news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нишлим икән» – Рамазановлар «киңәш» сорый

news_top
«Нишлим икән» – Рамазановлар «киңәш» сорый
"Татар-информ" архивы

Иҗади гаилә – Ризат һәм Зинира Рамазановлар яңа җырларын тәкъдим иткәннәр. Җырның исеме – «Нишлим икән».

«Би-и-ик сорадыгыз бу җырны. Ниһаять, бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз. Рәхим итеп тыңлагыз. «Нишлим икән». Мурат Гайсин көе, Гөлфия Шакирова сүзләре», – дип игълан иткән алар премьераны социаль челтәрләрдә.

Ризат һәм Зинираның виртуаль дуслары җырны бик җылы кабул иткәннәр. «Нык матур җыр», «Афәрин! Авторларга да афәрин! Уңышлар сезгә», «Сез – искиткеч пар. Концертыгызда булгач, сезгә тагын бер кат гашыйк булдым», – кебек эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 март 2023
    Исемсез
    Чираттагы такмаклары
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар