«Ниятебез - альбом булдыру»: Эльмира Сөләйманова истәлегенә язылган шигырьләрне туплыйлар
Иске Ибрай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре якташлары, мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманова истәлегенә язылган шигырьләрне туплап, альбом ясау нияте белән йөри. Бу хакта җырчының ВКонтакте сәхифәсендәге төркемендә язалар.
«Дуслар, Эльмира Сөләйманова иҗатын яратабыз һәм сагынабыз. Аның якты рухына багышлап, сезнең тарафтан иҗат ителгән шигырьләрне тупларга телибез. Безнең максат – сезнең иҗат җимешләрегездән альбом булдыру. Без аны Эльмираның туган авылындагы музей экспозициясенә урнаштырачакбыз. Ул килгән һәркемгә җырчының никадәр кадерле булуын күрсәтер. Әгәр сезнең күңелдә Эльмирага багышланган шигырьләр яки хатирәләр туган икән, зинһар, бүлешегез», – дип яза алар.
Җырчының яраткан тамашачыларыннан килгән шигырьләр аның истәлегенә яшәп килүче төркеменә дә куелып барачак.