news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Әнисез көннәребез башланды..." Динә Закированың әнисе вафат

Бу хакта Динә кичә социаль челтәрдә хәбәр итте.

news_top
"Әнисез көннәребез башланды..." Динә Закированың әнисе вафат
Танылган музыкант, Камал театры скрипкачысы, "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашучы Динә Закированың 10 февраль көнне әнисе үлеп киткән.

"Әнисез көннәребез башланды... Авыр вакытларыбызда яныбызда булган барлык дус-туганнарга чиксез рәхмәтемне белдерәм", - дип язган Динә Instagram челтәренә.

Динәнең ире - танылган актер Илнур Закиров, Камал театры артисты.

Закировлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар