Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисен исерек күрше ирдән яклаган малайга үлеменнән соң орден бирелде

Әнисен исерек күрше ирдән яклаган малайга үлеменнән соң орден бирелде

news_top_970_100
Әнисен исерек күрше ирдән яклаган малайга үлеменнән соң орден бирелде
Россия Президенты Владимир Путин 2017 елның маенда Северодвинск шәһәрендә әнисен исерек күрше ирдән яклаган 16 яшьлек Иван Крапивинга үлеменнән соң Батырлык ордены тапшырды. Бала, җәрәхәтләрдән соң камада ятып, былтыр декабрь аенда вафат булган иде. Бу хәбәрне Лайф яза.

Президент карарында яшүсмергә орден "экстремаль шартларда кешеләрне коткарудагы батырлыгы, тәвәккәллеге өчен" бирелә дип язылган.

Котычкыч вакыйга 2017 елда май аенда була. Ваняның әнисе коммуналь фатирдагы күршесе белән алкоголь эчеп утыра. Берзаман алар талашып китәләр, ир хатынны көчләргә омтыла. 35 яшьлек ир-ат хатын-кыз өстенә ташлана һәм аны гантель белән кыйный. Малай әнисенә ярдәмгә ташлана. Күрше балага өч тапкыр суга. Баланың баш чүмече чәрдәкләнеп бетә. Табиблар аны маңгаен, бер күзен һәм баш миенең бер өлешен алып ташларга мәҗбүр була. 


16 яшьлек Ваня бу вакыйгадар соң тагын ел ярым яши. Бала хастаханәдә ята, ә әнисе бер тапкыр да килеп карамый. Баланың хәлен апасы һәм абыйсы, шәһәр халкы кайгырта. 2018 елның 5 декабрендә комада яткан бала вафат була.

Җинаятьче ир-атны 14 елга катгый режимлы колониягә ябалар. Ул зыян күргән гаиләгә 1 миллион компенсация түләргә мәҗбүр ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100