«Татарстан тарихында беренче» - Нияз Билалов дзюдо буенча дөнья чемпионаты призеры булды
Чаллыда туган Нияз Билалов дзюдо буенча дөнья чемпионатында 100 кг га кадәр авырлык категориясендә бронза медале яулады. Ярыш 4 дән 11 октябрьгә кадәр Бакуда (Азәрбайҗан) уза. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу бүләк Татарстан өчен дзюдо буенча дөнья чемпионатлары тарихында беренче булды, диелә хәбәрдә.