Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисенең сөйләрлек тә хәле юк»: 7 яшьлек малай мунчада үлгән

7 яшьлек малай мунча кергәндә һәлак булган. Фаҗига Спас районы Танкеевка авылында була.

news_top_970_100
«Әнисенең сөйләрлек тә хәле юк»: 7 яшьлек малай мунчада үлгән
https://pixabay.com/ru

6 декабрьдә кич белән Спас районы, Танкеевка авылында 7 яшьлек малай мунчада һәлак булган. Хәзерге вакытта бәхетсезлек очрагының килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Бу хакта Танкеевка авылы башлыгы сәркатибе Гөлнара Шевченко белән сөйләштек. «Әлегә бернәрсәне дә төгәл генә әйтеп булмый. Малайның мунчада угарлы газ аркасында үлүе дә фараз гына. Бик күңелсез хәл. Ул гаилә яхшы, тәртипле, сүз әйтерлек түгел. Әнисе Эльвираның 3 баласы бар, өченче баласы белән декрет ялында иде ул. 7 яшьлек улы А. - аның уртанчысы. Эльвира балалары һәм үзенең әти-әнисе белән бергә тора. Иреннән аерылган ул», — дип сөйли башлады Гөлнара.

Сәркатибнең сүзләренә караганда, 7 яшьлек малайның берүзенең мунчага баруы да табигый хәл. «Бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Мин, мәсәлән, берүзем 5 яшемнән мунчага йөрдем. Аннары ул малайлар: «Мин үзем, мин үзем», — дип кенә торалар бит. Барып тикшереп, карап йөрисең инде.

Монда да башта мунчаны караганнар. Соңыннан юынырга дип А. киткән. 15 минуттан соң Эльвира олы кызын карап килергә дип мунчага җибәргән. Ул йөгереп кайтып, малайның аңсыз ятуын хәбәр иткәч, әнисе үзе тизрәк мунчага йөгергән. А.ны тиз генә алып чыгып, шәфкать туташын чакырталар. Тик ул ничек кенә тырышмасын, баланы аңга китерә алмаган. Кызганыч. Тез турысыннан колготкиларына хәтле ертылып беткән иде шәфкать туташының…» — диде Гөлнара.

7 яшьлек А. быел беренче сыйныфка укырга кергән булган. «Белмим инде, 15 минут эчендә шулай газ белән агуланып буламы икән? Мунчада бит бер ис тә булмаган. Мин кечкенә чакта мунчада тирән итеп сулыш алып, башымны суга тыгып уйный идем. Ул да шулай итмәдеме икән дип тә уйлап куям кайчак. Вакытында башын чыгарып өлгермәгәндер, бәлки. Шәхсән бу минем фикер генә. Бәхетсезлек очрагы инде. Мондый нәрсәне һич көтмисең дә, уйламыйсың да бит. Эльвира улын идәндә таз өстенә иелеп утырган килеш тапкан. Башы бер якка бөгелгән, бите суда булган баланың. Шуңа шундый уйлар килде инде миңа.

Без барыбыз да шок хәлендә. Шушы хәлләрдән соң бабалары да бик бетерешкән. Кичә тиз арада Эльвирага характеристика, төрле белешмәләр язып бирергә кушылгач, аларга бардым. Ул калтырый, аңа карап мин дерелди башладым. Бөтенесе үзеннән сорау ала. Бик кыен инде аңа: бер сүз әйтә дә елый, тырышса да, сүзләрен бутый, сөйли дә алмый.

Баладан кирәкле биоматериалларны гына алганнар. Бүген җирләячәкләр. Коточкыч хәлләр инде бу, коточкыч», — дип кызганып сөйләде Гөлнара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100