Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз Даутовның онытылган юбилее: Консерватория искә алды, опера һәм балет театры онытты

Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан консерваториясе профессоры Нияз Даутовның тууына быел 110 ел булды. Нәкъ менә ул опера һәм балет театрында режиссер булган вакытта татар опералары арта, бер төркем талантлы опера җырчылары тәрбияләнә һәм үзебезнең театрда эшли башлый.

news_top_970_100
Нияз Даутовның онытылган юбилее: Консерватория искә алды, опера һәм балет театры онытты
Нияз Даутов сулдан беренче
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Аның тырышлыгы белән Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуары милли әсәрләр белән баетыла»

Әлегә кадәр Свердловск һәм Чиләбе тамашачылары Татарстанның бөек тенорын белә, хәтерли. Тик Казанда һәм Татарстанда данлыклы опера җырчысы һәм режиссер Нияз Даутов хәтерен мәңгеләштерү турында быел бер генә тапкыр да сүз кузгатучы булмады.

«Миллиард.Татар» хәбәрчесе Регина Яфарова белән без Опера һәм балет театры, Мәдәният министрлыгына хат юлладык. Даутовның талантлы укучылары һәм коллегалары – Зилә Сөнгатуллина, Винера Ганиева һәм Ирнис Рәхимуллиннан аның тормыш юлы, музыкантлар белән эшләү алымы һәм тәмле ризыклар пешерү белән мавыгуы турында белдек.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Музыка тарихына ул күренекле опера җырчысы, режиссер, педагог, җәмәгать эшлеклесе буларак кереп кала, чөнки иҗади эшчәнлеге опера театрының барлыкка килүе һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән. 15 ел дәвамында Нияз Даутов театрның сәнгать җитәкчесе була.

1956 елдан 1960 елга кадәр (баш режиссер һәм әйдәп баручы солист) һәм 1975 елдан 1986 елга кадәр (баш режиссер). 1960-1965 елларда – Свердловск опера һәм балет театры солисты, режиссеры. 1965-1975 елларда Чиләбе опера һәм балет театрының баш режиссеры була. 1975 елдан Татар опера һәм балет театрының баш режиссеры һәм Казан консерваториясенең опера әзерлеге кафедрасы мөдире, 1982 елдан – профессор.

Нияз Даутов Татар музыка театры үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә, бер төркем опера җырчыларын тәрбияли. Даутовның күп кенә укучылары бүген дә Россия учреждениеләрендә эшлиләр, укыталар, кайберләре инде бакыйлыкка күчте.

Даутов – җырчы, режиссер, педагог, мәгърифәтче... Эшчәнлегенең һәр өлкәсе аерым игътибарга лаек, осталык үрнәге булып тора. Үз гомерендә Нияз Курамшевич 2000 тапкырдан артык театр сәхнәсенә солист булып чыга, төп партияләрне башкара. Музыкаль фильмнарда да актер буларак уңыш казана. «Сильва» опереттасы киноверсиясендә Эдвин ролен башкарып, ул Бөтенсоюзга таныла.

Режиссер буларак Нияз Даутов Россиянең төрле театрларында 50дән артык спектакль сәхнәләштерә. Аның тырышлыгы белән, Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуары да милли әсәрләр белән, лирик-драматик һәм комик пландагы берничә опера белән баетыла. Әлеге әсәрләр күп еллар дәвамында театр репертуарының нигезен тәшкил итә.

Опера артистын тәрбияләү методикасын бик яхшы белгән Даутов, Казан консерваториясендә опера хәзерлеге классын җитәкләп, булачак җырчыларга иң югары таләпләр куя, алар белән үзенең осталыгы, белемнәре белән уртаклаша, аларны, үзе яраткан кебек үк, театрны яратырга өйрәтә. Аның мавыктыргыч сәхнә осталыгы дәресләрен күренекле сәнгать эшлеклеләре әле дә искә алып сөйли.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Маэстро истәлеген Чиләбедә мәңгеләштерү хыялы

Быел февраль аенда «Миллиард.Татар» порталы журналисты Регина Яфарова Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова белән очрашуда Нияз Даутовның исемен мәңгеләштерү турында сөйләшкән иде.

– Киров урамы башында, Нияз Даутов эшләгән Михаил Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театры янында скульптура урнаштыру теләге бар. Әлегә нинди образ булырга тиешлеген күз алдына китерә алмыйм, ике рәссам аны сурәтләп карады, тик булып чыкмады. Шуны истә тотарга кирәк: Нияз Курамшевич җырчы гына түгел, музыкант та, дирижер да. Бәлки, бу эшкә Татарстаннан берәр рәссам, сынчы алыныр?

Берара без Чиләбе опера һәм балет театры диварына истәлек тактасын куярга теләгән идек, әмма рөхсәт итмәделәр, чөнки театр – архитектура һәйкәле. Шул театрда Нияз Даутов музее бар, бәлки, анда даими экспозиция булдырырбыз, – дип сөйләгән Лена Колесникова.

Даутовны Екатеринбургта да хәтерлиләр

Свердловск шәһәренә (хәзер – Екатеринбург) Даутов беренче тапкыр 1943 елда җырчы Наталья Шпиллерның гастроль спектаклендә чыгыш ясау өчен килә һәм Свердловск опера һәм балет театрында солист булып җырларга кала.

Быел Даутовның 110 еллыгы хөрмәтенә Екатеринбург опера һәм балет театры (Урал Опера һәм Балет) архивы аның катнашындагы спектакльләрнең фотосурәтләре, афишалар һәм ул чыгыш ясаган спектакльләрнең эскизлары белән тулыландырган. Архивны театрга Екатеринбург рәссамы Сергей Михайловның кызы, Нияз Даутовның тугрылыклы фанаты Ия Михайлованың варислары тапшырган.

Ш.Гуно «Ромео һәм Джульетта», 5 акт. Свердловск опера һәм балет театры, 1950 ел. Нияз Даутов – Ромео ролендә

Зилә Сөнгатуллина: «Нияз Курамшевич хөрмәтенә үзе яратып куйган костюмлы концерт оештырып булыр иде»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина музыкантларның Нияз Даутовны искә алулары турында сөйләде. «Күрәсезме, бу – кем?» диде ул кабинетындагы портретка күрсәтеп. Нияз Даутовның портреты Зилә Сөнгатуллинаның бүлмәсендә… «Студентларга аның турында сөйлим, ләкин бу эш кенә аз булып тоелыр кебек. Аның язмаларын тыңларга кирәк, сакланып калган спектакльләрнең язмаларын күрсәтергә кирәк. Сакланып калган булса...» – дип башлады ул сүзен.

Фото: © Абдул Фархан

– Консерватория Нияз Даутов юбилеена багышланган кичә үткәрде. Моннан тыш, аның турында теоретиклар, җырчылар, музыкантлар һәрдаим искә алып тора, лекция-дәресләрдә сөйли. Телевидениедән дә аның турында тапшыру булды.

Нияз Курамшевич хөрмәтенә мин зур концерт оештырыр идем. Аның «Музыкаль мозаика» дип аталган яраткан спектакле бар – ул театральләштерелгән костюмлы концерт, шуны оештырып булыр иде. Спектакльдә төрле опералардагы геройларның чыгышларыннан өзекләр күрсәтелә. Әйтик, Кармен килеп чыга һәм Хабанера ариясен җырлый, бии һәм аралаша, кулына веер тотып, икенче төрле костюмда Розина чыга («Севильский цирюльник» операсыннан) һ.б.

«Зилечка, Сез чын Мими булачаксыз»

– Нияз Даутов – бөек шәхес, – дип дәвам итте ул. – Безнең театрда режиссер булып эшли башлаганчы ук, ул «Сильва» спектаклендә Эдвин партиясен җырлап, тамашачыларны таң калдырды. Кинода төшкәннән соң аңа бөтен кызлар, музыкантлар гашыйк булды! Спектакльдә партияләрне гаҗәеп башкара иде, актер буларак та, искиткеч талантлы кеше булды. Пластика, тышкы кыяфәте, музыкальлеге... Гадәти булмаган шәхес! Соңрак режиссер булып эшли башлавы да безнең өчен бик кыйммәтле.

Вокалистларга да киңәшләрен жәлләмәде: «Сәхнәдә басып торганда бер-берегез белән аралашканда, җырлаганда диагональ буенча басып җырлагыз», – дип әйтә иде. Артистларның мәнфәгатен кайгыртып, җырларга да, уйнарга да уңайлы булсын өчен, мизансценаларны үзе куйды.

Спектакльләрне һәрчак үзе карады, беркайчан да кисәтүләр ясамады. Антракт вакытында яныбызга килеп, уңышлы килеп чыккан мизгелләр турында гына әйтә, ә инде спектакль тәмамланганнан соң, киңәш-теләкләре белән бергә килеп чыкмаганнан урыннар турында да җайлап әйтә иде.

Нияз Курамшевич грим ясарга да булыша иде. Хәтерлим, «Богема» операсының 4нче актында җырлыйм, шулвакыт ул миңа грим салырга булышты. «Ямьсез бит, сәхнәгә ничек чыгып җырлармын?» – дип борчулы соравыма, ул: «Зилечка, халык елаячак. Сез чын Мими булачаксыз», – дип әйтә иде.

Нияз Курамшевич куйган бик күп спектакльләрдә җырладым: «Травиата» (Виолетта партиясе), «Севильский цирюльник» (Розина партиясе), «Богема» (Мими), «Летучая мышь» һ.б.

Ул безнең белән тегү цехына да бара иде. Кемнең нинди фигурасы булуына карап, эскизларны сайлауда катнашты. Артистны бар яклап сәхнәгә әзерләп чыгара белде. Төрле пластик күнекмәләр эшләргә өйрәтә иде, әйтик, елга аша сикереп чыгу һ.б. Юкка гына безне шушы серләргә өйрәтмәгәндер, чөнки җырлаган вакытта артистның гәүдәсе иркен һәм тәэсирле хәрәкәтләнергә тиеш. Операда нәрсә башкарасың – барысы да шул образга туры килергә тиеш: тавыш, тышкы кыяфәтең, музыкальлек, пластика, актерлык осталыгы. Һәр спектакльдә һәр җырчыга ул аерым (индивидуаль) максат-бурычлар куйды. Тамашачыларга да төрле составтагы җырчыларны каравы, тыңлавы кызык булгандыр дип уйлыйм, чөнки һәр герой төрле иде. Нияз Курамшевич сәхнәдә ышандырып уйнаганны, тамашачының артистларга карап ышанып утырганнарын ярата иде.

«Тарихны белеп, шуны үзегез аша үткәреп җырласагыз гына тамашачы сезгә ышаначак»

– Безнең буын артистлары бик бәхетле дип саныйм, без, бергәләп, үз эшенең остасы белән эшләдек.

Фото: © Абдул Фархан

Ул консерваториядә педагог булып эшләде һәм бик күп артистларны үстереп чыгарды, аларга юл куйды, опера театрына эшләргә чакырды. Хәйдәр Бигичев, Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхәбиев, мин, Винера Ганиева, Клара Хәйретдинова, Руслан Дәминов, Сәет Рәинбәков һ.б. Ул милли спектакльләр дә куйды. Нияз Даутов эшләгәндә опера сәхнәсендә милли спектакльләр куелды. Шул ук вакытта классик репертуар да читтә калмады. «Кара йөзләр», «Алтынчәч», «Җәлил», «Җиһангир» һ.б.

«Җырчының авызы ачылуга аның интеллекты күренә», – дип әйтә иде. Шуңа күрә дә кирәкле әдәбият исемлеген укырга киңәш итә иде. Мәсәлән, мин «Царская невеста» операсында җырладым, операдагы вакыйгалар Явыз Иван идарә иткән чорга туры килә. «Тарихны белеп, шуны үзегез аша үткәреп җырласагыз гына тамашачы сезгә ышаначак», – дигәне хәтердә. Тарихны белегез, дигәне костюм, жест, үз-үзеңне тоту, уйнауда чагылыш таба иде. Барысы да шул чор кануннарына туры китереп башкарылырга тиеш иде.

«Бишенче спектакльгә актер җитлегеп бетә»

– Консерваторияне тәмамлау белән иң катлаулы операга тотынмаска киңәш итте. Дөрес башкармаган очракта тамашачының психикасына зыян килергә мөмкин. Шуның өчен ул һәр җырчының тавыш мөмкинлегеннән чыгып, репертуар төзи иде. Мин опера театрында эшли башлагач та, иң беренче спектакль – «Дон Жуан» операсында Церлина ролен башкардым. Гаэтано Доницеттиның «Любовный напиток» операсын җырладым. Тавыш өчен бик җайлы әсәрләр. Аннан соң татар операларында җырладым. «Баштан 5-6 партияне җырла, Травиатаны 7 елдан соң җырларсың», – дип әйткәне истә калган.

Чынлап та, катлаулы операларны башкарырга тавышың әзерләнә тора, актерлык осталыгы ягыннан да җитлегәсең. Әйтик, «Травиата» 4 бүлектән тора, һәр бүлектә төрле тавыш: колоратура, лирик, драматик, ультра-лирик... Катлаулы опера. Верди вокалның табигатен яхшы белеп язган. Вердины җырлаган вакытта, кеше үз вокалыннан тайпылмый.

Нияз Даутов киткәч, яңа режиссерлар килде. Театрда яңа агым башланды. Гаеп эзләсәң, табарга була... Нияз Курамшевичны безнең буын хәтерли әле, ә яшьләр белеп бетерми. Камал театрын һәрчак үрнәк итеп куям: мәрхүмнәрне онытмыйлар, каберләренә барып, чистартып торалар. Безнең театрда бу эш эшләнәме? Әйтә алмыйм. Театрда булган традицияләрне оныту дөрес булмас.

Театр алга бара, яңа спектакльләр туып тора. Резеда Ахиярова милли репертуарны тулыландырып тора, аның балетлары, опералары куела. Минемчә, безнең опера театрында классик репертуар әзәйде. Мин эшләгәндә классик репертуардан 40тан артык төп партияләр башкардым. Опера театрында спектакльләр күбрәк булырга тиеш, дип саныйм. Һәр җырчы спектакльдә үсәргә тиеш. Елына бер партияне генә җырлап, ул үсми. Бер урында тора яки артка китә. Шуның өчен Нияз Даутов: «Бишенче спектакльгә актер җитлегеп бетә, өлгерә», – дип әйтә иде. Без консерваториядә вокалга укытабыз, әмма театрда башкача, анда – театр мәктәбе.

«Гомеренең соңгы көнендә дә өстәл табыны әзерләде: пылау пешерде, кунаклар чакырды һәм китеп барды...»

Аның хатыны юк иде, ул бер тапкыр да өйләнмәде, әмма дуслары – бөек музыкантлары һәрчак янында булдылар. Мәсәлән, танылган пионист Святослав Рихтер. Аларның дуслыгы 40 ел дәвам итте. Күренекле шәхесләр белән аралашып яшәгәнгә күрә дә Нияз Курамшевич бик күп нәрсә белә иде. Күп еллар дәвамында яшь җырчыларга белем бирде.

Ул гурман булды. Кышын фейхоадан кайнатма ясый иде. Күз алдына китерегез, фейхоаның искиткеч исе өендә бөтен җиргә тарала... «Шикәр кушып, блендер белән болгатам да суыткычка куям. Кайнатманы кышын ачкач, аннан җиләк исләре килә», – дип сөйли иде. Шул фейхоадан кечкенә ватрушкалар ясый иде. Кыскасы, ул шулкадәр тәмле, телеңне йотарлык ризыклар әзерли иде! Кунаклар кабул итәргә яратты. Хәтта гомеренең соңгы көнендә дә өстәл табыны әзерләде: пылау пешерде, кунаклар чакырды һәм китеп барды...

Ирнис Рәхимуллин: «Җырлаучы Аббасовка түгел, ә җырламаучы Даутовны карарга дип, зал тутырып килә иделәр»

1975-2002 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш хормейстеры, КФУның Татар халык хоры җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин Нияз Даутов белән бер театрда эшләгән. Үзенең коллегасын ул бик сагынып искә алды. Коллегаларның бергә эшләгән вакытта хәтердә калган якты мизгелләре, һичшиксез, күп булган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Ул бик кызыклы, зыялы шәхес иде. Барлык өлкәдә дә: киенүдә, музыкада, үз-үзен тотышында... 1975 елда Нияз Курамшевич Татар дәүләт опера һәм балет театрына баш режиссер буларак кабат әйләнеп кайтты, ә мин шул ук елда хормейстер булып эшли башладым. Вафатына кадәр бергә театрда эшләдек.

Өстәвенә чибәр дә! 62 яшь булуына карамастан, яшь вакытындагы чибәрлеген югалтмаган иде. Ул вакытта Нияз Даутов «Пигмалион» спектаклендә (Бернард Шоу пьесасы) төп рольне уйнады, аның белән Азат Аббасов та чыгыш ясады. Нияз Курамшевичтан аермалы буларак, Азат Аббасов җырлады. Нияз Курамшевич җырламаса да, драматик роль башкарды. Шедевр дип бәялим. Тамашачылар җырлаучы Аббасовка түгел, ә җырламаучы Даутовны карарга дип, зал тутырып килә иделәр.

Ул «Музыкаль мозаика» спектаклен уйлап чыгарып, шуның алып баручысы булды. Спектакльдә чыгыш ясаган барлык артистларны игълан итә, сәламли иде. Әмма үзе җырламый. Өлкән яшендә җырламаса да, дөньякүләм опера репертуарын яхшы белә иде.

Гаиләсе, балалары булмады. Ялгыз яшәде. Бу темага аның белән сөйләшкәнем булмады. Әмма ул безне һәр премьерадан соң өенә кунакка чакыра иде. Өенә кайчан килсәң дә, фуршет әзер тора: аш, икенче аш – барысы да бар иде. Хәтерлим, «Алтынчәч» операсының премьерасы булды. Нияз Курамшевич өенә кайткач, Нәҗип Җиһанов фатирына менде һәм аны кунакка чакырды (алар бер йортта яши иделәр). Шуннан без аның тәмле ризыкларыннан авыз итеп, коры шәраб эчеп, кич буе сөйләшеп утырган идек.

Винера Ганиева: «Аңа гашыйк булмыйча мөмкин түгел иде»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева тормышында Нияз Даутовның искиткеч зур роль уйнаганын билгеләп үтте. Кем белгән, Нияз Даутов булмаса, Винера Әхәтовна опера җырчысы булыр иде микән?

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

– Нияз Даутов белән мин беренче тапкыр консерваториянең 3нче курсында укыганда күрештем. Ул безнең опера җырлау курсларын алып барды. Безне һәрчак кайгыртып яшәде.

Аның дәресләрен бик яратып, көтеп ала идек. Студентларын бик яратты, зурлады. Опера театрыннан ерак тормады: безне өенә чакырып, үзе пешергән тәм-томнары белән сыйлый иде. Бервакыт аның өендә бик тәмләп кәтлит ашадым. Аның тәмлелекләре! Телеңне йотарлык! Беркайчан да шуны онытасым юк.

Безнең белән төрле опералардан өзекләр, сольный номерлар әзерләде. Шунысы хөрмәткә лаек: без, тәҗрибәсе булмаган студентлар, тулаем опера сәнгате дөньясында гизә идек. Ул бу вакытта опера театрының баш режиссеры булып эшләде, шуңа күрә безне булачак профессионаллар итеп күрде. Нияз Даутов булганга күрә, консерваториядә бик күп вокалистлар – булачак опера театры җырчылары әзерләнде. Ул бер төркем зур уңышка ирешкән опера җырчыларын тәрбияләп үстерде.

Консерваторияне тәмамлаганнан соң, барыбыз да опера театрында эшли башладык. Ул вакытта опера җырчыларының вакансия ярминкәләре була иде, ярминкә вакытында төрле театрларның дирижерлары, директорлары җыела, һәм без аларга үзебезнең вокал мәктәбен, осталыгыбызны күрсәтә идек. Мәсәлән, мине Мәскәүдәге Оперетта театрына һ.б. театрларга чакырдылар. Опера театры дирижеры Владимир Васильев башка театрга җибәрергә теләмәвен әйтте, һәм мин калдым. Россининың «Севильский цирюльник» операсыннан Розина каватинасын җырлап күрсәткәч, хәтта оркестрдагы музыкантлар да алкышлады. Әлеге партияне җырларга әзерләнгәндә, берничек тә кыланчык хатын-кыз образына керә алмадым. Хәтта җилләткеч тә тота белми идем. Нияз Курамшевич шундый итеп күрсәтә... Аңа гашыйк булмыйча мөмкин түгел иде. Миңа җиңел холыклы, җилбәзәк хатын-кыз образлары ошамаса да, Нияз Даутов ул образларга керер өчен бөтен нечкәлекләрне аңлата, күрсәтә иде. Мәсәлән, җилләткечне ничек тотарга, сәхнәдә ничек хәрәкәтләнергә һ.б.

Нияз Курамшевич шулкадәр оста итеп опера партиясен җырларга әзерләде. Алга таба мин рус, итальян телләрендә дә җырладым. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Ул безнең күңелләрдә онытылмас эз калдырды һәм зур роль уйнады. Нияз Курамшевич кебек кешеләр белән эшләү – зур бәхет!

Опера һәм балет театры, Мәдәният министрлыгы җавабы: «Киләсе елда «Богема» спектакленә махсус брошюра әзерләнәчәк»

Нияз Даутовның исемен Казанда мәңгеләштерергә җыеналармы? Консерваториядән тыш, аңа багышланган искә алу чаралары үткәреләчәкме? Бу сорауларны без Татарстан Мәдәният министрлыгына һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановка юлладык. Әмма безнең сорауларга бик кыска гына җавап хаты килеп төште:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Нияз Даутов исеме опера театры тарихына мәңгелеккә язылган. Төбәгебезнең музыкаль-театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең юбилейларын Муса Җәлил исемендәге театр, кагыйдә буларак, Шаляпин фестивале кебек зур вакыйгалар кысасында билгеләп үтә. Быел февральдә XLI Шаляпин фестивалендә театр фойесында күргәзмә оештырылды, аның бер өлеше Нияз Даутовның тууына 110 ел тулуга багышланган иде (юбилее алдыннан). Күргәзмәне 10 меңнән артык кеше күрде (спектакльләргә килүчеләр саныннан чыгып санаганда).

2024 елның 7 февралендә Нияз Даутов истәлегенә XLII Шаляпин фестивале кысаларында «Богема» спектакле багышланачак – Россиянең дәүләт академия Зур театры оркестры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет солистлары катнашында концерт буларак башкарылачак. Бу исем Нияз Даутовның тууына 110 ел тулуны бәйрәм итү өчен очраклы сайланмады. «Богема» спектакле – Даутов-режиссерның Казанда 40 ел элек, 1984 елда куйган соңгы спектакльләрнең берсе. Спектакльгә махсус юбилей брошюрасы әзерләнәчәк, – диелгән опера театры директорының мәдәният министрлыгына язган хатында.

Мәдәният министрлыгы җавабы:

– Казанда Нияз Даутов 1956-1960 елларда яшәгән Театр урамындагы 5нче йортка мемориаль такта урнаштырылган. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мемориаль тактаның торышын җентекләп күзәтеп тора.

Театр коллективы һәм театр җәмәгатьчелеге Нияз Даутов истәлегенә, аның мирасы турында онытмыйча, хөрмәт күрсәтә һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, опера җырчысы, режиссер, педагог, җәмәгать эшлеклесе Ниаз Курамшевич Даутовка аның репертуарын актуальләштерү иң яхшы күренешләрнең берсе дип саный, – диелгән редакциягә килгән җавап хатында.

...Шунысы мөһим: «Миллиард.Татар» порталыннан коллегам Регина Яфарова белән сүз кузгаткач кына рәсми органнар «селкенә» башлады. Әйтик, берничә көннән соң безнең редакциягә юлланган хатта Нияз Даутов истәлегенә махсус брошюра ясарга сүз бирделәр. Бу гына аз, билгеле. Милли операны югарылыкка күтәргән шәхесебез тарих битләреннән сызылып ташланмасын, онытылмасын иде. Ә аның исеме искә алу кичәләрендә, аның хөрмәтенә һәйкәл ачу тантаналарында, каберен зиярәт кылганда әле киләчәктә яңгырар, дип өметләнәсе кала.

  • Нияз Курамша улы Даутов – РСФСРның атказанган артисты (1954). РСФСР халык артисты (1957). Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты (1958).
  • 1913 елда Казанда туа. 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый. 1939-1943 елларда Мәскәү консерваториясендә шөгыльләнә. 1941 елда Татар опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында дебют ясый. Бөек Ватан сугышы чорында – Евгений Вахтангов исемендәге театрларның һәм бөтенсоюз театр җәмгыятенең фронт труппалары солисты, 1943 елда Евгений Вахтангов исемендәге музыкаль академия театры солисты.
  • 1943-1956, 1960-1964 елларда – Свердловск опера һәм балет театры солисты һәм режиссеры. 1953 елда Урал консерваториясен тәмамлый. 1956-1960, 1975-1986 елларда – Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты һәм баш режиссеры. Илнең төрле шәһәрләрендә опералар, дөнья опера классикасы әсәрләре куя. 1965-1975 елларда – Чиләбе опера һәм балет театрының баш режиссеры. 1975-1986 елларда – Казан консерваториясенең опера әзерлеге кафедрасы мөдире. 1982 елдан – Казан консерваториясе профессоры. 1986 елда Казанда вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100