
Алып баручы, журналист Нияз Рахман кичә Сабада Сабан туенда булган. Ул сабые белән Сабантуйның балалар мәйданына керә алмаган. Керү талоннар аша, дип сөйли ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Менә бу балалар мәйданчыгы. Анда, балалар кереп, уеннарда катнашырга тиеш, ләкин уеннарда катнашу түләүле. Талоннар сатканнар. Аларны иртәнге сәгать 9да ук сатып бетергәннәр. Балалар уеннарга керә алмыйча интегеп йөри», – дип сөйли ул.
Батут һәм карусель кебек аттракционнарда баланың күңелен күрергә туры килгән. Әлбәттә, алар барысы да түләүле.
Әти кешегә: «Ул бушлай иде», – дип язучылар да булган, ахры. «Кеше, талон алырга дип, иртәнге 9га килеп утырырга тиешме икән?! Баланың уеннарда катнашасы килгән иде, ләкин безне кертмәделәр. Аны балага ничек аңлатасың? Миңа калса, балалар өчен бөтен уеннар бушлай булырга тиеш. Талоннар өләшү бер дә күркәм күренеш түгел», – ди тә өстәгән ул.