Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе өйдә бикләп калдырган бала янып үлә язган

Коткаручылар фатир ишеген ватып ачарга мәҗбүр булган.

news_top_970_100
Әнисе өйдә бикләп калдырган бала янып үлә язган
https://pixabay.com

7 ноябрьдә Амурск шәһәрендәге бер фатирда биш яшьлек бала янып үлә язган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әни кеше беразга гына өйдән чыгып китә. Шул чакта фатирда янгын башлана һәм аның биш яшьлек улы җитди зыян күрә.

Янгын 12.25 сәгатьтә була. Тәрәзәдән куе төтен чыгуын узып баручы ир-ат күрә. Ул экстрен хезмәтләргә хәбәр итә. Әгәр бу кеше килеп чыкмаган булса, аяныч хәл килеп чыгуы да ихтимал була.

Урынга янгын сүндерүчеләр килә. Фатир ишеге бикле була. Янгын сүндерүчеләр ишекне ачу өчен бензорез куллана.

Коткаручылар кергәндә, фатирны куе төтен баскан була инде. Бүлмәләрнең берсендә биш яшьлек бала ята. Ул авыр хәлдә була. Сабыйны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар һәм хастаханәгә алып китәләр. 

Бала төтен исен иснәп агуланган. Хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә. Сабыйны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырганнар. 

Башка кеше зыян күрмәгән.

Әнисе исә өйдән бик азга гына чыгып торуын әйтә. Бу вакытта аның ике олы баласы әбиләрендә була. Фатирда янгын турында хәбәр итә торган җайланма куелмаган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Хабаровск өлкәсе буенча идарәсе хәбәр иткән.

Янгынны 20 минутта сүндереп бетергәннәр. Ике бүлмәле фатирда диван һәм башка әйберләр янган. Янгын баланың ут белән шаяруы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100