Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе мәетне яшерергә булышкан». Үсмер малай үги атасын үтергән

Исерек үги ата дустын өйгә ияртеп алып кайта һәм гаиләсе белән талаш чыгара.

news_top_970_100
«Әнисе мәетне яшерергә булышкан». Үсмер малай үги атасын үтергән
https://pixabay.com

Новосибирск өлкәсенең Черепаново район үзәгендә 15 яшьлек үсмерне хөкем итәләр. Ул үги атасын үтергән һәм алар анасы белән икәүләшеп мәетне яшергән. Ир-ат башта хәбәрсез югалган дип исәпләнә, аны ярты ел чамасы полиция эзли. Аннары мәетне ташландык йорт участогында табалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Үсмер малай үги атасы белән талаша һәм ир-атны кувалда белән бәреп үтерә. Экспертиза аның үз аңында булуын раслый. Үсмерне төрмәгә утыртулары, анасын исә җәзасыз калдырулары ихтимал.

Фаҗига булган көнне үги ата өйгә дустын алып кайта, алар исерек була. Исерек ата үсмерне, аның анасын борчый, аннары йокыга китә. Тугызынчы сыйныфта укучы малай кувалда ала һәм ир-атның башына суга. Тикшерү барышында ул гаебен танып күрсәтмә бирә.

Әни кеше исә мәетне яшерергә булыша. Алар төнлә белән мәетне төзелеш арбасына салып, ташландык йорт участогына илтеп күмеп куялар.

«Күрсәтмәләрдә әйтелгәнчә, үги ата үсмер малайны эшләтә, кырыс була. Кыйнау һәм кимсетү турында әйтелми. Әни кеше бергә яши торган ире һәм баласы арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне күрә бит. Хәзер ул үзен битәрли, аның белән араны өзмәвенә үкенә. Ир-ат балага мораль яктан басым ясавы турында тәгаен әйтергә була. Суд моның хөкем карарын йомшарта торган дәлил булу-булмавын ачыклый», — дип сөйләгән «КП» чыганагы.

15 яшьлек үсмерне 10 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Хөкем карарын йомшартуга гаепләнүченең яше, үги атасы мыскыл итеп торуы йогынты ясарга мөмкин. 

Әни кеше үтерү эзләрен яшерергә булышу турында алдан әйткән булса гына җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Ягъни ул улы белән бергә ирен үтерүне алдан планлаштыру ачыкланса гына. Ләкин тикшерү бу фактны раслый алмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100