Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ятим үскән Җәмилә әнисенә багышлап җыр язган: «Әнисез калган нарасыйлар дөнья тулы»

Финляндиядә яшәп, иҗат итүче Җәмилә әнисенә багышлап җыр иҗат иткән.

news_top_970_100
Ятим үскән Җәмилә әнисенә багышлап җыр язган: «Әнисез калган нарасыйлар дөнья тулы»
Җәмиләнең Инстаграм битеннән

Җәмилә әбисе белән үсә, ул кечкенә чакта әти-әнисе аерылыша, бераздан ул әнисен дә югалта. Әтисен ул озак еллар узгач, Финляндиягә кияүгә чыгып, үзенең балалары булгач кына эзләп таба. Бераздан аның әтисе дә вафат була.

«Бу җыр минем хакта гына түгел. Ятим, әнисез калган нарасыйлар дөнья тулы. Аларга әйтәсе сүзем: бирешмәгез, егылганда да торып басыгыз», — дип язган Җәмилә үзенең Инстаграм битендә.

«Ялгыз калдым, бөтен җиһан

Бер мизгелдә бушап калган күк.

Әнкәм китте, һәр сулыштан

Тамчы-тамчы сагыш тамган күк.

Яр буенда мин яп-ялгыз,

Әнисез калган бер кыз, бер кыз

Сагышым тулы диңгез,

Бик авыр, әнкәм, синсез.

Миңа синсез…

Әнкәй, бәгырем, кулларыңны

Үбәр идем алып учларыма.

Ятим җаным юатасым килсә,

Ал син, диңгез, мине кочагыңа», — дип җырлый ул «Әниемә» дип аталган яңа җырында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100