Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисен алдап утыра бит» - Лилия Хәйруллина яңа һөнәр үзләштергән

Җырчы әнисенә алмалар белән фокус күрсәтә

news_top_970_100
«Әнисен алдап утыра бит» - Лилия Хәйруллина яңа һөнәр үзләштергән
Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Әниле-кызлы Гөлдания һәм Лилия Хәйруллиналар үзизоляцияне бергәләп күңелле үткәрә. Лилия әнисе ышанырлык итеп фокус күрсәтергә өйрәнгән.

Лилия ике алма һәм бер кулланылышлы ике стакан белән фокус күрсәтә. Гади генә фокус аларның күңелен ачкан.

Лилия инстачыларның күңелен күтәрә алган. «Молодецлар! Чын фокусчы!» — дип бәя биргән алар.

«Әниле-кызлы бер-берсенә терәк. Молодцы, шаяннар, гел карап барам сезне. Ә Гөлдания апаны бәләкәй чактан яратам»;

«Шундый күңелле кешеләр»;

«Әниегезнең реакциясе һәрвакыт кызык. Аны күзәтү ошый. Бик ошый, шундый сабый бала кебек ышана»;

«Сез - ике чәчәк, ике гөл. Шулай бергә дус һәм сәламәт булыгыз»;

«Әниегезне күзәтергә кызык»;

«Кулыннан килмәгән эше юк Лилиянең»;

«Шундый күңелле кешеләр».

Җырчыларның виртуаль дуслары арасында: «Әнисен алдап утыра бит»; «Адәм көлкеләре»; «Ике юләр», дип комментарий калдыручылар да бар.

«Икегезне дә кичектергесез кияүгә бирергә!» - дип тә язган берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100