Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз хәзрәт Сабиров: Коръән Казанда басылган, изге китап турында фильмны да без төшерергә тиеш

Татарстан Диния нәзарәте Аллаһ сүзен халыкка фильм аша да җиткерерә тели. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров үз фикерләрен җиткерде. Мәүлид аеның фазыйләтләре, аны үткәрү тарихы һәм, гомумән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең игелекле гамәлләре хакында да сөйләде.

news_top_970_100
Нияз хәзрәт Сабиров: Коръән Казанда басылган, изге китап турында фильмны да без төшерергә тиеш
Динебезнең җитәкчеләре – башлыча, яшьләр. Шуңа булса кирәк, дәгъвәт юлында алар һәр төрле замана чараларын да уңышлы куллана.


- Хәзрәт, Коръән турында фильм төшерү идеясе ничегрәк туды?

- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дини эчтәлекле фильмнар әзерләүгә зур игътибар бирә. Рухи мирасыбызга багышланган фильмнар төшерелде, бу эш хәзер дә дәвам итә.

Күптән түгел генә Галимҗан Барудига багышлап фильм эшләнде, чөнки 2017 ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Галимҗан Баруди елы дип игълан ителгән иде. Быел күренекле дин галименең 160 еллыгын билгеләп узабыз. Үткән елны, хәтерләсәгез, татар ишаннарына багышланган фильм төшергән идек. Быел Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән Коръәнгә багышланган документаль фильм эшләргә ниятлибез. Бу проектта пәйгамбәребез (с.г.в.с) чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр Коръәни-кәримнең тарихын күрсәтү күздә тотыла. Изге китапның тарихы бик бай, адәм баласына ул күп гыйлемнәр бирә, бәхет-сәгадәт юлын күрсәтә.

Кайбер кешеләр Коръәнне пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с) язган диләр, ләкин әлеге фикер дөреслеккә туры килми. Коръән ул – Аллаһ сүзе. Изге Китаптагы һәрбер сүз - Аллаһныкы. Без моны исбатлап күрсәтергә уйлыйбыз. Коръән ничек иңдерелә башлаган, ничек сакланган? Бу эштә сәхабәләр нинди көч куйганнар? Коръән китап итеп ничек тупланган? Коръәнгә хәрәкәләрне, башка төр билгеләрне кем, ничек, ни өчен куйган? Татар галимнәренең Коръәнне саклауга һәм бастыруга керткән өлешләре турында да бәйнә-бәйнә аңлатып сөйләргә ниятлибез. “Коръән Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган” диләр. Казан басмасы турында да әтрафлы мәгълүмат тупланачак. Коръән беренче мәртәбә 1787 елда Петербург шәһәрендә Екатерина II рөхсәте белән бастырылган. Ләкин ул бик киң таралмаган. Ә менә Петербургтагы типография Казанга күчкәч, Казан басмасы бөтен мөселман дөньясына таралган, дип әйтә алабыз.

Дәүләт акчасына басылганы таралмый

- Сәбәбе нидә соң? Петербургтагысы таралмаган, ә Казан басмасы таралган?

- Казанда Коръән күбрәк басылган, Казандагысы мөселман кешеләре акчасына нәшер ителгән. Шуңа күрә ул беренче басма Коръән булып санала, ә Петербургта ул дәүләт акчасына басылган була. Казан басмасын мактыйлар да. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Татарстан мөфтияте күптән түгел генә яңа басманы әзерләде. Коръәннең яңа Казан басмасы дөнья стандартларына туры килә. Мәсәлән, әлеге басманың бөтен битләрендә 15әр юл. Һәрбер биттә аять тәмамлана. Бер биттә башланып икенчесендә дәвам итми дигән сүз. Яңа фильмыбызда менә шушы изге проектның әзерләнүен дә күрсәтергә телибез. Бу проектта кемнәр катнашканын да яктыртмакчы булабыз. Хәзерге вакытта Татарстан мөфтияте татар һәм рус телендәге тәфсирләрне әзерли. Бүгенге көндә күп төрле тәфсирләр бар. Безнең мәзһәбкә туры килмәгәннәре дә очрый. Кайсыбер тәрҗемәләрдә берише аятьләрдәге сүзләр дөрес тәрҗемә ителмәгән, дөрес заманда куелмаган сүзләргә дә юлыгасың. Күп төрле тәфсирләр булганга күрә, Татарстан мөфтияте Хәнәфи мәзһәбенә һәм Матуриди гакыйдәсенә туры килгән тәфсирне әзерләргә хәл кылды. Коръәннең тулы тәрҗемәсе генә түгел, җәяләр эчендә кыскача аңлатмалары да булачак. Коръәннең тәрҗемәсен укып кына, Аны аңлау мөмкин түгел, чөнки һәрбер аятьнең иңү сәбәбе, хикмәте бар. Менә шул хасиятләрне безгә тәфсирләр аңлатып бирәчәк инде.



- Нияз хәзрәт, үзегез дә “бай тарих,” дип әйттегез. Аны кайлардан җыеп бирәчәксез? Архивларга мөрәҗәгать итәчәксезме? Тарихи кадрлар да кирәк булачак бит инде? Бәлкем чит ил галимнәрен җәлеп итәргә ниятли торгансыздыр?

- Фильмны әзерләгәндә, әлбәттә, архив чыганаклары кулланылачак. Мәсәлән, Петербург галимнәре белән элемтәгә керергә ниятлибез. Пиотровскийга мөрәҗәгать итәргә өметләнәбез. Казандагы галимнәр белән дә элемтәдә булачакбыз, башка белгечләр дә җәлеп ителәчәк. Коръәнне өйрәнгән, тәфсирләрне әзерләгән галимнәр белән хезмәттәшлек итәчәкбез, иншә Аллаһ. Казанда гына түгел, башка җирләрдә дә төшерербез дип уйлыйбыз...

Фильм мөселман фестиваленә дә тәкъдим ителәчәк.

- Әлеге масштаблы проектның нәтиҗәсен күрү бәхетенә киң катлам тамашачысы кайчан ирешер икән?

- 2018 елда Коръән турындагы документаль фильмны тамаша кылу мөмкинлеге булыр. Бәлкем, фильмны Казанда оештырылучы Халыкара Мөселман киносы фестиваленә дә тәкъдим итәрбез.

- Диния нәзарәте ислам дәгъватында фильмнарны отышлы файдалана. Шулай да ничә картина әзерләнде?

- Динебезнең нигезләре турындагы 5 фильм (Миңа ислам турында сөйлә, миңа иман турында сөйлә, миңа ихсан турында сөйлә, миңа хаҗ турында сөйлә, миңа хәләл турында сөйлә). Шулай ук татар ишаннарына, Галимҗан хәзрәт Барудига һәм Татарстан мөфтиятенең 25 еллыгына багышланган фильмнар. Алар әледән-әле төрле мәйданчыкларда күрсәтелә.



- Ә шулай да теләүчеләр кайдан карый алалар?

- Татарстан мөфтияте әзерләгән документаль фильмнар ютуб, dumrt.ru, islam-today сайтларында бар. Аларны аннан теләгән һәркем кереп карый ала.

- 2017 ел дин галиме Галимҗан Барудига багышланды. Фильмнан тыш нәрсәләр эшләнелде?

Баруди Казанга 650 кг китап алып кайткан

- Г.Баруди - үзеннән соң зур мирас калдырган галим. Ул бик тә китаплар яраткан. Үзе дә бик күп хезмәтләр язган. Бу урында Миркасыйм Госманов сүзләре искә төшә. “Һәр халыкның үзенә генә хас сыйфаты бар. Татар халкының сыйфаты – ул китаплылык. Ягъни китапны уку, аны язу, китапны саклау”, - дигән иде ул.

Галимҗан Баруди гомер буе китаплар җыйган. Аннары Урта Азиядә белемнәрен арттырган. Җиде ел дәвамында ул шунда гыйлем ала, китаплар, кулъязмалар җыя. Казанга зур байлык белән кайта: китапларының авырлыгы 650 кг булган! Ул байлыкның бәясе 5-6 мең. Хәзерге вакытта Галимҗан хәзрәт Барудиның китаплары Казан Федераль университетының Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана. Әлеге китапханәдә шушы мирас белән танышырга мөмкин.

Әлхәмдүлилләһ, Г.Барудиның кайбер китаплары рус һәм хәзерге татар теленә тәрҗемә ителде. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта динебезнең кайбер мөһим мәсъәләләренә багышланган бер китап тәрҗемә ителә. Менә шушы мирасны безгә бик яхшы өйрәнергә, белергә кирәк, чөнки олуг галимнәребез әйтеп калдырган: “Халкын белмәгән - холыксыз, нәселен белмәгән - нәсәпсез, илен белмәгән - игелексез!” Киләчәгебез якты, бәхетле булсын өчен, безгә галимнәребезне белергә, аларның хезмәтләрен дәвам итәргә кирәк!

- Хәзрәт, дини мирас бик бай. Минем аңлавымча, ул байлыкның шактый өлеше кулъязмаларда саклана. Аларны дөньяга чыгарырга белгечләр кирәк. Бу катлаулы хезмәткә яшьләр теләп алынамы?

- Белгечләр бар, ләкин алар җитәрлек түгел. Шуңа күрә дә без фильмнар ясыйбыз, төрле чаралар оештырабыз. Конференцияләр уздырабыз, ул конференцияләрнең максаты - бай мирасыбызны җәмгыятьтә җиткерү. Шушы мирасны өйрәнүгә теләк уяту, аларны әзерләү. Менә күптән түгел генә, Каюм Насыйри музеенда,булачак филологларны җыеп, Г.Барудига багышланган документаль фильм күрсәттек. Алар зур кызыксыну белән, зур теләк белән карадылар. Бәлки, алар арасыннан да Г.Баруди кебек галимнәребезнең мирасын өйрәнүчеләр табылыр?



- Мәүлид ае узып бара, Мәүлидне үткәрергә ярамый, бу яңалыкны кертмәгез, диючеләр дә бар...

- Бөтен мөселман дөньясында Мәүлидләр үткәрелә, ягъни мәүлид аенда пәйгамбәребезгә багышланган мәҗлесләр оештырыла. Кайбер кардәшләребез, чыннан да, Мәүлидкә каршылык күрсәтәләр, аны уздыру бидгать, яңалык диләр. Ләкин бу - яхшы яңалык.

Мәүлидне сәхабәләр заманында үткәрмәгән булсалар да, ул мәҗлесләрне оештыру шәригатькә туры килә, чөнки аларда Коръән укыла, пәйгамбәребез турында вәгазьләр сөйләнелә, салаватлар әйтелә һәм касыйдәләр укыла. Ә бу гамәлләр һич тә шәригать кысаларыннан чыкмый. Бу гамәлләр безне берләштерә, Аллаһка якынайта. Мәүлидне үткәрүчеләрнең саны арта бара. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә, мәчетләрдә генә дә түгел, хәтта мәдәният йортларында да уздыралар. Андый мәҗлесләрдә мәчетләргә йөрмәгән, дин турында мәгълүматы аз булган кешеләр дә катнаша. Алар да пәйгамбәр турындагы вәгазьләрне ишетеп, дингә якынаялар. Начар гадәтләрен ташлыйлар, дөрес юлга басалар. Бу - дәгъват, адәм балаларын дингә, туры юлга чакыра торган бер чара.

Мөхәммәд (с.г.в.с) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аңа иярүе пәйгамбәребезгә карата хөрмәт хисенең зурлыгы турында сөйли. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә җаны-тәне белән ышанучыларның гына дөнья вә ахирәт бәхетенә ирешә алуын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с) өммәтенә ияргән һәркем белә. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен, йөрәкләребездә аңа карата мәхәббәт хисе арта бара. Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мәҗлесләрне) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мозаффар Әбү Сәгыйд Күкбури Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмне бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең тормышында булган әһәмиятле вакыйгалар турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәпчә һәм үз телләрендә укыйлар.

- Нияз хәзрәт, 2017 ел узып бара. Бу ел дин тормышында ничегрәк истә калыр икән?

- Бәян итеп узганымча, Баруди хәзрәткә багышланган чаралар теркәлеп калачак, икенчедән, шактый гына дини китаплар дөнья күрде. Әбү Мансур Әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” хезмәте басылды. Шушы галимнең мирасын бүгенге көндә күп кенә мөселманнар белми. Ул галимебез, бик зур хезмәтләр башкарган. Аның тырышлыгы белән саф ислам сакланган. Менә шушы хезмәт – “Китаб әт-тәүхид”, ягъни Аллаһы Тәгаләнең берлеге турындагы хезмәт дин белгеченең зур белемгә ия булганлыгын күрсәтә. Киләчәктә дә шундый китапларны бастырырга, таратырга ниятлибез. Атна саен Галиев мәчетендә бәхәс клубы үткәрелә. Ул чарада яшьләр күп катнаша, галимнәр чакырыла. Гаилә, дуслык мәсьәләләре, башка мөһим мәсьәләләрне тикшерәләр. Ел саен Болгарда мөселман яшьләре форумы уздырыла. Менә шушы хезмәтләребездә алга таба да Аллаһы Тәгалә дәвамчылык кылырга насыйп итсен иде!



- Төрмәләрдә дә эшчәнлек алып барыла дип беләм?

- Тоткыннар дин аркылы дөрес юлга басалар. Анда эләгүчеләрнең фикер йөртергә вакытлары күп. Үткән гамәлләр, кылган гөнаһлар турында уйланалар. Без - мөфтият вәкилләре - аларга дөрес юл табарга ярдәм итәбез. Гөнаһлардан ничек пакланырга, ничек рухи яктан камилләшергә?Белемнәрне арттыру турында да сөйләшәбез. Күп төрле сорауларына җавап бирәбез. Алар өчен төрмәләрдә махсус чаралар оештырыла. Конкурслар уза, бу проектлар аларга динне өйрәнүгә бер стимул булып тора. Хәтта татар галимнәренә багышланган бәйгеләр дә үткәрелә. Бу юнәлештә безнең Илдар хәзрәт Баязитов уңышлы гына эш алып бара.

- Рәхмәт сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100