news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисен һәм ирен яндырып үтергән хатынны тоткарлаганнар

Бергә яши торган 52 яшьлек ире һәм 63 яшьлек әнисе йоклаганда, өйгә ут төрткән.

news_top
Әнисен һәм ирен яндырып үтергән хатынны тоткарлаганнар
Хакасия республикасында 8 июньдә әнисен һәм ирен яндырып үтерүдә шикләнелгән хатынга карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Хакасия буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар өчәүләшеп туган көн уздырып утырганнар. Аннары талашып киткәннәр. Бу хатын урамга тәмәке тартырга чыккач, ире аны кертми торган. 

Исерек хатын үч алырга карар кылган. Ире һәм әнисе йокыга киткәнне көтеп торган да, өйгә ут төрткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ике мәет тапканнар. Алар ис тиеп үлгән.

39 яшьлек хатынны кулга алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар