news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нияз Җәләлов концертында гадәттән тыш хәл булуы турындагы хәбәрне кире кага

Инстаграмда гаҗәп хәбәр таралды - "Кило ярым перәннек" турында җырлаган Нияз Җәләловның концертында гадәттән тыш вакыйга булган, аның телефонын урлаганнар, җырчы полиция участогына заявление язарга барган, имеш. Без Ниязның үзеннән бу хакта белештек.

news_top
Нияз Җәләлов концертында гадәттән тыш хәл булуы турындагы хәбәрне кире кага

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе бу хәлгә ачыклык кертергә теләп, җырчы белән элемтәгә чыкты.

Нияз, сезнең концертыгызда ЧП булды диләр, бу дөрес хәлме?

- Кайдан белдегез?

Инстаграмнан күрдек. Анда төшереп куйганнар. Сезнең полиция участогына барганыгызны да куйганнар.

- Куйсыннар, куйганнардыр. Инстаграм шуның өчен бит инде ул.

...

Нияз, бу дөрес хәлме соң? Ник берни дә әйтмисез?

- Сөйләшәсем килми. Минем бу турыда сөйләшәсем килми. Минем концертта ЧП булмады. Нәрсәгә ышанасыз сез аларга? Кеше нәрсә әйтмәс... 

Әлбәттә, Нияз Җәләлов турында начар хәбәрнең дөрес булмавына без бик шат. Әмма җырчыга көенергә дә кирәкмидер - гайбәт чыга икән, димәк, ул популяр дигән сүз! "Кило ярым перәннек" җырчысына зур популярлык һәм бернинди күңелсез хәлләргә дә юлыкмавын телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар