Җырчы Нияз Җәләловның әтисе вафат.
«Мәңгелек йокың тыныч булсын, әтием. Рәхмәт фәрештәләре каршы алса иде үзеңне. Амин.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Һәр кешенең гомере Аллаһыдан, һәм Аллаһының үзенә кайтачакбыз», – дип язды җырчы үзенең статусларында.
Кайгылы хәбәр аңа әле яңа гына килеп ирешкән булса кирәк. Җырчы күз ачып булмаслык буранда авылына кайтырга чыккан.
2022 елда «Интертат»»ка биргән әңгәмәсендә Нияз Җәләлов туган нигезендә әле утлар януы, әти-әнисенең тигез, матур итеп гомер кичерүе хакында сөйләгән иде.
Нияз Җәләловның кайгысын уртаклашабыз. Әтиегезнең урыннары оҗмахта булсын…