы һәйкәлләр куелса, аннан начаррак һәйкәлне кую оят булачак, аны җәмәгатьчелек тә аңлаячак. «Без фәлән-фәлән кешегә матур һәйкәл куйдык, ә бу нәрсә? Әйдәгез әле, тагын эзләп карыйк», – диярләр иде. Минем зарлануым да, кемнедер түбәнсетеп күрсәтергә тырышуым да түгел, татарда искиткеч профессионаллар да бар. Мәсәлән, китап графикасында Фәйзрахман Әминовның Тукайга, Шүрәлегә, Кырлайга иллюстрацияләрен карагыз. Алар шедевр дәрәҗәсендә, алар инде – классикага әверелгән әйбер. Андыйлар бар, ләкин, кызганычка, күп түгел. Бездә шул әрсезлек һәм профессиональ булмаганлык өстенлек ала, – диде ул.

Музыка: «Бездә шул Салават та Салават»

Нияз Хаҗиәхмәтов музыка өлкәсенә кагылышлы фикерен дә әйтте.

Менә безнең музыкада искитәрлек вакыйгалар бар. Мәсәлән, Зуля Камалованың «Kosmostan» дигән альбомындагы әсәрләре заманча музыка стилендә, ләкин без аны ишетмибез, аны башкармыйлар, ул радиода юк. Менә попса бар, ә Зуля Камалова юк. Ул альбом шедевр дәрәҗәсендә. Бөтен җирдә шул бер балык башы. Талантлы кешеләр бар, ләкин, булган чакта да, нигәдер барысы да ниндидер уртачачылыкка әйләнә. Безнең ретро музыка да бар. Шул ук Салих Сәйдәшевны без радиодан бөтенләй ишетмибез, аны пропагандаламыйлар, ә алар бит – искитәрлек сәнгать әсәрләре. Бездә татар классик музыкасының аерым каналы булырга тиеш. Татар музыкасында джаз стилендәге әсәрләр бар. Аларны башкармыйлар. Бездә шул Салават та Салават, – дип белдерде ул үз фикерен.

«Телевидениедә татар турында сөйләмәгез»

Рәссам җыр сәнгатендәге «бертөрлелек» турында сөйләгәндә, «Бәлки, уртачачылык халыкка ошыйдыр?» дигән сорауга, халыкка тәкъдим ителгән бөтен нәрсә дә ошавын, һәм шуңа да кешеләргә югары зәвыклы сәнгатьне тәкъдим итәргә кирәк, дигән җавабын бирде.

Халык ул – бичара, авылларга барып карагыз. Аңа үзен дә туйдырырга кирәк, балаларын да Казанда ипотекага фатир алып урнаштырасы, сыерын да ашатасы. Ул, арып-талып, әнә шул диванга ава да инде, «җомга көн кич белән» анекдотлар тыңлый да йокларга ята. Аннан нәрсәдер таләп итеп тә булмый, аңа ниндидер югары зәвыклы әйберләр тәкъдим итәргә кирәк, пропагандаларга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, бездә иҗат турында сөйләүче каналлар гомумән юк, – дип аңлатты Нияз Хаҗиәхмәтов.

Ул, телевизордан татар телендә үзебездәге вакыйгаларны гына түгел, дөнья хәлләрен дә сөйләргә кирәк, дигән фикер җиткерде.

Телевидениедә татар турында сөйләмәгез, сез дөньяда булган вакыйгаларны татарча итеп татарга аңлатыгыз. Дөньядагы сәясәт, кызыклы вакыйгаларны татар телендә татарга сөйләсәгез, менә шул булыр татарны тәрбияләү һәм югарыга этәрү. Безнең бит бөтен нәрсә татарга бәйләнгән. Татар темасы гына булырга тиеш. Ә татарда тема юк ул. Фәлән-фәлән җирдә Сабантуй узган, фәлән-фәлән җирдә канализация бәреп чыккан – кич белән татарча шуны сөйлиләр дә, шуның белән тәмам. Ә татарга, бәлки, дөньяның кызыклы почмаклары, кызыклы сәяси вакыйгалары турында татарча сөйләргәдер. Дөньякүләм әйберләр турында бераз сөйләсәләр, татар бераз гына, бәлки, менә шушы бичаралыктан аерылыр иде, – ди рәссам.

«Монда аларның иҗатларын һәм талантларын ачарлык вакыйгалар юк»

Нияз Хаҗиәхмәтов әңгәмә барышында «Татарларда зәвыклы сәнгатьчеләрне тәрбияләр өчен нишләргә кирәк?» дигән сорауга да җавап бирде. Аның фикеренчә, зәвыклы осталар Казанда калмый, читкә китә.

Бу – бик катлаулы проблема, аны ике сүз белән мин аңлата да алмыйм. Хикмәт шунда ки, бераз гына акылы булган, үз хезмәте белән тормыш күрә алган, сәнгатьтә ниндидер белем алган һәм югарылыкка җитешкән татар – ул Казанда калмады инде, Татарстанда юк алар. Алар системалы рәвештә китеп бара. Мин белгән бик күп кеше, бик зәвыклы һәм бик белемле сәнгатьчел кешеләр Казанда калмады, чөнки монда андый күп кеше сыя алмый һәм монда вакыйгалар да юк, аңлыйсызмы. Монда аларның иҗатларын һәм талантларын ачарлык вакыйгалар юк. Бездә елына бер Сабан туе, елына бер Тукай бәйрәме уза, Тукай һәйкәле астына аның премиясенә дәгъвачылар тезелеп чыгалар да, «И туган телем»не җырлыйлар, шуның белән вәссәлам, – дип сөйләде ул.

Ә үзенең Казанда калуы – татарга битараф булмаганлыктан икән.

Ничектер яшәр өчен, мин сәнгать белән түгел, ә башка эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Ә сәнгать – минем өчен ул хобби гына. Аның белән көн күреп булмый, – дип сөйләде Нияз Хаҗиәхмәтов.

 

Фото: © Нияз Хаҗиәхмәтовның шәхси архивыннан

Ул Казан сәнгать училищесында да укыткан.

Училищеда укыту бик кызык, ләкин анда бөтен кеше дә укыта алмый. Вакытны күп ала торган эш, түләүләре аз, кереме түбән. Гаилә, балалар булгач, ул вакытта 3-4 эштә йөрдем, – дип искә алды ул училищеда эшләгән вакытларын.

Нияз Хаҗиәхмәтов хәзер реклама компаниясендә эшли. «Анда иҗат итү бар, ләкин күбрәк техник мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә һәм иҗат заказ бирүчеләр белән бәйле. Өстән нинди техник бирем төшерәләр, көне буе шуны эшләп утырасың», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100