Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нишлим, ирем хыянәт итә

news_top_970_100

Йөрәк әрнүле хат:

«Сәлам, кызлар! Кыскача ничек язып бирергә белмим...

Кияүгә чыкканыма якынча 7 ел, балама 5 яшь, иремә 38, миңа 28. Әти-әнидән аерым яшибез.

Ирем белән мөнәсәбәтләребез һәрвакыт җылы булды, сүзгә килгән чаклар булды инде, ләкин ул һәркемдә була, без утны да, суны да уздык, мин аңа дус, сөюче хатын булдым, барлык яктан ярдәм иттем. Ул минем бердәнбер ир кешем иде.

Мин арабызда ышаныч бар, серләр юк, дип саный идем...

Әмма соңгы вакытта аның мине ташларга һәм чит илгә качарга җыенуы турында белдем. Мин аның смс-хәбәрләрен укыдым.

Мин иремнең телефонын тикшермим, кермим. Ләкин беркөнне дуслар белән икенче шәһәргә ял итәргә бардык, кунакханәдә урнаштык, ирем кичтән шактый исерек иде. Кунакханәгә килеп, ирләрне йоклаттык та, без кызлар белән чәй эчәргә чыктык.

Кичен мин туңа башладым, җылы кием алырга дип, бүлмәгә кире кердем, шул вакытта иремнең кем беләндер телефоннан пышылдашуын ишеттем.

Берни булмагандай кызлар янына чыгып киттем, ирем йоклаганын көттем, аннары телефонны алдым. Телефонда ватсаптан бер генә билге «?» килде. Аннан яңадан «???» җибәрделәр, өченчесендә «Керәсеңме әле, мин борчылам??» дип яздылар.

Мин «кая?» дип яздым. Җавап итеп: «Син шаярасыңмы? Син бит ярты сәгатьтән керәм дигән идең», – дип яздылар.

Мин чатка кердем дә коточкыч нәрсәләр укыдым. Мин ышанган ирем үзенең беренче мәктәп мәхәббәте белән озак аралашкан икән, ә аның ире һәм 2 баласы бар. Нинди генә мәхәббәт хатлары юк...

Алар телефоннан да, чат аша да, очрашып та аралашкан. Алар арасында интим мөнәсәбәтләр дә булган...

Үземне мактамыйм, әмма мин күркәм, минем белән күңелле, һәрчак үземне карыйм, симез түгелмен, өйдә гел матур булып йөрим, заманча киенәм, үзем эшлим, аның җилкәсендә ятмыйм. Яшьрәк кызны теләсә – аңлар идем, әмма алар – яшьтәшләр….

Алар бер-берсенә: «Мәхәббәтсез яшәп булмый, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк», - диләр. Чит илгә качу турында да сөйләшкәннәр.

Боларны укыганда йөрәгем дөп-дөп типте, акылдан шашам кебек тоелды, ирем белән икенче бала табарга планлаштырган идек бит.

Төн буе йокламадым, еладым. Ирем уянгач, мин берни булмагандай кыландым. Без кунакханәдән 12дә чыгып киттек. Мин рульдә идем, ул янда, арткы урында – аның дусты һәм хатыны.

Ике көн узды инде, мин үземне гадәттәгечә тотам. Әмма авыр. Мин барысын уйларга тырышам, әмма нәрсә эшләргә белмим! Мең кат уйласам да, ничек шулай килеп чыкканын аңлый алмыйм!

Тагын бер кат әйтәм, мин арабызда салкынлык сизмәдем, ул һәрвакыт миңа хөрмәт белән, ярату белән карады. Ничек шулай алдый алды ул мине? Нишләргә…

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 июнь 2025
    Исемсез
    Укып тормадым. Нишлим, дип сорагач, бер киңәш биреп карыйм. Сабыр бул, ир-атның андый актив чоры озакка бармый ул, ирне үзеңә каратырга өйрән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100