– Нияз, 31 декабрьгә дежурлыкка сине куябыз. Синоптиклар, буран, ди. Юллар ачык булырга тиеш. Тә-ә-әк, дежурда Шамилов, син...
Җитәкчесенең боерыгын сүзсез генә тыңлады егет. Ел да мин булмасам да ярар, дип эченнән генә уйласа да, кычкырып әйтмәде. Ни аерма инде, Яңа ел дигәч тә, башкалар кебек сыйлы табын артында җырлап, күңел ачып каршыламый бит ул аны. 70кә җиткән әти-әнисе дә, ислам динендә Яңа ел башка вакытта, дия дә, сәгать төнге 12не сукканчы, яту ягын карый.
Шуңа күрә җитәкчесе 31 декабрьдә дежурлыкка билгеләсә дә, бик пошынып кабул итмәде. Күз ачкысыз көчле бураннар гына булмасын. Андый чакларда, кайда кар салганын абайламый калып, юл кырыена төшеп китәргә дә озак түгел. Сизми дә каласың. Менә аннан чыга мәшәкать. Хезмәттәшләреңне кузгатырга туры килә. Юл эшчәннәре болай да тыныч кына ял итми инде буранлы көннәрдә. Кайсы якка кар чистартырга барырга хәбәр көтеп кенә тора. Имгәнүләрсез, хәвефсез генә узсын.
Нияз, мәктәпне тәмамлагач, физкультура укытучысы булырга хыялланган иде. Үзенә күрә никадәр күп һәм нәтиҗәле шөгыльләнгән кебек тоелса да, уку йортына керү имтиханнарын уңышлы тапшыра алмады. Әллә уңышлы тапшырып та, аның урынына башканы алдылармы – күңелендә шиге дә калды. Әмма, ник алай, ник болай, дип тикшереп йөрмәде, документларын алды да авылына кайтты. Фермага малларга азык кертергә урнашты, «правага» укыды. Классташлары, дуслары шәһәрдә укып йөреп, үзе генә авылда калганга бераз кыенсынып йөрсә дә, авылга әбисенә яшәргә кайткан Гөлшат белән аралаша башлау тормышын ямьләндереп җибәрде егетнең.
Гөлшатның әбисе Хәкимә апага булышып йөри торгач, тәмам дуслашты егет белән кыз. Яңа ел алды көннәре авылларда бик күңелле уза. Авыл яшьләре ел саен, чиратлашып берәр өйгә җыелып, Яңа ел каршылый. Яңа ел каршылау мәҗлесе узасы йортның хуҗасы белән алдан килешенеп куялар. Ул елны яшьләр ялгыз яшәүче Хафиз бабай йортында җыйналырга булды. Яшьләр шундый үтенеч белән килгәч, каршы килмәде Хафиз бабай. Бер яшьлектә, бер картлыкта, дип, ризалашты. И күңелле дә булды инде яшьләргә. Ялгыз карт йортында калай тәлинкә белән алюмин калактан башка савыт-саба юк. Табынга куясы сыйлардан тыш, савыт-саба ташып та мәш килде яшьләр. Ул елларда яңа ел табынындагы ризыклар – пилмән, винегрет, «шуба», бәлеш. Яңа ел белән котлап Кыш бабай, җәнлекләр дә «котларга» килде. Менә шул кичтә Нияз Гөлшаттан кияүгә чыгарга ризалыгын сорап тәкъдим ясарга план корды.
Аның өчен икенче бер авылдашы Марс белән җәһәт кенә өйләренә кайтып, аю һәм бүре булып киенеп килделәр. Әтиләренең иске туны, эчен тышка әйләндереп кигәч, бер дигән «җәнлек» тиресенә әйләнде. Эне-сеңелләренең аю, бүре маскасы йөзне капларга ярап торды. Башларына иске бүрек менеп кунаклады. Көр күңел белән Хафиз бабай капка төбенә килеп җиткәндә генә, Нияз ике егетнең кар көртендә әүмәкләшкәнен күреп калды. Әнвәр белән Рамил янында тукталып торасы итмәде «аю» белән «бүре». Ишегалдында мәш килеп биюче кызлар янына ашыктылар. Нияз бераз биегәч, аю битлеген салып, дуслары каршында кызга тәкъдим ясамакчы. Нәкъ шулай эшләде дә. Әмма кыз кулын егетнең кулыннан шалт тартып алды да, борылып, өйгә кереп китте. Егет кызны шаярта дип аңлап, артыннан керде. «Кит әле бар, ферма исе килә синнән», – диде кыз, егетнең кулларын кире этәреп. Егетнең ачуы кабарды, «суынырга» урамга чыгып китте. Капка төбендә ике егетнең Гөлшат өчен талашуларын ишетеп аптырап калды. Ниязның классташы Әнвәр дә Гөлшатка күз салып йөри икән бит. Баядан бирле шуның өчен якалаша икән Әнвәр белән Рамил. Рамил, Гөлшатның егете Нияз барлыгын, бүген кызга тәкъдим ясыйсын аңлатырга тырыша. Тегесе аның саен котырына, Гөлшат минеке булачак, ди. Аю-Нияз Әнвәрне кар көртенә чумдырды да кайтып китте. Шул көннән Гөлшат белән аралары да сунды. Икенче көнне, бу хәлләрне ишетеп, авыл халкы шау итте. Гөлшат Әнвәргә ияреп, әбисен нәүмиз итеп, шәһәргә китте. Шуннан соң Ниязның да авылдан, фермадан күңеле сүрелә башлады. Озак уйлап тормады, авылда күңеле төшәрдәй кыз да таба алмагач, районга китеп, юл хуҗалыгына эшкә керде.
Аның кышкы эш вазыйфасы – авыл араларындагы юлларны кардан чистарту. Кар ял көненә, бәйрәмгә карамый, үз эшендә – ява да ява. Ә Нияз юллар чистарта. Ел да шулай. Төнге 12 тулып киткәч, кайбер дуслары, бик якын иткән берничә хезмәттәше, шалтыратып, Яңа ел белән тәбрикли. Яңа ел кичен сихри дисәләр дә, әллә ни кинодагыча могҗизалысын күргәне юк әле егетнең. 35не тутырды инде, һаман да могҗиза күрми Яңа ел төнендә. Алай да, бер елны юлда булган вакыйга – гайре табигый хәл булды.
Ишеп-ишеп, буранлап, котырып яуды ул көнне кар. Көндездән үк юлларны тутырды. Олы юлларда хәрәкәтне чикләп тордылар хәтта. Шундый кичтә, дөресрәге төндә, бик каты кар сала торган тау сыртын көрәтеп менеп китте дә кире кайтыр юлга борылды. Буран да тына төшкән кебек. Шунда тракторының фара яктысында юлдагы песине абайлап алды егет. Сигнал бирсә дә, кымшанмый гына, тик карап тора трактор утына. Аның саен катырак кычкыртты егет, кузгалмый да песи. Күрә торып җан иясе өстенә менә алмый бит инде, өч тапкыр сигнал биреп тә кымшанмагач, тракторыннан сикереп төште Нияз. Сикереп төшүе булды, песи күздән дә югалды. Ә арырак, нәкъ тау уртасында кеше ятканын күреп алды егет. Ялан кыр, трактор утыннан башка бер ут та юк, шомланып куйды егет. Куркудан тәннәре куырылып килде. Әллә тау менгәндә ялгыш кеше таптаттымы икән? Коточкыч! Нишләргә? Шул минутта күз аллары караңгыланды, куркудан тәненә тир бәреп чыкты. Куркудан калтырана-калтырана, кар өстендә яткан кеше янына йөгереп барды. Чыннан да кеше булып чыкты юлда яткан кара әйбер. Төртеп карый, дәшеп карый – дәшми теге, исәндер бит инде син, дип, сулышын тыңлап карый. Кул-аяклары сап-салкын. Өстерәп, тракторына алып барып салды да, бик үк ерак түгел утлары күренгән авылга таба алып чапты, «төймә»ле телефоныннан «ашыгыч ярдәм»гә хәбәр бирде. Ул авыл арасы район үзәгенә якынрак булганлыктан, бара торды. «Ашыгыч ярдәм» машинасы озак көттерми алып китте теге ирне. Күрше авылга көндездән үк Яңа ел каршыларга барып, кайтып килешли юлда калган абзый булып чыкты ул. Нияз тауны көрәтеп менгәндә, чишмә будкасы эчендә калган булган. Үзенә күрә тракторга юл бирергә кергән, шунда кул болгап туктатып, ярдәм сораса да булган икән. Күрәчәгедер, тау менгәндә хәле китеп егылган. Теге бичара песинең юлдан чыкмый торуы шуны хәбәр итүе булган, күрәсең, Ниязга.
Менә шуларны уйлый-уйлый, быел да карлы бураннар белән көрәшергә юлга кузгалды егет. Авыллар арасындагы юлларда шактый гына кар салган буран. Бер сәгать чамасы эшләп алгач, буран да хәленә кергәндәй булды егетнең, тына төште. Чыршылы авылы яныннан узганда, олы юл фермага якын гына үтә. Кара-каршы урнашкан ике мал торагының капкасына кадәр күренеп кала юлдан узганда. Кайтыр юлда шул торак ягыннан бер кешенең кул болгап йөгергәнен күреп алды Нияз. Трактор кабинасыннан сикереп төште дә, теге кеше килгән якка таба атлады.
– Зинһар ярдәм итегез, сыерым бозаулый алмый тилмерә, бозауны тартышырга кирәк, үземнең генә көчем җитми, – ди йөгереп килгән хатын.
– Миңа гына очрыймы соң мондый хәлләр, – дип кычкырып көлде Нияз.
– Көлмәгез инде, нишлим соң, каравылчы исереп йоклаган, төртеп карыйм, уянмый. Мал врачын чакыртырга кирәк тә бит, телефонның зарядкасы беткән. Телефонны чокып тора идем торак ишеге янында, техника килгәнне күрдем дә чаптым.
– Вәт җүләр икән сез, сыерга ярдәм кирәк дип, бер белмәгән кеше каршысына йөгерәләрмени, – диде Нияз.
– Нишлим инде, мал жалко бит, әйдә инде, булышып карыйк сыерга, – диде аның саен, чая хатын.
– Соң, мин мал докторы түгел бит инде, ничек ярдәм итим.
– Сыер бозаулатканың юкмени соң, – дип өзгәләнде хатын. – Мин сиңа өйрәтеп торырмын, көчең бар күренә, ир кеше бер тартуга чыгар, бәлки, әйдә, әйдә, – дип кызулатты. Өзми дә куймый, үз сүзендә торды хатын, аркасыннан этеп диярлек алып китте егетне.
Нияз, бер белмәгән хатынга ияреп, сыер торагына таба атлады. Торакның тышкы ягында ук сыерның ыңгырашкан тавышын ишетеп куркуга калды егет. Эчкә керсә аннан да «куркынычрак» хәлгә юлыкты. Сыер мескенкәйнең күзләре мөлдерәп тулышкан. Арт ягыннан бозауның ике аягы тырпаеп тора.
– Әле бая болай түгел иде, алга китеш бар, әйдә, малкай, әйдә Миләшкәй, тырыш, – дия-дия сыерына ялварды хатын. – Син менә болай, тегеләй ит, – дип, егетне өйрәтеп торды.
Әкияттәге шалканны тарту гына түгел икән бу, дип уйлады егет. 20 минутлап кайнаша торгач, сыер бозаулап куйды. Мондый могҗизаны күргән юк иде әле, дип шаккатып калды Нияз. Теге хатын егетне бөтенләй онытты. Йөгерә-йөгерә, малкае белән сөйләшә-сөйләшә, сыерының канлы җирләрен юды, болай да түшәк кебек салынган саламына тагын сап-сары салам алып килеп салды. Үзенең битенә, кулларына чәчрәгән кан эзләрен дә сөртергә онытып, хәлсезләнеп яткан сыерын кочаклап, яратып, елап та алды. Исе китеп күзәтеп карап торды Нияз бу кечкенә генә хатынга. Никадәр дәү сыер янында, төнлә белән берүзе кайнаша, ник ире килмәде икән моның ярдәмгә, дип уйлады.
– Ник иреңне алып килмәдең, Яңа ел төнендә берүзең мал янында кайнашмасаң, – дип эндәште Нияз хатынга.
– И, булса икән ул ир! – дип кычкырып җаваплады да, каядыр кереп китте. Ул арада бер кулына сыерга җылы су салынган чиләк, икенче кулына термос күтәреп килеп тә чыкты.
– Әйдә, чәйләп ал. Көндездән үк сизенгән идем Миләшнең бозаулыйсын. Шуңа күрә төн чыкканчы ничек тыныч күңел белән ятарга кирәк – килеп карадым. Килсәм, бозауларга җыена. Каравылчыга ышанган идем. Башка вакытта аның белән бозаулаткан бар, әнә, бүген исереп йоклаган, уята алмадым. Уянса да, бозау тартырлык көче юк инде аның. Ярый син килеп чыктың, районнан киләсездер инде сез юллар чистартырга, име, – диде хатын. Үзе сөйли, үзе термостан чәй сала, шул арада бозау белән сыерын да күздән ычкындырмый.
Нияз хатынның беркатлылыгына, риясызлыгына исе китеп карап торды. Гаеп итмәде. Чөнки, исемен дә белмәгән бу хатын-кыз буйдак егетнең күңелен уйнаклатты. Мал яратуын, малны кызгана белүен үз итте ул аның. Үзенең дә авылда фермада эшләгән чаклары күз алдына килде. Торакның кайсыдыр ягыннан килгән «тәмле» тирес исе егетне тагын да канатландырып куйды. Ничәдер ел элек, нәкъ 31 декабрьдә, сөйгәненең «ферма исе килә» дип читкә этәрүен исенә төшереп көлемсерәп тә алды. «Туктале, – дип, үзенә үзе сорау биреп куйды Нияз, – «ир булсын иде әле ул» диме бу хатын. Ялгызмы икәнни? Булыр да, хәзер ялгызлар бик күп бит. Ялгызлар күп, сайланабызмы, сайланалармы икән, парлары юк түгел бит инде ул кадәр кешенең», – дип, фәлсәфи уйларга да бирелеп алды.
– Әйе, районнан киләбез, – диде егет, хатынның соравын искә төшереп. – Өең еракмы, әйдә кайтарып куям, сыерлар янында кунмассың бит инде.
Ни арада өлгергән, диген. Ял иттереп сары башлыгын, яшел курткасын киеп, Нияз каршысына чыгып та басты ут бөрчәсе кебек җитез хатын. Ялындырып тормады.
– Безнең йорт авылның теге башында ук, мин кайтып җиткәнче 12 тулып та китәр, кайтарып куйсаң ару булыр иде, – диде.
Кар чистартучы трактор килеп туктагач, капка төбенә ялан аякка итек кигән 2 малай йөгереп чыкты.
– Әни бу нинди абый, кем бу? – диде малайның берсе.
– Абый, әйдәгез безгә, Яңа ел каршыларга, – дип, икенчесе Нияз янына ук килеп тә басты.
Өйгә керми чарасы калмады Ниязның. Бәхетенә, буран да тынычланды.
– Әни, бу абыйның исеме ничек? – диде кечкенә малай.
Егет белән хатын көлешеп куйдылар. Шунда гына бер-берсенең исемен белде бу пар.
– Зилә.
– Нияз.
Ашап, чәйләп алгач, Нияз малайларның күңеле булсынга, алар белән бергәләп домино уйнап алды. Ул арада кемдер ишек какты. Зиләнең ишек төбендә кемнедер ачуланганы ишетелде.
– Тагын аракы исе килә бит инде, иртәгә эшеңә кем бара, бозауларыңны кем карый, бар, чыгып кит, миндә эчәргә юк, – дип ишек кагучыны тиргәп чыгарды да, тәрәзә челтәрен шудырып: – Тагын эчкән инде Гөлшат, әйбәт кенә йөри иде әле, аракы исе аңкып тора, – дип карап калды. – Әһә, өенә кереп китте бу, әйткән колагына керер әллә, миңа гына керә ул соранып, – дип, күршесе өчен дә борчылып алды.
– Кем ул Гөлшат? – диде Нияз, кызыксынып.
Нияз туган авылының исемен ишеткәч, Зиләнең күрше хатыны яшьлек мәхәббәте Гөлшат икәнен аңлады. «Кит әле бар, ферма исе килә синнән», – дигәне хәтерендә яңарды.
– Бергәләп районда яшәсәк әйбәт булыр иде, – диде Нияз, Зиләгә киләчәк планнары белән уртаклашып.
Ә малайлар, районга күченеп китсәләр бассейнга, музыка мәктәбенә йөриселәрен уйлап, сөенеп, йокларга ятты.