Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисенең бердәнбер улы иде». Башкортстанда үсмер малайны кыйнап үтергәннәр

Тугызынчы сыйныфта укучы үсмерләр велосипедта йөргәндә бәхәсләшеп киткән.

news_top_970_100
«Әнисенең бердәнбер улы иде». Башкортстанда үсмер малайны кыйнап үтергәннәр

3 ноябрьдә кич белән Башкортстанның Салават шәһәрендәге Җиңү паркында фаҗига була. Ике үсмер арасында низагтан соң, 15 яшьлек малай танышын үтерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җиңү паркына мәктәптә укучы үсмерләр җыелыша. Алар велосипедта трюклар ясый, скейтбордта йөриләр. 16 яшьлек Айрат (үсмерләрнең исеме үзгәртелә) бала чагыннан ук экстрим белән мавыга. Яхшы укыган өчен аңа әнисе яңа велосипед бүләк итә. Фаҗига булган кичтә Айрат паркка килә, биредә башка үсмерләр дә була. Айрат велосипед тәгәрмәче белән танышына — күрше мәктәптә тугызынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек Антонга ялгыш кына тиеп китә. Үсмерләр бәхәсләшә башлый.

«Антон Айратның башына берничә тапкыр йодрык белән сукты, ялгыш кына чигәсенә эләкте ахрысы. Айрат егылды һәм аңын югалтты. малайлар ашыгыч ярдәм чакырды, ләкин соң булган инде. Антон үтерергә теләмәде, бу очраклы хәл. Ул хәзер бик борчыла», — диләр мәрхүмнең танышлары.

Урынга килгән табиблар үсмерне хастаханәгә алып китә, анда баланың үлемен раслыйлар. Соңрак ачыкланганча, тугызынчы сыйныфта укучы Айрат башы имгәнүдән һәлак була.

Үсмерләр сүзләренчә, Айрат белән Антон элек тә бәхәсләшә торган булган. «Айрат Антон белән бик үк яхшы мөнәсәбәттә түгел иде. Ул Антонны берничә тапкыр „бергә-бер чыгарга чакырды“, Антон баш тартты. Берәр әйбер була калса, Айрат ныграк имгәнәсен аңлый иде ул. Ләкин Айрат үзе моны аңламады, Антонны провокациягә тартты, велосипедны типкәләп китте. Антон тиз кызып китүчән булганга, ул чираттагы тапкыр үзен мыскыл итүгә түзмәде, ялгыш кына Айратны үтерде. Икесе дә яхшы малай иде, тик тиз кызып китү яхшыга китерми шул», — дип сөйли малайларның уртак танышы.

Мәрхүм Айратның дуслары һәм сыйныфташлары да бик борчыла. Айрат бик күңелле малай булган, аны ачык, ярдәмчел дип искә алалар. Үсмернең башка бертуганнары юк, ул гаиләдә бердәнбер бала була. Әле күптән түгел генә әбисе дә үлеп киткән.

«Әнисенең кичерешләрен күз алдына китереп булмый. Ул бердәнбер бала иде бит. Аның тормышында бердәнбер куанычы иде», — дип сөйли гаиләнең якыннары.

Тикшерү комитеты 15 яшьлек үсмергә карата «алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерү, саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 3 ноябрьдә кич белән Салават шәһәрендәге Җиңү паркында 15 һәм 16 яшьлек ике үсмер арасында низаг чыга. 15 яшьлек үсмер танышының башына һәм башка урыннарына аяклары һәм куллары белән берничә тапкыр суга. Имгәнгән үсмер егыла һәм аңын югалта, хастаханәдә аның үлемен раслыйлар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100