Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безгә монда медаль кирәк түгел, әнигә бирерләр, дигән иде. Юраган кебек булды»

news_top_970_100
«Безгә монда медаль кирәк түгел, әнигә бирерләр, дигән иде. Юраган кебек булды»
"Хезмәт даны" газетасы

Нияз Гыйльмановка, һәлак булганнан соң, икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале бирелде. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Апасы Гөлназ белән абыйсы Алмаздан соң, шактый көттереп, 1999 елның 18 сентябрендә дөньяга килә Нияз. Тупырдап торган малай шук-шаян, батыр йөрәкле, туры сүзле, курку белмәс булып үсә. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлагач, Кукмара аграр көллиятендә белем ала, читтән торып югары уку йортына керә. Армиягә барып, Мәскәүнең Семенов полкында хезмәт узарга да өлгерә.

– Армиядән тагын да чыныгып, үсеп, физик яктан ныгып кайтты ул. Казанда бераз эшләп алды да минем үтенеч белән авылга кайтты. Яңарак кына ачылган фермага урнашты, шунда бар күңелен биреп эшләде. Без аннан беркайчан, бу – хатын-кыз, бу – ир-ат эше, дигән сүзләрне ишетмәдек. Кечкенәдән әтисенең кул арасында йөреп, хезмәткә өйрәнеп үскәнлектән, нәрсәгә алынса, шуңа кулы барды. Трактор да йөртте, ферма мөдире эшен дә алып барды, маллар карады, асларын җыештырды, кирәк булганда сыерларны үзе сауды һәм бозаулатты. Хәтта иртәнге сәгать дүрттә эшкә чыгып китүне дә авырлыкка санамады. Физик эштән курыкмады, артык сүз сөйләмәде. Башлаган эшен иртәгәгә калдырмый, күзгә генә карап торган, акыллы, тәртипле малай иде ул, – дип искә ала Геройны әнисе Ризидә ханым.

Өлешчә мобилизацияләү башлангач, Ниязга да хәрби комиссариаттан чакыру килә. Армия хезмәтен үз җилкәсендә татыган егет беренче көннәрдән үк хәрбиләр сафына баса. Позывное «Енот» була.

– Алгы сызыкка кергәндә айлар буе да хәбәргә чыга алмадылар. Ул вакытларда ниләр кичергәнне үзебез генә беләбез. Шалтыраткач, исән-сау икәнлеген белгәч, тынычланып каласың да кабат «көтү» режимына күчәсең. Әлбәттә, төрле вакытлары булгандыр, әмма Нияз беркайчан зарланмады, андагы хәлләрне безгә әйтмәде. Туклану, иминлек турында сораганда да җаваплары: «все нормально», «әйе», «юк» булды. Үзеннән күпкә олы яшьтәге иптәшләре дә хөрмәт итте аны. Рота командиры һәлак булгач, хәрби бурыч үтәргә барганда үз төркемен җитәкләү бурычын да юкка гына йөкләмәгәннәрдер инде аңа, – ди Нияз турында якыннары. – Район халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм белән бик булыша. Без үзебез дә һәрчак кирәк-яракларын җибәреп тордык.

Нияз 2 тапкыр авылга ялга кайта. Соңгысында әлеге сөенечле хәбәрне гаиләсенә җиткерергә өлгерми дә кала. Берничә егетне окоптан чакырып алалар да тиз арада җыенырга кушалар. Кул астында ни бар, шуны алып, тиз арада юлга кузгала ул һәм әти-әнисенә көтелмәгән зур «сюрприз» ясый.

– 2023 елның августы иде ул. Сиздерми генә кайтып кергәч, барыбыз да күкнең җиденче катына менгәндәй булдык. Шактый олыгаеп киткән иде энебез. Дөньяга карашы да, сөйләшүе дә үзгә. Санаулы көннәр генә тиз үтә шул. Тагын очрашулар насыйп булсын, дип аерылышсак та, кызганыч, энебезне кабаттан исән килеш күрү насыйп булмады. Ул 25 декабрьдә иртәнге якта башта әни белән сөйләшкән, аннары миңа шалтыратты да: «Апа, без алгы сызыкка керәбез», – диде. Ә инде кичкә иптәшләре Ниязымның хәрби бурыч үтәгәндә гомере өзелүен хәбәр итте. Бу – аларның бишенче тапкыр алгы сызыкка керүләре иде. Быелның 15 гыйнварында чит җирләрдән алып кайтып, туган авылыбыз зиратында җирләдек. Соңгы юлга озатырга килүчеләр, ярдәм кулы сузучылар бик күп булды. Чыннан да, хөрмәт иттеләр шул үзен, – ди апасы Гөлназ. – Нияз дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителүе турында да алдан белә иде. Бервакыт: «Энем, нәрсә өчен соң ул?» – дип төпченгәч: «Бар инде шунда, күзләрем матур булгангадыр», – дип елмайды да шуның белән бетерде. «Безгә монда медаль кирәк түгел, әнигә бирерләр», – дип тә өстәде. Юраган шикелле булды инде аның ул сүзләре.

Ниязның 3 ел очрашып йөргән кызы Фирүзә Бәшәрова белән дә элемтәгә кердек.

– Нияз бик төгәл, игътибарлы, искиткеч яхшы күңелле, тырыш егет, минем беренче чын мәхәббәтем иде. Аның беркайчан беркемгә авыр сүз әйткәне булмады. Минем сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап утыра да, төптән уйлап, үз фикерен әйтеп куя. Чакыру алгач та, иң элек мине бу хәбәргә әзерләде ул, шуннан соң гына әйтте. Махсус хәрби операциядә мөмкинлеге булганда шалтыратырга тырышты, – ди Фирүзә.

– Гел уйлагангадыр инде, исән вакытында еш кына төшләремә керә иде ул. Һәлак булганнан соң: «Кайтам», – диде төштә. Озак кына сөйләштек. Аннары: «Без киттек», – дип кулын сузды да сискәнеп уяндым. Быел 8 Март бәйрәменә сөйгәнемнең әнисе Ризидә апа миңа йөзек бүләк итте. Төшемдә нәкъ шуның өстенә ап-ак күбәләк килеп кунды. Нияз иде ул. Аны сагынмаган, юксынмаган бер көнем дә юк. Бик авыр. Урыны җәннәттә булсын!

Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Ядегәр авылы егете Нияз Гыйльмановка, һәлак булганнан соң, икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале бирелде. Әлеге бүләкләрне район башлыгы Сергей Димитриев хәрбинең әтисе Рәис абый белән әнисе Ризидә ханымга тапшырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100